ГАКАБА БӘЙГАТЬЛӘРЕ
Беренче Гакаба бәйгате
Бигъсәтнең унберенче елында, Зөлхиҗҗә аенда, Әсгад ибне Зурарә һәм аның унбер иптәше хаҗ вакытында янә Мәккәгә килделәр. Галәмнәрнең Сәеде белән алдагы очрашуларыннан соң тулы бер ел узган иде. Ул елны мөшрикләр мөселманнарга элекке һәр елдагыдан да күбрәк җәбер-җәфа күрсәтәләр иде. Алар Рәсүлуллаһны туктаусыз күзәтеп йөриләр, аның белән сөйләшкән һәркемне газаплыйлар иде. Моны белгән мәдинәлеләр Пәйгамбәребез белән төнлә Гакабада очрашырга сүз куештылар. Төн җиткәч, алар очраштылар. Аңа тугрылыкларын белдереп, аның барлык боерыкларына һәм теләкләренә буйсынырга сүз бирделәр һәм бәйгать кылдылар. Бу килешүдә алар «Аллаһы Тәгаләгә ширек катмаска, зина кылмаска, урлашмаска, яла ягудан сакланырга, хурлыктан һәм ризыксыз калудан куркып балаларын үтермәскә» йөкләмә алдылар.1
Сөекле Пәйгамбәребез икесе Әүс кабиләсеннән, калганнары Хәзрәҗ кабиләсеннән булган бу унике кешене кабиләләренә вәкил итеп куйды. Алар кабиләләренә исламны аңлатырга һәм алар исеменнән Рәсүлуллаһ алдында кәфил булырга тиеш иде. Әсгад ибне Зурарә исә барысы исеменнән вәкил итеп билгеләнде. Узган елны Гакабадагы очрашуда булган биш кеше һәм исламны яңа гына кабул иткән җиде кеше болар иде: Малик ибне Нәҗҗар угылларыннан Әсгад ибне Зурарә, Гауф ибне Харис һәм Мөгаз ибне Харис; Зөрәек ибне Гамир угылларыннан Рафигъ ибне Малик һәм Зәкван ибне Габдекайс; Ганм ибне Гауф угылларыннан Гөбадә ибне Самит; Госайна угылларыннан Язид ибне Сәгъләбә; Гаҗлан ибне Зәйд угылларыннан Габбас ибне Гөбадә; Харам ибне Кәгъб угылларыннан Гокбә ибне Гамир; Сәвад ибне Ганм угылларыннан Котбә ибне Гамир; Габделәшһәл ибне Җөшәм угылларыннан Әбүл-Һәйсәм Малик ибне Тәййиһан һәм Гамр ибне Гауф угылларыннан Гөвәем ибне Сәгыйдә.
Мәдинәдә чыккан кояш
Беренче Гакаба бәйгатеннән (килешүеннән) соң Мәдинәгә кайткан хәзрәти Әсгад ибне Зурарә һәм аның иптәшләре көне-төне кабиләләренә исламны аңлатып, аларны хак дингә чакырдылар. Бу чакыру нәтиҗәсендә ислам Мәдинәдә тиз тарала башлады. Хәтта элек бер-берсенә дошман булган Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре берләште һәм исламны яхшырак өйрәнү өчен Рәсүлуллаһтан бер мөгаллим сорады. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Коръән Кәримне һәм исламны өйрәтсен дип, Мәккәдәге сәхабәләреннән хәзрәти Мосгаб ибне Гомәйрне мөгаллим итеп Мәдинәгә җибәрде. Хәзрәти Мосгаб хәзрәти Әсгадның өендә урнашты. Алар бергәләп өйдән-өйгә йөреп, һәркемгә исламны ишеттерделәр. Кешеләрдән Рәсүлуллаһны сөюләрен һәм аны барлык дошманнарыннан саклау өчен җаннарын аямыйча тырышачакларына сүз бирүләрен сорадылар. Шулай итеп, аларны Рәсүлуллаһ белән булачак бәйгатькә әзерләделәр. Әсгад ибне Зурарә хәзрәтләренең кабилә башлыгы Сәгъд ибне Мөгаз иде, һәм алар туганнар иде. Ул вакытта гарәпләрдә туганнарны хурламау гадәте булганга, әле иман китермәгән Сәгъд ибне Мөгаз Әсгад ибне Зурарә хәзрәтләренең өенә барып бу эшне туктатырга тырышмады. Кабилә башлыгы буларак, ул бу эшкә үзе катнашырга теләми иде. Шуңа күрә ул кабиләсенең күренекле кешеләреннән Өсәйд ибне Хозәйргә: «Безнең мәхәлләгә бар, теге килгән кешене күр, ни эшлисең – эшлә. Әсгад минем анамның кыз туганының улы булмаса, бу эшне сиңа тапшырмас идем», – диде.
Шуннан соң Өсәйд ибне Хозәйр сөңгесен алып, хәзрәти Мосгаб ибне Гомәйр булган өйгә китте. Анда барып җиткәч, ул ачуланып сөйли башлады: «Безгә нигә килдегез? Кешеләрне алдыйсыз! Җаныгыздан язарга теләмәсәгез, моннан хәзер үк китегез!» Аның шундый ачулы хәлен күргән Мосгаб ибне Гомәйр бик йомшак һәм нәзакәтле итеп болай җавап бирде: «Әйдә, башта бераз утыр, сүзебезне тыңла! Максатыбызны аңла, ошаса – кабул итәрсең. Юкса безгә комачаулык итәрсең…» Өсәйд тынычланды да: «Дөрес әйттең», – диде һәм сөңгесен җиргә кадап утырды. Ул хәзрәти Мосгабның татлы сөйләмен, кеше күңеленә үтеп керә торган сүзләрен һәм матур тавыш белән укыган Коръән Кәрим аятьләрен тыңлады. Үзен онытып: «Бу нинди гүзәл нәрсә!» – дип куйды. Аннары: «Бу дингә керү өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дип сорады. Аңа аңлаттылар, һәм Өсәйд ибне Хозәйр шәһадәт кәлимәсен әйтеп мөселман булды. Шатлыгыннан урынында утыра алмаган хәзрәти Өсәйд: «Мин барып сезгә бер кешене җибәрим. Әгәр ул мөселман булса, Мәдинәдә аның кавеменнән иман китермәгән беркем дә калмас…» – диде дә ашыгып торып китте. Ул туп-туры Сәгъд ибне Мөгаз янына барды. Аны күргәч, Сәгъд ибне Мөгаз: «Ант итәм, Өсәйд моннан киткәндәге йөз белән кайтмый», – диде. Аннары: «Ни эшләдең, әй Өсәйд?» – дип сорады. Хәзрәти Өсәйд ибне Хозәйр Сәгъд ибне Мөгазның мөселман булуын бик теләгәнгә күрә, болай җавап бирде: «Мин теге кеше (Мосгаб ибне Гомәйр) белән сөйләштем, аларның бернинди яманлыгын күрмәдем. Тик без шуны ишеттек: Бәни Харисә угыллары анаңның кыз туганының улы Әсгадның өендә шундый кешене яшерүеннән шикләнеп, аны үтерергә кузгалганнар». Бу сүзләр Сәгъд ибне Мөгазга бик авыр тиде. Чөнки берничә ел элек булган бер сугышта алар Бәни Харисә угылларын җиңеп, Хәйбәргә качарга мәҗбүр иткәннәр иде. Бер елдан соң аларны гафу итеп, туган якларына кайтырга рөхсәт биргәннәр иде. Шулай булса да, аларның шундый эш тотуы турындагы уй Сәгъд ибне Мөгазны бик ачуландырды. Ә чынлыкта андый хәл юк иде. Өсәйд ибне Хозәйр бу хәйләне кулланып, Сәгъд ибне Мөгазның анасының кыз туганына һәм аның улы Әсгад ибне Зурарәгә, димәк, Мосгаб ибне Гомәйргә дә зыян салуына юл куймаска теләгән иде. Шулай итеп, ул Сәгъднең алар ягына күчүенә һәм ахыр чиктә мөселман булуына җирлек әзерләде. Өсәйд ибне Хозәйрнең бу сүзләреннән соң Сәгъд ибне Мөгаз урыныннан сикереп торды да хәзрәти Әсгад ибне Зурарә янына китте. Анда барып җиткәч, Әсгад белән Мосгаб ибне Гомәйрнең бик тыныч һәм рәхәт хәлдә утырып сөйләшкәннәрен күрде. Алар янына килеп: «Әй Әсгад! Арабызда туганлык булмаса, син боларны эшли алмас идең…» – диде. Бу сүзләргә хәзрәти Мосгаб ибне Гомәйр болай җавап бирде: «Әй Сәгъд! Бераз тукта, утыр, безне тыңла, аңла… Сүзләребез ошаса – бик яхшы, ошамаса, без сиңа моны тәкъдим итмәбез, син дә торып китәрсең!» Бу йомшак һәм татлы сүзләрдән соң Сәгъд ибне Мөгаз тынычланды, бер читкә утырды һәм аларны тыңлый башлады. Мосгаб ибне Гомәйр хәзрәтләре Сәгъд ибне Мөгазга башта исламны сөйләде. Исламның нигезләрен аңлатты. Аннары татлы һәм матур тавышы белән Коръән Кәримнән бераз укыды. Ул укыган саен Сәгъд ибне Мөгазның хәле үзгәрә, ул үзен оныта барды. Коръән Кәримнең тиңдәшсез бәлагатеннән аның күңеле йомшарды, һәм ул бик нык тәэсирләнде. Үзен тота алмыйча: «Сез бу дингә керү өчен нәрсә эшлисез?» – дип сорады. Мосгаб ибне Гомәйр шундук аңа шәһадәт кәлимәсен өйрәтте. Ул да «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ» дип әйтеп мөселман булды. Мөселман булудан туган тынычлыктан һәм шатлыктан Сәгъд ибне Мөгаз урынында утыра алмый иде. Ул шундук өенә кайтты һәм өйрәткәнчә госел коенды. Аннары кавеменең җыелуын сорады. Өсәйд ибне Хозәйрне үзе белән алып, халык булган урынга килде. Габделәшһәл угылларына карап: «Әй Габделәшһәл угыллары! Сез мине нинди кеше дип беләсез?» – дип сорады. Алар бер авыздан: «Син безнең башлыгыбыз һәм олыбыз, без сиңа иярәбез!» – дип җавап бирделәр. Аларның бу сүзләреннән соң Сәгъд ибне Мөгаз болай диде: «Алай булгач, барыгызга да хәбәр итәм: мин мөселман булу шәрәфенә ирештем. Сезнең дә Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иман китерүегезне телим. Әгәр иман китермәсәгез, сезнең берегез белән дә сөйләшмәячәкмен, күрешмәячәкмен!..»
«Алай булгач, барыгызга да хәбәр итәм: мин мөселман булу шәрәфенә ирештем. Сезнең дә Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иман китерүегезне телим» Сәгъд ибне Мөгаз (радыяллаһу ганһү)
Сәнәтүс-сөрур (Шатлык елы)
Габделәшһәл угыллары башлыклары Сәгъд ибне Мөгазның мөселман булганын һәм аларны да исламга чакырганын ишетүгә, барысы бергә мөселман булдылар. Ул көнне кичкә кадәр Мәдинә күкләрен шәһадәт кәлимәсе һәм тәкбир авазлары белән яңгыраттылар.2 Габделәшһәл угыллары җәмәгать булып мөселман булганнан соң күп тә үтмәде, бөтен Мәдинә халкы – Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре дә исламны кабул итте. Һәр өй ислам нуры белән нурланды. Сәгъд ибне Мөгаз һәм Өсәйд ибне Хозәйр үз кабиләләренә караган барлык потларны ватып ташладылар. Бу хәл сөекле Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәбәр ителгәч, ул бик шатланды. Мәккәдәге мөселманнар шатлык эчендә иде. Шуңа күрә бу елны (милади 621) «Сәнәтүс-сөрур» (шатлык елы) дип атадылар.
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Рәсүлаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Хәбибаллаһ!
Әссәләту вәссәләму галәйкә йә Сәййидәл-әүвәлинә вәл-ахирин!
Икенче Гакаба бәйгате (анты)
Бигъсәтнең уникенче елында Мәккә мөшрикләренең мөселманнарга золымы соңгы чигенә җитте һәм түзеп булмаслык хәлгә килде. Мәдинәдә исә Әсгад ибне Зурарә белән Мосгаб ибне Гомәйрнең хезмәтләре сәбәпле Әүс һәм Хәзрәҗ кешеләре мөселманнарны кочак җәеп каршы алырга, аларны күкрәкләренә кысып, алар өчен һәр корбанга барырга әзер торган гыйшык һәм дәрт белән янып тора иде. Алар Рәсүлуллаһның мөмкин кадәр тизрәк Мәдинәгә килеп, шәһәрне шәрәфләндерүен теләделәр һәм аның юлында малларын да, җаннарын да кызганмаячакларына сүз бирделәр. Хаҗ вакыты җитте. Зөлхиҗҗә аенда Мосгаб ибне Гомәйр белән бергә Мәдинәдән 73 ир-ат һәм 2 хатын-кыз мөселман Мәккәгә килде. Хаҗдан соң аларның барысы да тагын Гакабада Пәйгамбәребез белән очраштылар. Әсгад ибне Зурарә дә булган унике вәкил кабиләләре исеменнән Пәйгамбәребездән Мәдинәгә һиҗрәт кылуын үтенделәр һәм моны аңа тәкъдим иттеләр. Рәсүлуллаһ аларга Коръән Кәримнән кайбер изге аятьләрне укыды, аннары үз җаннарын, бала-чагаларын ничек саклыйлар һәм кайгырталар, аны да шулай саклаячакларына ышандыру өчен, алардан нык сүз сорады. Анда әле мөселман булмаган Рәсүлуллаһның агасы хәзрәти Габбас та бар иде. Ул бәйгать кылырга килгән бу җәмәгатькә болай мөрәҗәгать итте: «Әй мәдинәлеләр! Бу – минем бертуганымның улы. Кешеләр арасында иң нык яратканым да – ул. Әгәр сез аны тәсдыйк итсәгез һәм аның Аллаһтан китергәннәренә ышансагыз һәм аны үзегез белән алып китәргә теләсәгез, мине тынычландырырлык ныклы сүз бирергә тиешсез. Белүегезчә, Мөхәммәд галәйһиссәләм – бездән. Без аны аңа ышанмаган кешеләрдән сакладык. Ул безнең арабызда хөрмәт һәм абруй белән сакланып яши. Шулай булса да, ул һәркемнән йөз чөереп, сезгә кушылырга һәм сезнең белән китәргә карар кылды. Әгәр бөтен гарәп кабиләләре берләшеп сезгә һөҗүм итсә, аларга каршы торырлык сугыш көчегез булса, бу эшкә алыныгыз. Бу мәсьәләне үз арагызда яхшылап сөйләшегез, киңәшләшегез, соңыннан аерылышмагыз. Биргән сүзегездә торып, аны дошманнарыннан саклый алырсызмы? Моны тиешенчә эшли алсагыз – бик яхшы. Әгәр Мәккәдән чыккач аны ялгыз калдырасыз икән, хәзердән үк баш тартыгыз, ул үз илендә хөрмәт белән сакланып яшәсен». Хәзрәти Габбасның бу сүзләре Мәдинә мөселманнарын кайгыга салды. Әйтерсең лә, Рәсүлуллаһны (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үз илләренә алып киткәч, аны мөшрикләрдән саклый алмаячаклар, кыен хәлгә калгач, аны ташлап китәчәкләр дигән сүз ишеттеләр. Мәдинәле сәхабәләрдән Әсгад ибне Зурарә хәзрәтләре Пәйгамбәребезгә борылып: «Йә Рәсүлуллаһ! Рөхсәт итсәгез, минем берничә сүзем бар. Аны сезгә әйтеп бирим», – диде. Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез рөхсәт биргәч, хәзрәти Әсгад болай диде: «Анам-атам сезгә корбан булсын, йә Рәсүлуллаһ! Һәр чакыруның йомшак яки каты юлы, ысулы бар. Хәзер сез безне кешеләр өчен кабул итүе бик авыр булган бер эшкә чакырасыз. Чөнки кешеләргә борын-борыннан табынып килгән потларын ташлап, исламны кабул итү бик кыен. Шуңа карамастан без исламны бөтен күңелебез белән кабул иттек. Шулай ук сез безгә мөшрик туганнарыбыз белән элемтәне өзәргә боердыгыз, без моны да ихлас белән кабул иттек. Беләсез, моны кабул итү дә бик авыр. Хәтта агаларыгыз да дошманга әверелеп якламаган бөек затыгызны кочак җәеп каршы алдык һәм бу шәрәфле вазифаны үзебезгә ваҗиб һәм кирәк дип белдек. Без барыбыз да бу сүзләребездә бердәм. Телебез белән ни әйтсәк, күңелебез белән шуны тәсдыйк итәбез. Үз бала-чагаларыбызны ничек саклыйбыз, мөбарәк тәнегезне дә соңгы тамчы каныбызга кадәр шулай саклаячагыбызга ант итәбез. Әгәр бу вәгъдәбезне бозсак, Аллаһы Тәгаләгә биргән сүзебездә тормаган бәхетсезләр төркеменә керик. Йә Рәсүлуллаһ! Без бу сүзебезгә тугры. Аллаһы Тәгалә муафыйк кылсын!» Аннары ул сүзен болай дәвам итте: «Йә Рәсүлуллаһ! Бездән үзегез өчен теләгән тәэминатны алып, теләгән шартыгызны куя аласыз».
Пәйгамбәребез аларны исламга рухландырды һәм Коръән Кәрим укыды. Аннары болай диде: «Раббым өчен сездән куйган шартым – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуыгыз һәм Аңа бернәрсәне дә ширек катмавыгыз. Үзем һәм сәхабәләрем өчен куйган шартым исә – безне үзегездә урнаштыруыгыз, миңа һәм сәхабәләремә ярдәм итүегез, үзегезне нәрсәдән яклыйсыз һәм саклыйсыз, безне дә шуннан саклавыгыз».
Бәра ибне Мәгърур: «Сине хак дин һәм китап белән пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, бала-чагаларыбызны яклап, ничек саклыйбыз, сине дә шулай саклаячакбыз! Бездән бәйгать ал, йә Рәсүлуллаһ!» – диде. Мәдинә мөселманнарыннан Габбас ибне Гөбадә Пәйгамбәребез белән төзелгән килешүне ныгыту өчен иптәшләренә: «Әй Хәзрәҗ кешеләре! Мөхәммәд галәйһиссәләмне ни өчен кабул иткәнегезне беләсезме?» – диде. Алар: «Әйе», – дип җавап бирделәр. Шуннан соң ул болай диде: «Сез аны тынычлык чорында да, сугыш вакытында да кабул итеп, аңа иярәсез. Әгәр малларыгызга зыян килгәч, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәлак булгач, Пәйгамбәребезне ялгыз һәм ярдәмсез калдырачаксыз икән, моны хәзердән үк эшләгез. Аллаһ белән ант итәм, әгәр шулай эшләсәгез, дөньяда да, ахирәттә дә һәлак булырсыз! Әгәр ул чакырган эштә малларыгыз китсә дә, якын туганнарыгыз үтерелсә дә, аңа тугры калачагыгызга акылыгыз ятса, аны тотыгыз. Аллаһ белән ант итәм, бу сезнең дөньягыз өчен дә, ахирәтегез өчен дә хәерле». Шунда иптәшләре: «Малларыбыз әрәм булса да, якыннарыбыз үтерелсә дә, без Пәйгамбәребездән баш тартмабыз. Аннан беркайчан да аерылмабыз. Үлү бар, кире чигенү юк!» – диделәр.
«Әгәр бу вәгъдәбезне бозсак, Аллаһы Тәгаләгә биргән сүзебездә тормаган бәхетсезләр төркеменә керик. Йә Рәсүлуллаһ! Без бу сүзебезгә тугры. Аллаһы Тәгалә муафыйк кылсын!» Әсгад ибне Зурарә (радыяллаһу ганһү)
Аннары алар Пәйгамбәребезгә борылып: «Йә Рәсүлуллаһ! Без бу вәгъдәбезне үтәсәк, безгә нәрсә бар?» – дип сорадылар. Шунда сөекле Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгаләнең разый булуы һәм җәннәт бар!» – диде. Аларның һәрберсе үз кавеменең вәкиле, ышанычлы кешесе буларак сүз бирде. Иң элек хәзрәти Әсгад ибне Зурарә: «Мин Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә биргән сүземне үтәргә, җаным һәм малым белән аңа ярдәм итү турындагы вәгъдәмне тормышка ашырырга бәйгать кылам», – дип кул биреп күреште. Аның артыннан һәрберсе шулай бәйгать кылды һәм: «Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Рәсүленең чакыруын кабул иттек, ишеттек һәм буйсындык», – дип үзләренең шатлыкларын һәм буйсынуларын белдерделәр. Шулай итеп, алар Рәсүлуллаһ юлында җаннарын һәм малларын икеләнмичә фида кылдылар. Хатын-кызлар белән бәйгать бары тик сүз белән генә булды. Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алардан «Аллаһы Тәгаләгә бернәрсәне дә ширек катмаска, урлашмаска, яла якмаска һәм зина кылмаска, балаларын үтермәскә, ялган сөйләмәскә, хәерле эшләргә каршы килмәскә…» дип сүз алды. Мәдинәлеләр Пәйгамбәребезгә бәйгать кылган вакытта, Гакаба калкулыгыннан бер тавыш: «Әй Минада тукталганнар! Пәйгамбәр белән Мәдинә мөселманнары сезнең белән сугышырга килештеләр!» – дип кычкырды. Пәйгамбәребез бу тавыш турында: «Бу – Гакабаның шайтаны», – диде, ә кычкыручыга: «Әй Аллаһы Тәгаләнең дошманы! Синең дә эшеңне бетерермен!» – диде. Бәйгать кылган мәдинәлеләргә исә: «Сез хәзер үк тукталыш урыннарыгызга кайтыгыз», – диде. Габбас ибне Гөбадә: «Йә Рәсүлуллаһ! Ант итәм, син теләсәң, иртәгә иртән Минадагы кяферләр өстенә барып, аларның барысын да кылычтан үткәрербез», – диде. Пәйгамбәребез моңа шат булды, ләкин: «Безгә әле мондый эш итәргә боерылмады. Хәзергә урыннарыгызга кайтыгыз», – диде. Имам Нәсаинең Габдулла ибне Габбастан риваятенә күрә, ансарлардан Гакаба бәйгатендә булганнар Рәсүлуллаһ янына килүләре белән мөһаҗирләрдән дә булдылар.3
Кипарис тәкәбберләнә, кумры ялваруын ишетми,
мәгәр су аның аягына егылып ялварса гына.
Гөл былбыл канын хәйлә белән эчмәк тели,
мәгәр су гөл ботагы табигатенә кереп коткарса гына.
Су үзенең саф асылын галәм әһеленә балкытты,
Әхмәд Мохтар юлына иярде ул су.
Адәм затының сәеде, сайланган энҗеләр диңгезе –
аның могҗизалары явызлар утына булды су.
Пәйгамбәрлек гөлбакчасының ямен яңартырга дип,
могҗизасы белән каты кыядан чыгарды ул су.
Аның могҗизасы – галәмдә чиксез бер диңгез,
аннан кяферләр учагына да барып җитте су.
Моны ишеткән гаҗәпләнеп бармагын тешләр:
авыр көнне ансарларга бармакларыннан бирде ул су.
