Сөекле Пәйгамбәрем

ҺИҖРӘТ

Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләренең кинәт мөселман булуы һәм Мәккә мөселманнары белән Мәдинә мөселманнарының берләшү ихтималы мөшрикләрне коточкыч куркытты һәм ярсытты. Икенче Гакаба бәйгате турында ишеткән Мәккә мөшрикләренең мөнәсәбәте бик каты һәм бик куркыныч төс алды. Мөселманнар өчен Мәккәдә калу түзеп булмаслык хәлгә җитте. Соңгы Гакаба бәйгате белән Мәдинә мөселманнар өчен тынычлык табачак һәм сыеныр урын булды. Алар берәр юлын табып бу шәһәрдән һиҗрәт кылырга, бераз гына булса да сулыш алачак, азрак булса да ирекле яши алачак җирләргә китәргә теләделәр. Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәлләрен сөйләп, һиҗрәт өчен рөхсәт сорадылар. Ул сәхабәләренә сабыр итәргә киңәш бирде. Чөнки Мәккәне ташлап китәргә әле рөхсәт булмаган иде. Ниһаять, һиҗрәт өчен көтелгән илаһи рөхсәт килде. Ул көнне сөекле Пәйгамбәребез шатланып мөхтәрәм сәхабәләр янына килде һәм болай диде: «Сезнең һиҗрәт кылачак урыныгыз миңа белдерелде. Ул – Ясриб (Мәдинә). Шунда һиҗрәт кылыгыз. Анда мөселман кардәшләрегез белән берләшегез. Аллаһы Тәгалә аларны сезгә кардәш итте. Ясрибны (Мәдинәне) сезгә иминлек һәм тынычлык табачак ватан итте». Рәсүлуллаһның рөхсәте һәм киңәше буенча мөселманнар Мәдинәгә төркем-төркем булып, бер-бер артлы һиҗрәт кыла башладылар.1 Пәйгамбәребез һиҗрәт кылучыларга бик сак һәм алдан уйлап эш итәргә катгый кушты. Мөшрикләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен мөселманнар кечкенә кәрван-кәрван булып юлга чыгалар һәм мөмкин кадәр яшерен хәрәкәт итәләр иде. Мәдинәгә беренче булып һиҗрәт кылган Әбү Сәләмә мөшрикләрдән бик күп җәбер күрде. Шактый вакыттан соң эшнең асылын аңлаган мөшрикләр һиҗрәт өчен юлга чыккан мөселманнардан күргәннәрен юлдан кире борырга, хатыннарны ирләреннән аерырга, көчләре җиткәннәрне төрмәгә ябарга һәм төрле җәфаларга дучар итәргә керештеләр. Аларны диннәреннән кайтару өчен һәр төрле җәфа күрсәттеләр. Ләкин эчке сугыш кабынып китүдән куркып, үтерергә батырчылык итмәделәр. Мөселманнар исә моңа карамыйча һәр мөмкинлектән файдаланып, Мәдинә юлларына чыктылар. Бер көнне хәзрәти Гомәр дә кылычын биленә такты. Укларын һәм сөңгесен алып, һәркем күз алдында Кәгъбәне җиде тапкыр тавәф кылды. Андагы мөшрикләргә кычкырып болай диде: «Менә мин дә динемне саклау өчен Аллаһы Тәгалә юлында һиҗрәт кылам. Хатынын тол, балаларын ятим калдырырга, анасын елатырга теләүче булса, әнә шул үзән артында минем каршыма чыксын!..» Шулай итеп, хәзрәти Гомәр һәм егермеләп мөселман көпә-көндез, бернәрсәдән дә курыкмыйча, Мәдинәгә юл тотты. Аннан куркып, беркем дә бу кәрванга кагылырга батырчылык итмәде. Шуннан соң һиҗрәтләр туктамады, һәм мөхтәрәм сәхабәләр төркем-төркем булып Мәдинәгә барып җиттеләр.

«Сезнең һиҗрәт кылачак урыныгыз миңа белдерелде. Ул – Ясриб (Мәдинә). Шунда һиҗрәт кылыгыз» һәм «Анда мөселман кардәшләрегез белән берләшегез. Аллаһы Тәгалә аларны сезгә кардәш итте. Ясрибны (Мәдинәне) сезгә иминлек һәм тынычлык табачак ватан итте» Хәдис шәриф

Һиҗрәт юлы

Бу арада хәзрәти Әбү Бәкер дә һиҗрәт өчен рөхсәт сорады. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Сабыр ит. Өметем шул: Аллаһы Тәгалә миңа да рөхсәт бирер. Бергә һиҗрәт кылырбыз», – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Анам-атам сиңа корбан булсын! Шундый ихтимал бармы?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Әйе, бар», – дип аны шатландырды. Хәзрәти Әбү Бәкер сигез йөз дирһәм биреп ике дөя сатып алды һәм ул көнне көтә башлады. Инде Мәккәдә сөекле Пәйгамбәребез, хәзрәти Әбү Бәкер, хәзрәти Гали, ярлылар, авырулар, картлар һәм мөшрикләр төрмәгә япкан мөэминнәр генә калган иде.

Ә бу арада мәдинәлеләр (ансарлар) һиҗрәт кылган мәккәлеләрне (мөһаҗирләрне) бик яхшы каршы алдылар һәм аларны кунак иттеләр. Алар арасында нык берлек барлыкка килде.

Рәсүлуллаһның да һиҗрәт кылып мөселманнарга җитәкче булу ихтималы Мәккә мөшрикләрен борчуга салды. Алар мөһим эшләрне сөйләшү өчен җыела торган Дарен-Нәдвәдә җыелдылар һәм нишләргә кирәк икәнен сөйләшә башладылар. Шайтан мөшрикләр янына Шәехе Нәҗди кыяфәтендә, ягъни Нәҗдтән килгән бер карт сурәтендә килде. Ул аларның сөйләшүләрен тыңлады. Төрле тәкъдимнәр әйтелде. Ләкин аларның берсе дә ошамады. Шуннан соң шайтан сүзгә катышты һәм үз фикерен әйтте: «Сез уйлаганнарның берсе дә чара була алмый. Чөнки аның ачык йөзе һәм татлы теле һәр тәдбирне бозачак. Башка чара уйлагыз».

Корәешләрнең башлыгы Әбү Җәһел болай диде: «Һәр кабиләдән берәр көчле кеше сайлыйк. Алар кулларына кылыч тотып Мөхәммәд өстенә ташлансыннар. Кылыч белән чабып, аның канын койсыннар. Аны кем үтергәне билгеле булмасын. Шулай итеп, алар теләр-теләмәс дияга (кан хакына) риза булырлар. Без дә аның диясен түләп, бу бәладән котылырбыз». Шайтанга да бу фикер ошады, һәм ул аны бик дәртләнеп хуплады, яклап чыкты.2

Мөшрикләр шушы әзерлек белән мәшгуль чакта Җәбраил галәйһиссәләм килеп, Рәсүле әкрамга мөшрикләрнең карарын хәбәр итте. Шулай ук ул төнне үз урынында йокламаска кушты һәм Аллаһы Тәгаләнең һиҗрәт турындагы боерыгын җиткерде. Бу илаһи боерык буенча сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Галигә үз урынында ятарга һәм аңа калдырылган аманәтләрне ияләренә кайтарып бирергә кушты һәм болай диде: «Бу төнне минем урынымда ятып йокла, менә бу җөббәмне дә өстеңә яп! Курыкма, сиңа бернинди зыян килмәс».

Хәзрәти Гали Пәйгамбәребез кушканча ятты. Ул вакытта аңа егерме өч яшь иде. Ул Хәбибуллаһ урынына бер дә курыкмыйча үз җанын фида кылырга әзер иде.

Һиҗрәт төнендә кяферләр Рәсүлуллаһның бәхетле йортын чолгап алдылар. Ул төнне Ясин сүрәсенең беренче аятьләре иңде. Пәйгамбәребез мөбарәк өеннән чыкканда, аларга карап Ясин сүрәсенең «Без аларның алдына да бер киртә, артларына да бер киртә куйдык һәм аларны каплап алдык, инде алар күрмиләр» дигән тугызынчы изге аятен укыды да җирдән бер уч туфрак алып, кяферләрнең башларына сипте. (Бу туфрак кемнең башына тигән булса, аларның барысы да Бәдер сугышында үтерелгән дип риваять ителә.) Рәсүлуллаһ исән-имин алар арасыннан үтеп, хәзрәти Әбү Бәкернең өенә барып җитте. Мөшрикләрнең берсе дә аны күрә алмады.

«Әй Әбү Бәкер! Сабыр ит. Өметем шул: Аллаһы Тәгалә миңа да рөхсәт бирер. Бергә һиҗрәт кылырбыз» Хәдис шәриф

Бераздан мөшрикләр янына берәү килеп: «Монда нәрсә көтәсез?» – дип сорагач, алар: «Мөхәммәднең өйдән чыкканын», – дип җавап бирделәр. Теге кеше: «Ант итәм, Мөхәммәд арагыздан үтеп китте, башыгызга туфрак та сипте», – диде. Мөшрикләр кулларын башларына куйдылар. Чыннан да, башларында туфрак таптылар. Йөзләрендәге һәм башларындагы туфракны сөрттеләр. Шундук ишеккә ташланып, эчкә керделәр. Рәсүл галәйһиссәләмнең урынында хәзрәти Галине күргәч, Рәсүле әкрамның кайда икәнен сорадылар.

Хәзрәти Гали: «Белмим! Әллә сез мине аны сакларга куйдыгызмы?» – диде. Шуннан соң алар хәзрәти Галине төрткәләп кыйнадылар. Кяферләр Рәсүлуллаһны табу өчен тышка чыгып эзли башладылар. Хәзрәти Галине исә бер мәлгә Кәгъбә янында тотып тордылар, аннары җибәрделәр.3

Аннары алар хәзрәти Әбү Бәкернең өенә барып, аның кызы Әсмадан сораштылар. Ул җавап бирмәгәч, аны кыйнадылар. Һәр җирне эзләсәләр дә, таба алмадылар һәм котырынып беттеләр. Аларның иң явызы булган Әбү Җәһел Мәккәдә һәм аның тирәсендә җарчылар кычкыртып, сөекле Пәйгамбәребезне һәм хәзрәти Әбү Бәкерне табып китерүчеләргә яки аларның кайда икәнен әйтүчеләргә 100 дөя бирергә вәгъдә итте. Бу вәгъдәне ишетеп, малга кызыккан кайбер кешеләр коралланып, атларына атланып, эзләргә керештеләр.

Рәсүлуллаһ хәзрәти Әбү Бәкернең өенә килеп: «Миңа һиҗрәт кылырга рөхсәт бирелде», – дигәч, хәзрәти Әбү Бәкер Сыйддыйк дулкынланып: «Мөбарәк аягыгызның тузанына йөземне сөртим, йә Рәсүлуллаһ!.. Мин дә сезнең белән бергәме?» – дип сорады. Пәйгамбәребез: «Әйе…» – дип җавап бирде. Хәзрәти Сыйддыйк шатлыгыннан елап җибәрде. Күз яшьләре аша: «Анам-атам, җаным сезгә корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Дөяләр әзер. Кайсысын теләсәгез, шуны кабул итегез», – диде. Галәмнәрнең Солтаны: «Үземнеке булмаган дөягә атланмыйм. (Тик) акчасын түләп алам», – диде. Бу катгый сүзгә буйсынып, хәзрәти Сыйддыйк дөянең бәясен әйтте. Хәзрәти Әбү Бәкер юл белүче дип танылган Габдулла ибне Өрәйкыйт исемле кешене чакырып, юл күрсәтү өчен хак түләп ялдады һәм аңа дөяләрне өч көннән соң Сәүр тавындагы мәгарәгә алып килергә кушты.

Бигъсәтнең унөченче елында, Сәфәр аеның 27 нче көнендә, пәнҗешәмбе көнне Пәйгамбәребез белән Әбү Бәкер Сыйддыйк үзләре белән бераз азык алып, юлга чыктылар.

Хәзрәти Әбү Бәкер Рәсүлуллаһның тирәсендә бер уң якка, бер сул якка, бер алга, бер артка күчеп бара иде. Пәйгамбәребез аның ни өчен болай эшләгәнен сорагач, ул: «Тирә-яктан килергә мөмкин булган куркынычтан саклар өчен. Әгәр берәр зыян килсә, башта миңа килсен. Җаным бөек затыгызга корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ!» – диде.

Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез болай диде: «Әй Әбү Бәкер! Минем башыма төшәчәк бәланың минем урынга синең башыңа төшүен телисеңме?» Хәзрәти Сыйддыйк: «Әйе, йә Рәсүлуллаһ! Сезне хак дин белән хак пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, киләчәк бәланың сезнең урынга минем башыма төшүен телим», – диде.4

Сөекле Пәйгамбәребезнең чүәге тар булганга, юлда ул ертылды, мөбарәк аяклары яраланды, һәм аңа атларлык та хәл калмады. Алар бик авырлык белән тауга менеп, мәгарәгә барып җиттеләр. Мәгарә авызына җиткәч, хәзрәти Әбү Бәкер: «Аллаһ хакына, йә Рәсүлуллаһ, эчкә кермәгез! Мин керим. Анда берәр зарарлы нәрсә булса, миңа тисен, мөбарәк затыгызга бер кайгы, бер әрнү кагылмасын», – диде дә эчкә керде. Ул эчне себереп чистартты. Уңында һәм сулында эрле-ваклы күп тишекләр бар иде. Ул җөббәсен ертып, тишекләрне томалады, ләкин берсе ачык калды. Аны да үкчәсе белән каплап, Рәсүлуллаһны эчкә чакырды. Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) эчкә керде һәм мөбарәк башын Әбү Бәкернең тезенә куеп йоклап китте.

Шул вакыт хәзрәти Сыйддыйкның аягын елан чакты. Рәсүлуллаһ уянмасын дип, ул түзде һәм бер дә кузгалмады. Ләкин аның күз яше Рәсүлуллаһның мөбарәк йөзенә тамгач, ул: «Ни булды, әй Әбү Бәкер?» – дип сорады. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Аягым белән каплаган тишектән бер елан аягымны чакты», – диде. Рәсүлуллаһ Әбү Бәкернең ярасына, төзәлсен дип, мөбарәк авызының суын сөрткәч, авыртуы шундук басылды, һәм ул шифа тапты.

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) белән Әбү Бәкер Сыйддыйк эчтә булганда, мөшрикләр эзгә төшеп, мәгарә авызына килеп җиттеләр. Аның авызын үрмәкүч пәрәвезе белән каплап алганын һәм ике күгәрченнең оя корганын күрделәр. Эз кууучы Көрз ибне Галкамә: «Менә монда эз өзелде», – диде. Кяферләр: «Әгәр алар монда кергән булсалар, мәгарә авызындагы үрмәкүч пәрәвезе ертылган булыр иде», – диделәр.

Кайберәүләр: «Бирегә кадәр килдек инде, берегез мәгарәгә кереп карасын!..» – дигәч, кяфер Өмәййә ибне Хәләф: «Сезнең һич акылыгыз юкмы? Өстенә катлам-катлам үрмәкүч пәрәвезе үрелгән бу мәгарәдә нинди эшегез бар? Ант итәм, бу үрмәкүч үз пәрәвезен Мөхәммәд тумас борын ук үргән», – диде.

Мөшрикләр мәгарә авызында бәхәсләшкәндә, эчтә хәзрәти Әбү Бәкерне борчу биләп алды, һәм ул болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһ белән ант итәм, мин үзем өчен кайгырмыйм. Ләкин бөек затыгызга берәр нәрсә булудан куркам. Мине үтерсәләр, мин бер генә кеше, бернәрсә дә үзгәрмәс. Әмма сезгә берәр зыян килсә, бөтен өммәт һәлак булыр, дин җимерелер». Галәм Солтаны Пәйгамбәребез: «Әй Әбү Бәкер! Кайгырма!.. Һичшиксез, Аллаһы Тәгалә безнең белән», – диде.

Әбү Бәкер Сыйддыйк: «Йә Рәсүлуллаһ! Җаным сезгә корбан булсын! Алардан берәрсе башын иеп карый калса, безне күрәчәк!» – дигәч, Пәйгамбәребез: «Әй Әбү Бәкер! Өченчесе Аллаһы Тәгалә булган ике кеше без. Кайгырма!.. Һичшиксез, Хак Тәгалә безнең белән», – диде. Мөшрикләр эчкә карамыйча кире кайтып киттеләр.5

Аллаһы Тәгалә бу хәл турында Коръән Кәримдә мәгънәсе буенча болай ди: «Әгәр сез аңа (Хәбибемә) ярдәм итмәсәгез, (исегезгә төшерегез ул вакытны:) кяферләр аны (Мәккәдән) икенең икенчесе итеп (хәзрәти Әбү Бәкер белән) чыгарганда, алар (Сәүр тавының түбәсендәге) мәгарәдә булганда, Аллаһы Тәгалә аңа (Рәсүлуллаһка) ярдәм иткән иде. Шул вакыт ул юлдашына (Әбү Бәкер Сыйддыйкка): „Кайгырма, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, нусраты, һичшиксез, безнең белән“, – дигән иде. Аллаһы Тәгалә аның өстенә күңелләргә тынычлык бирә торган сәкинәсен иңдерде, аны (Хәбибен) сез күрмәгән (мәгънәви) гаскәр белән көчәйтте (аны фәрештәләр белән саклады) һәм кяферләрнең сүзен бик нык түбәнгә төшерде. Аллаһы Тәгаләнең (тәүхид) сүзе исә – иң бөек (Ул Аллаһ исемен бөтен дөньяга таратты һәм өстен итте). Аллаһы Тәгалә – мотлак җиңүче. Хөкем һәм хикмәт иясе бары тик Ул гына».6

«Аллаһ хакына, йә Рәсүлуллаһ, эчкә кермәгез! Мин керим. Анда берәр зарарлы нәрсә булса, миңа тисен, мөбарәк затыгызга бер кайгы, бер әрнү кагылмасын» Әбү Бәкер Сыйддыйк (радыяллаһу ганһү)

Сөекле Пәйгамбәребез белән хәзрәти Әбү Бәкер бу мәгарәдә өч көн, өч төн калдылар. Хәзрәти Әбү Бәкернең улы Габдулла Мәккәдә ишеткәннәрен төнлә мәгарәгә килеп хәбәр итә, ә аның азат ителгән колы һәм көтүләренең көтүчесе Гамир ибне Фөһәйрә төннәрен сөт китереп, эзләрне юк итә иде.

Дүртенче көнне, дүшәмбе төнендә, сәхәр вакытында Сәүр мәгарәсеннән чыккан сөекле Пәйгамбәребез Касва дигән дөясенә атланды. Бер риваятькә күрә, ул артына хәзрәти Әбү Бәкерне утыртты. Икенче дөягә Гамир ибне Фөһәйрә хәзрәтләре белән юлларны яхшы белгән Габдулла ибне Өрәйкыйт атланды.

Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Аллаһы Тәгалә мактаган, шәһәрләрнең иң кадерлесе булган Мөкәррәмә Мәккәдән, үз ватаныннан аерыла иде. Ул дөясен Харәм шәрифкә таба борып, моңсу хәлдә болай диде: «Аллаһ белән ант итәм! Син – Аллаһы Тәгалә бар иткән җирләрнең иң хәерлесе, Раббым каршында иң сөеклесе! Синнән куып чыгарылмасам, чыкмас идем. Миңа синнән дә матуррак, синнән дә сөеклерәк ватан юк. Кавемем мине синнән куып чыгармаса, чыкмас идем, синнән башка бер җирдә дә ватан, оя кормас идем».

Шул мизгелдә Җәбраил галәйһиссәләм иңеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Ватаныңны сагынасыңмы, юксындыңмы?» – диде. Пәйгамбәребез: «Әйе, сагынам!» – дип җавап бирде. Җәбраил галәйһиссәләм ахыр чиктә аның Мәккәгә кайтачагы турында сөенечле хәбәр биргән Кыйсас сүрәсенең 85 нче изге аятен укып, аның мөбарәк күңелен юатты.

Юл тыныч узды. Мөшрикләр һәр җирне эзләсәләр дә, аларны таба алмадылар; Җәнабе Хак Үзенең Хәбибен аларның явызлыгыннан саклады. Рәсүлуллаһ Кудәйд дигән җиргә килеп җиткәч, юмартлыгы белән мәшһүр булган акыллы, гыйффәтле Өмме Мәгъбәд исемле бер хатынның чатыры алдында тукталды. Алар акчага азык, хөрмә һәм ит сатып алырга теләделәр. Өмме Мәгъбәд: «Әгәр булса, акчага түгел, мәҗлес ясап сыйлар идем. Кытлык һәм тормыш авырлыгы аркасында кулыбызда бернәрсә дә калмады», – диде. «Сөт бармы?» – дип сорагач, ул: «Юк. Терлекләр буш, сөтләре юк», – дип җавап бирде. Галәм Солтаны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) чатыр янында торган бер ябык сарыкны күрсәтеп: «Әй Өмме Мәгъбәд! Бу сарык нигә монда бәйләнгән килеш тора?» – диде. Ул: «Ул бик авыру һәм хәлсез булганга көтүдән калды. Хәле булмаганга бара алмады», – диде. Пәйгамбәребез: «Аның бераз гына булса да сөте бармы? Бу сарыкны савырга рөхсәт итәсезме?» – дип сорагач, ул: «Анам-атам сезгә корбан булсын, аның сөте юк, ләкин аны савуыгызга бернәрсә дә комачауламый», – диде.

Рәсүлуллаһ сарык янына килеп, Аллаһы Тәгаләнең исемен зикер итте. Бәрәкәт сорап дога кылганнан соң, мөбарәк кулын сарыкның җилененә тидерде. Шул мизгелдә җилен сөт белән тулды һәм сөт ага башлады. Шундук савыт китереп, аны тутырдылар. Ул башта аны Өмме Мәгъбәдкә бирде. Өмме Мәгъбәд эчкәч, хәзрәти Әбү Бәкергә һәм башкаларга бирде, һәм алар туйганчы эчтеләр. Иң соңыннан ул үзе эчте. Аннары мөбарәк кулын тагын сарыкның җилененә тидереп сауды һәм чатырдагы иң зур савытны сорады. Аны да тутырып, Өмме Мәгъбәдкә тапшырды. Риваятькә күрә, ул сарык тагын унсигез ел яшәгән, һәм алар галәм горурлыгы Пәйгамбәребезнең бәрәкәте белән иртә-кич аның сөте белән тукланганнар. Алар аннан киткәннән соң Өмме Мәгъбәднең ире кайтты һәм сөтне күрде. Шатланып: «Бу сөт кайдан килде?» – дип сорагач, Өмме Мәгъбәд: «Бер мөбарәк кеше килеп, өебезне шәрәфләндерде. Син күргәннәр – аның һиммәте һәм бәрәкәте», – диде. Ире: «Аны тасвирлап бирә аласыңмы? Аның сыйфатлары, кыяфәте нинди?» – дип сорады.

Өмме Мәгъбәд болай диде: «Мин күргән ул мөбарәк зат бик килешле гәүдәле һәм ачык йөзле иде. Күзләрендә азрак кызыллык, тавышында нәзакәт бар иде. Мөбарәк керфекләре озын иде. Күзенең агы бик ак, карасы бик кара иде, күзләре табигатьтән сөрмәле кебек иде. Чәче кара, сакалы куе иде. Эндәшми торганда, аңардан бер вәкарь, олпатлык сизелә иде. Сөйләшкәндә елмая, сүзләре тезелгән энҗеләр кебек авызыннан татлы булып коела иде. Ерактан ул бик һәйбәтле күренә, якын килгәч исә бик ягымлы, күңелне үзенә тарта торган булып күренә иде. Аның янындагылар аның боерыгын үтәргә җаннарын аямыйча ашыга иделәр». Шулай итеп ул аның тагын бик күп гүзәл сыйфатларын санап чыкты. Моны гаҗәпләнеп тыңлаган ире: «Ант итәм, бу – корәешләр эзләгән кеше. Әгәр мин аны очратсам, аңа хезмәт итү шәрәфенә ирешер идем, аның яныннан китмәс идем», – диде. Өмме Мәгъбәднең ире Рәсүлуллаһ артыннан китеп, Рим үзәнендә аны куып җитте һәм мөселман булды. Ул сәхабә булу шәрәфенә иреште. Соңыннан Өмме Мәгъбәд тә мөселман булды.7

Сөрака ибне Малик

Мөшрикләр Мәдинәгә таба юлга чыккан Мөхәммәд галәйһиссәләмне һәм хәзрәти Әбү Бәкерне туктаусыз эзлиләр иде. Әгәр аларны таба алмасалар, үзләре өчен бик зур куркыныч туачак иде. Чөнки алар мөселманнар бер «Ислам дәүләте» төзеп, кыска вакыт эчендә аларны юк итә алачаклар дип уйлыйлар иде. Шуңа күрә мөшрикләр бу эшкә бөтен көчләрен куйдылар. Пәйгамбәребезне һәм хәзрәти Әбү Бәкерне үтергән яки әсир иткән кешегә йөз дөядән тыш исәпсез-хисапсыз мал һәм акча бирергә вәгъдә иттеләр. Бу хәбәр Сөрака ибне Малик караган Мөдлиҗ угыллары арасында да таралды.

Сөрака ибне Малик эз кууда бик оста иде. Шуңа күрә ул булган хәлләр белән якыннан кызыксынды.

Бер сишәмбе көнне Мөдлиҗ угыллары Сөрака ибне Малик яшәгән Кудәйд төбәгендә җыелдылар. Җыелышта Сөрака ибне Малик үзе дә бар иде. Шул вакыт Корәеш кешеләреннән берсе килеп, Сөракага: «Әй Сөрака! Аллаһ белән ант итәм, мин әле генә диңгез ярына таба барган өч-дүрт кешелек бер кәрван күрдем. Алар, мөгаен, Мөхәммәд белән аның сәхабәләредер», – диде. Сөрака хәлнең нәрсәдә икәнен аңлады. Ләкин бүләк бик зур итеп куелганга, ул аны бер үзе алырга теләде. Шуңа күрә башка берәүнең моннан хәбәрдар булуын теләмәде. «Юк, син күргәннәр – фәлән-фәлән кешеләр. Алар бераз элек узып киттеләр. Без дә аларны күрдек», – дип, бернинди мөһим нәрсә юк кебек сөйләште.

Сөрака ибне Малик тагын бераз көтте. Игътибарны җәлеп итмичә өенә кайтты. Хезмәтчесенә атын һәм коралын алып, үзән артында аны көтеп торырга кушты. Үзе сөңгесен алды һәм ялтыравы игътибарны җәлеп итмәсен дип, очын түбән каратты. Атын чаптыра башлады. Юлын дәвам итеп, ниһаять, аларның эзләрен тапты. Ул шулкадәр якынайды, хәтта Пәйгамбәребез укыган Коръән Кәримне дә ишетә башлады. Ләкин Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) артына һич борылып карамады. Хәзрәти Әбү Бәкер артка борылып карагач, Сөраканы күреп борчылды. Пәйгамбәребез аңа мәгарәдәге кебек: «Кайгырма, Аллаһы Тәгалә безнең белән», – диде.

«(Әй Мөкәррәмә Мәккә!) Миңа синнән дә матуррак, синнән дә сөеклерәк ватан юк. Кавемем мине синнән куып чыгармаса, чыкмас идем, синнән башка бер җирдә дә ватан, оя кормас идем» Хәдис шәриф

Бохари хәзрәтләренең риваятенә күрә, шул вакыт хәзрәти Әбү Бәкер Рәсүле әкрамга бер атлының аларны куып җиткәнен хәбәр иткәч, Пәйгамбәребез: «Йә Раббым! Аны егып төшер!» – дип дога кылды. Икенче бер риваять буенча, Сөрака алар янына ук килеп җиткәч, хәзрәти Әбү Бәкер елый башлады. Рәсүле әкрам аның ни өчен елаганын сорагач, ул: «Аллаһ белән ант итәм, үзем өчен еламыйм. Сиңа берәр зыян килүдән куркып елыйм», – диде. Сөрака Пәйгамбәребезгә һөҗүм итә алырлык дәрәҗәдә якынайды. Ул: «Әй Мөхәммәд! Бүген сине миннән кем саклар?» – диде. Галәм сәрвәре Пәйгамбәребез: «Мине Җәббар һәм Каһһар булган Аллаһы Тәгалә саклар», – дип җавап бирде. Шул мизгелдә Сөраканың аты ике алгы аягы белән тезенә кадәр җиргә батты. Ул моннан котылып, янә һөҗүм итәргә омтылгач, атының аяклары тагын җиргә батты. Сөрака атын никадәр кыстаса да, аны һич кенә дә коткара алмады. Аның бүтән эшли алырлык бернәрсәсе дә калмады. Чарасыз калгач, ул шәфкать һәм мәрхәмәт иясе булган Рәсүлуллаһка ялвара башлады. Барлык камиллекне һәм гүзәл әхлакны үзендә туплаган, иң өстен әхлак һәм холык белән яратылган Пәйгамбәребез аның бу үтенечен кабул итте. Сөрака: «Әй Мөхәммәд! Синең сакланганыңны аңладым. Дога кыл, котылыйм. Моннан соң сиңа һичкайчан зыян салмам. Синең артыңнан төшкәннәргә дә синең турында бер сүз дә әйтмәм», – диде. Галәм Сәеде: «Йә Раббым! Әгәр ул сүзендә дөрес һәм ихлас булса, атын коткар», – дип дога кылгач, Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итте. Сөрака ибне Маликның аты бары тик шушы догадан соң гына чокырдан чыга алды. Шул вакыт атның аягы баткан урыннан күккә таба төтенгә охшаш бер нәрсә күтәрелә иде. Сөрака гаҗәпләнеп калды һәм булган хәлләрнең барысыннан Мөхәммәд галәйһиссәләмнең һәрвакыт сакланганын аңлады. Ул бик күп нәрсәгә шаһит булды. Ахырда ул болай диде: «Әй Мөхәммәд! Мин – Сөрака ибне Малик! Миннән һич шикләнмәгез. Сезгә сүз бирәм: моннан соң сезгә ошамаган бер эш тә эшләмәм. Кавемең сине һәм иптәшләреңне тотучыга зур бүләк бирергә вәгъдә итте». Һәм ул Корәеш мөшрикләренең нәрсә эшләргә теләгәннәрен берәм-берәм сөйләп бирде. Ул хәтта аларга юл азыгы һәм атланырга дөя бирергә теләсә дә, сөекле Пәйгамбәребез кабул итмәде һәм аңа: «Әй Сөрака! Син ислам динен кабул итмәгәнче, мин синең дөяңне дә, малыңны да теләмим, сорамыйм. Безне күргәнеңне яшерен тот – шул җитә», – диде. Ибне Сәгъд исә болай риваять итә: Сөрака Пәйгамбәребезгә: «Миңа теләгәнеңне боер», – дигәч, Рәсүлуллаһ: «Үз җиреңдә тор. Беркемгә дә безне куып җитәргә ирек бирмә», – диде. Аллаһы Тәгалә теләсә, һәр нәрсә була иде. Аңа ихлас белән таянып, Аның ризалыгы юлында йөргәндә, акылга сыймаслык хәлләр була иде. Рәсүлуллаһны үтереп, зур бүләкләргә ирешү комсызлыгы белән үкергән арыслан кыяфәтендә юлга чыккан Сөрака инде йомшак, юаш бер бала кебек иде. Һәр нәрсәгә кодрәте җиткән Аллаһы Тәгалә Үзенең Хәбибенә зыян салмасын дип, Сөраканың күңелен яхшылыкка таба борган иде. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә Үзенең Хәбибен (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ялгыз калдырмас иде. Чөнки ул Аның кешеләргә рәхмәт итеп, аларның дөньяда да, ахирәттә дә мәңгелек бәхеткә ирешүләре өчен җибәргән сөекле Пәйгамбәре иде. Шуннан соң Сөрака үз эзе буйлап кире борылды. Башыннан үткәннәрне очраткан кешеләргә дә сөйләмәде.8

Галәм Солтаны килә!

Пәйгамбәребез, хәзрәти Әбү Бәкер, Гамир ибне Фөһәйрә һәм аларның юл күрсәтүчесе Габдулла ибне Өрәйкыйт бер атна юл йөргәннән соң, бигъсәтнең унөченче елында (милади 622 ел), 20 сентябрьдә, һиҗрәтнең беренче елы Рабигыль-әүвәл аеның сигезенче көнендә, дүшәмбе көнне, кояш күтәрелгән вакытта «Куба» авылына барып җиттеләр. Алар Көлсем ибне Һидм исемле бер мөселманның өендә кунак булдылар. Рәсүле әкрам әле Мәдинәгә килмәс борын ук беренче мөһаҗирләр Кубада Гамр ибне Гауф угылларына караган хөрмә киптерә торган бер урынны намазгаһка әверелдергәннәр иде. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Кубага килеп җиткәч, бу намазгаһны киңәйтеп, беренче мәчетне салды. Алар намазларын Куба мәчетендә укыдылар. Куба мәчете Тәүбә сүрәсенең 108 нче изге аятендә мәгънәсе буенча «…нигезе тәкъвалык өстенә корылган мәчет» дип мактап әйтелде.9

Көн белән төн тигезләшкән 23 сентябрь көнен дә алар Куба авылында уздырдылар һәм Рабигыль-әүвәл аеның уникенче көнендә, җомга көнне, Мәдинәгә юл алдылар. Өйлә намазы вакытында алар Мәдинә белән Куба арасындагы Ранона үзәнендә тукталдылар. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) беренче җомга намазын шушында укыды һәм беренче хотбәне дә шушында сөйләде.10 Шул ук көнне алар Мәдинәгә барып ирештеләр. (Соңыннан беренче җомга намазының истәлеге итеп монда «Мәсҗиде Җомга» исемле мәчет салынды.) Ә бу арада Мәккәдә калган хәзрәти Гали Рәсүлуллаһның Кәгъбәдә һәрвакыт утыра торган урынына утырды. «Рәсүле әкрамда кемнең нинди нәрсәсе булса, килсен, алсын», – дип кычкыртты. Һәркем килеп, билгесен әйтеп, аманәтен алды. Шулай итеп, аманәтләр ияләренә тапшырылды. Аллаһның арысланы хәзрәти Гали Корәеш кяферләре җыелган урынга барды һәм: «Иншаллаһу тәгалә, иртәгә Мөнәүвәрә Мәдинәгә китәм. Әйтер сүзегез бармы? Мин монда чакта әйтегез», – диде. Аларның барысы да башларын иеп, бер сүз дә әйтмәделәр. Иртә җиткәч, хәзрәти Гали Рәсүле әкрамның шәхси әйберләрен җыеп юлга чыкты. Корәештән 4–5 кеше аның юлын бүлде, ләкин ул алар белән сугышып җиңеп чыкты. Аннары юлда аның каршысына Микъдад ибне Әсвәд чыкты. Аны да бер бәрүдә җиргә егып, иманга чакырды. Ул да мөселман булды. Янә юлга кузгалып, ул шешенгән аякларыннан кан аккан хәлдә Кубада Рәсүлуллаһны куып җитте. Көндез посып, төнлә җәяүләп атлаган бу сәфәрнең ахырында ул Пәйгамбәребез хозурына бара алмаслык хәлгә килгән иде. Рәсүле әкрам моны ишеткәч, үзе аның янына килде. Хәзрәти Галине күргәч, аның хәленә кызганды, сөекле, фидакарь агасы улын кочаклады, мөбарәк куллары белән Хак юлында меңнәрчә михнәткә түзгән аның нәфис, нечкә аякларын сыйпады һәм аның сәламәтлеге өчен дога кылды. Хәтта хәзрәти Галинең бу фидакарьлеге уңаеннан мәгънәсе «Кешеләр арасында Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен үз җанын (үзен) фида кылучылар бар» булган изге аять иңгән дип риваять ителә.1112

«Әй Сөрака! Мин хәзер синең Иран шаһының (кисраның) беләзекләрен такканыңны, билбавын буганыңны һәм таҗын кигәнеңне күргәндәй булам!» Хәдис шәриф

Мәдинәгә алданрак һиҗрәт кылган мөхтәрәм сәхабәләр һәм мәдинәле мөселманнар Галәм Солтанының Мәккәдән һиҗрәткә чыкканын ишеткәч, аның килүен дәрт һәм дулкынлану белән көтә башладылар. Шуңа күрә алар Мөнәүвәрә Мәдинәнең читләренә күзәтчеләр куйдылар һәм шәһәрләрен шәрәфләндерәчәк мизгелдә Пәйгамбәребезне каршы алырга ашкынып тордылар. Аның мәхәббәте белән янучылар, кызу чүлнең суга сусаган кебек, күзләрен офыкка төбәп, көннәр буе көттеләр.

Ниһаять, кинәт: «Киләләр! Киләләр!..» – дигән тавыш ишетелде. Тавышны ишеткәннәр эссе чүлнең уртасына таба күз йөртә башладылар. Әйе!.. Әйе!.. Алар да кызу чүлдә, кояшның көйдергеч эссесенә дә карамыйча, көтелгән кунакларның зур һәйбәт белән үзләренә таба якынлашып килгәнен күрделәр. Шатланып, бер-берсенә: «Сөенче!.. Сөенче!.. Рәсүлуллаһ килә!.. Пәйгамбәребез килә!.. Шатланыгыз, әй мәдинәлеләр! Бәйрәм итегез! Хәбибуллаһ килә!.. Баш таҗыбыз килә!..» – дип кычкыра башладылар. Бу хәбәр бер мизгелдә Мөнәүвәрә Мәдинә урамнарын тутырды. Җидедән җитмешкә кадәр, картыннан авыруына кадәр һәркем бу моңарчы күрелмәгән шатлыклы хәбәрне көтә иде.

Бөтен мәдинәлеләр иң матур киемнәрен киеп, Галәмнәрнең Сәеден каршы алырга ашыктылар. Тәкбир авазлары күкне яңгырата, шатлыктан күз яшьләре ташкын булып ага иде. Моңсулык һәм бәхет белән тулы бер һава исә иде, һәм Мәдинә үз тарихының иң матур көнен кичерә иде. Бер якта – һәркем «Әмин» кушаматы белән белгән Аллаһы Тәгаләнең Хәбибен үтерү өчен бүләк куючылар; икенче якта исә аны һәм аның юлдашларын сакларга, күкрәкләренә кысарга һәм бу юлда җаннарын фида кылырга теләүчеләр бар иде.

Мәдинәлеләр сөекле Пәйгамбәребезнең нурлы йөзен мөмкин кадәр тизрәк күрергә теләделәр. Мәдинә Мәдинә булганнан бирле мондый шатлыклы, мондый мөбарәк мизгелне күргәне юк иде. Бу – шул көнгә кадәр булмаган бер бәйрәм иде. Тиңе күрелмәгән һәм күрелмәячәк бу бәйрәмдә балалар, яшьләр, өлкәннәр, бәхетле кешеләр беренче тапкыр бер үк вакытта, бер авыздан шушы шигырьне җырладылар:13

Тәлагал-бәдру галәйнә,
Өстебезгә тулган ай туды
Мин сәнийәтил-вәдаг,
Вәда калкулыкларыннан.
Вәҗәбәш-шөкрү галәйнә,
Шөкер итү безгә ваҗиб булды,
Мә дәга лилләһи даг.
Аллаһка чакыручы чакырган саен.
Әййүһәл-мәбгусү финә,
Әй безгә җибәрелгән зат,
Җигъта бил-әмрил-мутаг,
син Аллаһның боерыгын (Әмруллаһны) китердең.
Җигъта шәррафтәл-Мәдинә,
Син Мәдинәне шәрәфләндердең,
Мәрхәбән йә хәйрә даг.
рәхим ит, әй чакыручыларның иң хәерлесе!
Әнтә шәмсүн, әнтә бәдрүн,
Син – кояш, син – ай,
Әнтә нурун галә нур,
син – нур өстендә нур,
Әнтә мисбахус-Сөрәййа,
син – Үлкәр йолдызларының балкышы,
Йә Хәбиби, йә Рәсүл!
әй сөеклем, әй Рәсүл!
Кад ләбисна сәүбә гыйззин,
Гыйззәт һәм хөрмәт белән тулдык,
Бәгъдә әсвәбир-рикаг,
искеләрдән котылдык,
Вә радагна сәдйә мәҗдин,
бөеклеккә ирештек, туйдык,
Бәгъдә әййәмид-дыйаг.
зарарда идек – табыш таптык.
Кәләт әхмәрүд-дәяҗи,
Караңгылыкны таратучы ай әйтә:
Кулли әрбәбил-ислам,
«Ислам әһелләренә әйтегез:
Күллү мән йәтбәг Мөхәммәд,
Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) иярүчегә
Йәнбәгиән ля йүдам.
һичкайчан золым кылмагыз».
Вә тәгаһәдна җәмигән,
Без барыбыз бергә сүз бирдек
Йәүмә аксәмнәл-йәмин,
ант иткән көнне:
Лән нәхунәл-гаһдә йәүмән,
тугрылык – безнең юлыбыз,
Вәттәхазнәс-сыйдка дин.
динебездә хыянәт юк.
Ләстү валлаһи нәзийән,
Аллаһ белән ант итәм, онытмам,
Мә йүкасиһил-гыйбад,
әрнүсез бер көн дә булмады,
Мәшһәдән йә нәҗмә әмнин,
Син – шаһит, әй иминлек йолдызы:
Зу вәбаин вә видад.
тугрылыгың, сөюең бик зур.

«Рәхим ит, йә Рәсүлуллаһ», «Безгә рәхим итегез, йә Рәсүлуллаһ» дигән үтенечләр тирә-якны яңгырата иде. Мәдинәнең күренекле кешеләреннән кайберләре Касва дөясенең тезгененнән тотып: «Йә Рәсүлуллаһ! Безгә рәхим итегез…» – дип ялвардылар. Шунда Пәйгамбәребез аларга: «Дөямнең тезгенен җибәрегез, ул боерык алган. Кемнең өе алдына чүгәр, шунда кунак булырмын!» – диде.

«Кешеләр арасында Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен үз җанын фида кылучылар бар» Бакара: 207

Һәркемне зур дулкынлану һәм кызыксыну биләп алды. Касва кайда чүгәр икән? Касва Мәдинә эченә таба бара, һәр ишек төбеннән үткәндә өй хуҗалары: «Йә Рәсүлуллаһ! Безгә рәхим итегез, безгә рәхим итегез!» – дип ялваралар иде. Пәйгамбәребез аларга елмаеп: «Дөягә юл бирегез! Кайда чүгәргә кирәк икәне аңа боерылган», – ди иде.

Ниһаять, Касва Пәйгамбәребезнең бүгенге мөбарәк мәчетенең ишеге урнашкан урынга чүкте. Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөясеннән төшмәде. Хайван янә аягына басып атлый башлады. Аннары элекке урынына чүкте һәм бүтән тормады. Шуннан соң Пәйгамбәребез Касвадан төшеп: «Иншаллаһ, безнең тукталыш урыныбыз – шушында», – диде, аннары: «Бу урын кемнеке?» – дип сорады. Аңа: «Йә Рәсүлуллаһ! Ул Гамрның уллары Сөһәйл белән Сәһлнеке», – дип җавап бирделәр. Бу балалар ятимнәр иде. Пәйгамбәребез: «Туганнарыбызның кайсысының өе бу урынга иң якын?» – дип сорады. Чөнки Рәсүлуллаһның бабасы Габделмотталибның анасы Нәҗҗар угылларыннан иде. Халид ибне Зәйд Әбү Әюб Ансари хәзрәтләре шатланып: «Йә Рәсүлуллаһ! Минем өем якынрак. Менә бу – минем өем, менә бу – аның ишеге», – дип дулкынланып күрсәтте. Ул Касваның йөген төшерде һәм Рәсүлуллаһны өенә чакырды.14

Мәдинә мөселманнары һәм мөһаҗирләр Пәйгамбәребезнең һиҗрәтенә бик нык шатландылар. Бу елны «Сәнәтүл-изен» дип атыйлар.

Һиҗрәт вакытында күңелләрнең дәвасы, кешелекнең баш таҗы, Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе Пәйгамбәребезгә илле өч яшь иде.

НИ БУЛДЫ МИНЕМ ХӘЛЕМӘ?
Ни булды минем хәлемә, йә Рәсүлуллаһ?
Яна җаным, яна тәнем, йә Рәсүлуллаһ.
Тибрәнгән ялкын, хуш ис яндыргыч савыт кебек,
гыйшкың белән төтим, йә Рәсүлуллаһ.
Синнән аерылу сагышында күптәннән бирле
эреп-сыгылып бетәм, йә Рәсүлуллаһ.
Син – бөтен галәм аның өчен яратылган Шаһ, бөек ишегеңдә
муенымны иеп торам, йә Рәсүлуллаһ.
Син баскан туфракта гөлләр чәчәк атты,
ә мин анда – бер чәнечке, йә Рәсүлуллаһ.

Әбү Әюб Ансари радыяллаһу ганһү