Сөекле Пәйгамбәрем

МИГЪРАҖ

Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хаҗга килгәннәргә дә, Мәккәгә һәм ярминкәләргә сәүдә итәргә килгәннәргә дә – күргән һәр кешегә һәм һәр кабиләгә исламны аңлатты. Үзен яклауларын һәм кешеләргә исламны җиткерүдә ярдәмче булуларын сорады. Ләкин берәү дә мөселман булмады, аны якларга да алынмады. Өстәвенә, хурладылар, золым кылдылар, җәфаладылар, мыскыл иттеләр һәм ялганга чыгардылар. Галәмнәрнең Сәеде бик арыган, ач, сусаган, кайгылы һәм бик моңсу иде. Көннәре шулай үтә, бу хәл төннең соң сәгатьләренә кадәр дәвам итә иде. Мәккә мөшрикләре туктаусыз аның артыннан йөрделәр, Кәгъбәне зиярәт итәргә килгән кешеләрнең мөселман булуына комачаулап кына калмыйча, Хәбибе әкрам булган Пәйгамбәребезгә золым кылудан да туктамадылар. Инде Рәсүлуллаһ өчен барырга урын калмаган иде. Һәр тараф дошман иде. Мәккәдә берничә ай бик авыр үтте.

Мөбарәк Рәҗәб аеның 27 нче төнендә ул туп-туры агасы Әбү Талибның кызы Өмме Һанинең Әбү Талиб мәхәлләсендәге өенә килде. Өмме Һани ул вакытта әле иман китермәгән иде. Ул: «Кем анда?» – дигәч, Рәсүлуллаһ: «Агаң улы Мөхәммәд мин. Кабул итсәң, кунакка килдем», – диде.

Өмме Һани: «Синең кебек сүзгә тугры, ышанычлы, асыл, шәрәфле кунакка җаным фида булсын. Тик килүеңне алдан белдергән булсаң, берәр нәрсә әзерләр идем. Хәзер ашатырга бернәрсәм дә юк», – диде. Рәсүлуллаһ: «Ашарга-эчәргә теләмим. Аларның берсе дә күземә күренми. Миңа Раббыма гыйбадәт кылыр, ялварыр өчен бер урын җитә», – диде.

Өмме Һани сөекле Пәйгамбәребезне эчкә кертте, аңа бер чыпта, бер ләгән һәм бер комган бирде. Килгән кунакны сыйлау, аны дошманнан саклау гарәпләр өчен иң шәрәфле вазифа саналган. Өйдәге кунакка зарар килүе өй хуҗасы өчен зур хурлык булган. Өмме Һани: «Аның Мәккәдә дошманнары күп. Хәтта аны үтерергә теләүчеләр дә бар. Шәрәфемне саклар өчен, иртәгә кадәр аны күзәтеп торыйм», – дип уйлады. Атасының кылычын алып, өй тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Рәсүлуллаһ ул көнне бик рәнҗетелгән иде. Ул тәһарәт алып, Раббысына ялварырга, гафу сорарга, колларның иман китереп бәхеткә ирешүләре өчен дога кылырга кереште. Ул бик арыган, ач һәм кайгылы иде. Чыпта өстенә сузылып ятуга ук йоклап китте.

Шул мизгелдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәләмгә болай диде: «Сөекле Пәйгамбәремне бик кайгыга салдым. Аның мөбарәк тәнен, нәзакәтле йөрәген бик нык рәнҗеттем. Бу хәлдә дә ул тагын Миңа ялвара. Миннән башка бернәрсә турында да уйламый. Бар, Хәбибемне алып кил! Аңа җәннәтемне, җәһәннәмемне күрсәт. Аңа һәм аны сөючеләргә әзерләгән нигъмәтләремне күрсен. Аңа ышанмаучыларга, сүзләре, язулары һәм кыланышлары белән аны рәнҗетүчеләргә әзерләгән газапларымны күрсен. Аны Мин Үзем юатырмын. Аның нәзакәтле йөрәгенең яраларын Мин Үзем бәйләрмен».

Җәбраил галәйһиссәләм Рәсүлуллаһ янына килгәч, аны тирән йокыда йоклап ятканын күрде.

Ул аны уятырга кыймады. Ул кеше кыяфәтендә иде. Аның мөбарәк аягының табанын үпте. Җәбраилнең йөрәге дә, каны да булмаганга күрә, аның салкын иреннәре Рәсүлуллаһны уятты. Пәйгамбәребез Җәбраил галәйһиссәләмне шунда ук таныды һәм, Раббысы аннан рәнҗегәндер дип бик курыкып, болай диде: «Әй туганым Җәбраил! Мондый вакытсыз чакта нигә килдең? Әллә мин берәр хата эшләдемме? Раббымны рәнҗеттемме? Әллә миңа ачы хәбәр алып килдеңме?»

«Ашарга-эчәргә теләмим. Аларның берсе дә күземә күренми. Миңа Раббыма гыйбадәт кылыр, ялварыр өчен бер урын җитә» Хәдис шәриф

Җәбраил галәйһиссәләм болай диде: «Әй бөтен яратылганнарның иң өстене! Әй Яратучының сөеклесе, әй пәйгамбәрләрнең сәеде, яхшылыклар чишмәсе, өстенлекләр чыганагы булган шәрәфле һәм бөек Пәйгамбәр! Раббың сиңа сәлам җибәрә һәм сине Үзенә чакыра. Зинһар, тор, барыйк». Сөекле Пәйгамбәребез тәһарәт алды. Җәбраил галәйһиссәләм Рәсүлуллаһның мөбарәк башына нурдан чалма куйды, өстенә нурдан кием кидерде, мөбарәк биленә якуттан билбау бәйләде. Мөбарәк кулына дүрт йөз энҗе белән бизәлгән зөбәрҗәт таяк бирде. Һәр энҗе Чулпан йолдызы кебек балкый иде. Мөбарәк аякларына яшел зөбәрҗәттән чүәк кидерде.

Аннары кулга-кул тотынышып, Кәгъбәгә килделәр. Монда Җәбраил галәйһиссәләм сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк күкрәген ярды. Йөрәген чыгарып, аны зәмзәм суы белән юды. Аннары хикмәт һәм иман белән тулы бер тас алып килеп, аны йөрәгенә бушатты һәм күкрәген япты.

Беренче кыйбләбез Мәсҗидел-Акса / Иерусалим

Аннары Җәбраил галәйһиссәләм җәннәттән алып килгән Бөрак исемле ак хайванны күрсәтеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Моңа атлан! Бөтен фәрештәләр сине көтәләр», – диде. Шул вакытта Пәйгамбәребезне бер моңсулык басты һәм ул уйга чумды. Шул мизгелдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәләмгә: «Әй Җәбраил! Сора! Хәбибем ни өчен моңсу?» – дип эндәшкәч, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дип җавап бирде: «Мин шулкадәр хөрмәт һәм ихтирам күрдем. Күңелемә килде: кыямәт көнендә зәгыйфь өммәтемнең хәле ничек булыр? Илле мең ел Гарасат мәйданында җәяүләп торып, шулкадәр гөнаһларының авырлыгын ничек күтәрерләр һәм утыз мең еллык юл булган Сыйратны ничек кичәрләр?» Шунда илаһи фәрман килде: «Әй Хәбибем! Күңелеңне тыныч тот. Синең өммәтең өчен илле мең еллык вакытны бер мизгел кебек итәрмен. Кайгырма!»

Пәйгамбәребез Бөракка атланды. Бөрак бик тиз бара, бер адымда күз күргән җирдән дә ары ирешә иде. Юлда Җәбраил галәйһиссәләм сөекле Пәйгамбәребезгә кайбер тукталышларда төшеп намаз укырга кушты. Галәмнәрнең Сәеде шуннан соң нәкъ өч тапкыр төшеп намаз укыды. Аннары Җәбраил галәйһиссәләм аннан намаз укыган урыннарын белә-беләмәвен сорады. Җавабын үзе биреп, ул беренче төшкән урынның Мәдинә икәнен һәм Пәйгамбәребезнең бу шәһәргә һиҗрәт кылачагын хәбәр итте. Калган урыннарның берсе хәзрәти Муса Аллаһы Тәгалә белән юнәлешсез һәм билгесез бер рәвештә сөйләшкән Тур Сина, соңгысы исә Гайсә галәйһиссәләм туган Бәйтүл-Ләхем икәнен дә хәбәр итте. Аннары алар Иерусалимдагы Мәсҗидел-Аксага килделәр.

Мәсҗидел-Аксада Җәбраил галәйһиссәләм бармагы белән бер кыяны тишеп, Бөракны шуңа бәйләде. Анда элекке пәйгамбәрләрнең кайберләренең рухлары кеше кыяфәтендә җыелган иде. Җәмәгать белән намаз уку өчен Адәм, Нух һәм Ибраһим пәйгамбәрләргә (галәйһимуссәләм) чиратлап имам булырга тәкъдим ителде. Алар гафу үтенеп, кабул итмәделәр. Җәбраил: «Син булганда, башка кеше имам була алмый», – дип, Хәбибуллаһны алга чыгарды.

Пәйгамбәребез пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкагать намаз укытты. Моннан соң булган хәлне ул болай дип сөйләде: «Җәбраил (галәйһиссәләм) миңа бер савыт җәннәт шәрабы һәм бер савыт сөт китерде. Мин сөтне алдым. Җәбраил (галәйһиссәләм) миңа: „Син фитрәтне (ике җиһан бәхетен) сайладың“, – диде. Аннары тагын ике касә тәкъдим иттеләр. Берсендә – су, берсендә бал иде, икесеннән дә эчтем. Җәбраил: „Бал – өммәтеңнең кыямәткә кадәр дәвам итәчәгенә, су исә өммәтеңнең гөнаһларыннан пакьләнәчәгенә ишарә“, – диде. Аннары бергәләп күккә күтәрелдек. Җәбраил (галәйһиссәләм) капканы шакыды. „Син кем?“ – диделәр. „Мин – Җәбраил“. „Ә яныңдагы кем?“ „Ул – Мөхәммәд (галәйһиссәләм)“. „Аңа (күккә күтәрелү өчен вәхи һәм Мигъраҗ чакыруы) җибәрелдеме?“ „Әйе, җибәрелде“, – диде. „Килгән затка мәрхәба! Бу килүче нинди гүзәл юлчы!“ – диделәр һәм капка шунда ук ачылды. Мин үземне Адәм (галәйһиссәләм) каршында күрдем. Ул миңа „Мәрхәба“ диде һәм дога кылды… Адәм галәйһиссәләмнең уңында һәм сулында кайбер кешеләрнең рухлары шәүләләр кебек тора иде. Адәм (галәйһиссәләм) уң ягына караган саен елмая, сул ягына караган саен елый иде. Җәбраил (галәйһиссәләм): „Йә Рәсүлуллаһ, бу шәүләләр – Адәм нәселеннән килгән балаларның рухлары. Уңдагылар – җәннәтлекләр, сулдагылар – җәһәннәмлекләр! Уң якка караганда елмая, сул якка караганда елый!“ – диде.

«Әй бөтен яратылганнарның иң өстене! Әй Яратучының сөеклесе, әй пәйгамбәрләрнең сәеде, яхшылыклар чишмәсе, өстенлекләр чыганагы булган шәрәфле һәм бөек Пәйгамбәр! Раббың сиңа сәлам җибәрә һәм сине Үзенә чакыра. Зинһар, тор, барыйк» Җәбраил галәйһиссәләм

Анда мин бик күп фәрештәләр күрдем. Аларның барысы да кыямда хөшүгъ һәм хөдүгъ белән басып торып, „Сөббүхүн коддүсүн раббүл-мәләикәти вәр-рух“ зикере белән мәшгуль иделәр. Мин Җәбраилдән: „Бу фәрештәләрнең гыйбадәте шушымы?“ – дип сорадым. „Әйе. Алар яратылганнан бирле кыямәткә кадәр кыямда торалар. Хак Тәгаләдән сора, бу гыйбадәтне өммәтеңә насыйп итсен“, – диде. Хак Тәгаләдән сорадым. Ул догамны кабул итте. Намаздагы кыям – шул.

(Анда) бер җәмәгать яныннан үттем. Фәрештәләр аларның башларын изәләр, башлары кабат элекке хәленә кайта. Тагын сугалар, тагын элеккечә була иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Ул: „Җомга намазын һәм җәмәгатьне ташлаучылар, рөкүгъ һәм сәҗдәләрне тулы итеп кылмаучылар“, – диде.

Бер җәмәгать күрдем. Алар ач һәм ялангач иде. Забания (җәһәннәм фәрештәләре) аларны җәһәннәмдә утлауга куа иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Ул: „Фәкыйрьләрне кызганмаучылар һәм зәкят бирмәүчеләр“, – диде.

Бер җәмәгать яныннан үттем. Алар алдына тәмле ризыклар куелган. Бер якта үләксә ята. Алар ул тәмле ризыкларны калдырып, үләксәне ашыйлар иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Ул: „Болар – хәләлне ташлап, хәрамга авышкан ир-атлар һәм хатын-кызлар. Хәләл маллары булып та, хәрам ашаучы кешеләр“, – диде.

Аркаларындагы йөкнең күплегеннән кузгалырга да хәлләре калмаган (кайбер) кешеләрне күрдем. Алар шул хәлләрендә халыкка эндәшеп, өсләренә тагын йөк өстәүләрен сорыйлар иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Ул: „Бу кешеләр – аманәткә хыянәт итүчеләр. Кешеләрнең хакын алган хәлдә дә тагын золым кылалар“, – диде.

Үз итләрен кисеп ашаучы бер төркем кеше яныннан үттек. „Болар кемнәр?“ – дидем. Җәбраил (галәйһиссәләм): „Болар – гайбәт сөйләүчеләр һәм сүз йөртүчеләр“, – диде.

Йөзләре кара, күзләре зәңгәр, өске иреннәре маңгайларына җиткән, аскы иреннәре аякларына салынган, авызларыннан кан һәм эрен агып торган бер төркем кешене күрдем. Аларга уттан ясалган касәләр белән җәһәннәмнән ага торган агулы кан һәм эрен эчерәләр, алар ишәкләр кебек акырышалар иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Ул: „Болар – исерткеч эчүчеләр“, – диде.

Бер төркем кешегә очрадык: аларның телләре башларыннан тартып чыгарылган, кыяфәтләре үзгәртелеп, хәнзир (дуңгыз) сурәтенә әйләндерелгән хәлдә газапланалар иде. Җәбраил (галәйһиссәләм): „Болар – ялган шаһитлык кылучылар“, – диде.

Башка бер кавемгә очрадык. Аларның корсаклары шешкән һәм аска салынган, төсләре зәңгәргә әйләнгән, куллары-аяклары бәйләнгән, урыннарыннан тора алмыйлар иде. Җәбраилдән алар турында сорадым. Ул: „Болар – риба ашаучылар“, – диде.1

Кайбер хатыннарга очрадык. Йөзләре кара, күзләре зәңгәр иде. Аларга уттан киемнәр кидергәннәр. Фәрештәләр аларны уттан ясалган гөрзиләр белән кыйныйлар. Алар этләр һәм дуңгызлар кебек улашалар иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Җәбраил: „Болар – зина кылучы һәм ирләрен рәнҗетүче хатыннар“, – диде.

Бер җәмәгать күрдем. Алар бик күп иде. Алар җәһәннәм үзәнлекләрендә хәбескә ябылганнар иде. Ут аларны яндыра, алар кабат терелә, ут тагын яндыра иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Ул: „Болар – аталарына карышучылар“, – диде.

Бер җәмәгать яныннан үттем. Алар иген чәчәләр, ул бер мизгелдә үсеп, башак бирә иде. „Болар кемнәр?“ – дидем. Җәбраил: „Аллаһы Тәгалә өчен гыйбадәт кылучылар“, – диде.

Бер диңгезгә барып җиттем. Бу диңгезнең гаҗәеп хәлен сөйләп бетерү мөмкин түгел. Ул сөттән дә ак иде, таулар кебек дулкыннары бар иде. „Бу нинди диңгез?“ – дидем. Ул: „Бу диңгезнең исеме – Тереклек диңгезе. Хак Тәгалә үлеләрне терелткәндә, бу диңгездән яңгыр яудырачак. Черегән, таралган тәннәр терелеп, үлән үскән кебек каберләреннән торачаклар…“ – диде.

Аннары икенче кат күккә күтәрелдек. Җәбраил (галәйһиссәләм) тагын капканы шакыды. „Син кем?“ – диелде. „Мин – Җәбраил“. „Ә яныңдагы кем?“ „Ул – Мөхәммәд галәйһиссәләм“. „Аңа вәхи һәм Мигъраҗ чакыруы җибәрелдеме?“ „Әйе, килде“, – диде. „Килгән затка мәрхәба! Бу килүче нинди гүзәл юлчы!“ – диелде һәм капка шунда ук ачылды. Мин үземне апалы-сеңелле балалары Гайсә белән Яхъя ибне Зәкәрия (галәйһимәссәләм) янында күрдем. Алар миңа „Мәрхәба“ диделәр һәм дога кылдылар… (Гайсә галәйһиссәләм урта буйлы, ак бодай чырайлы иде.)

Бер төркем фәрештәгә очрадым. Алар саф тезеп торалар, барысы да рөкүгъдә иде. Аларның үзләренә генә хас тәсбихләре бар иде. Алар һәрвакыт рөкүгъдә торалар, башларын күтәреп, өскә карамыйлар. Җәбраил (галәйһиссәләм): „Бу фәрештәләрнең гыйбадәте шундый. Хак Тәгаләдән сора, өммәтеңә насыйп булсын“, – диде.

Дога кылдым. Ул кабул итеп, намазда рөкүгъне ихсан итте. Аннары өченче кат күккә күтәрелдек. Шул ук сорау-җаваптан соң капка ачылды һәм мин үземне Йосыф (галәйһиссәләм) янында күрдем. Карасам, аңа гүзәллекнең яртысы бирелгән. Ул миңа „Мәрхәба“ диде һәм дога кылды…

Бик күп фәрештәләр күрдем. Алар саф булып тезелгән, барысы да сәҗдәдә иделәр. Яратылганнан бирле алар сәҗдәдә, үзләренә генә хас тәсбих белән тәсбих әйтәләр. Җәбраил (галәйһиссәләм): „Бу фәрештәләрнең гыйбадәте шундый. Аллаһы Тәгаләдән сора, бу эшне өммәтеңә җиңеләйтсен“, – диде. Хак Тәгаләдән сорадым. Ул кабул итте һәм моны сезгә намазда ихсан итте.

Аннары дүртенче кат күккә ирештем. Аның капкасы нурдан, саф көмештән ясалган иде. Аңа нурдан бер йозак эленгән иде. Йозакта „Ля иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ“ дип язылган иде. Шул ук сорау-җаваптан соң мин үземне Идрис (галәйһиссәләм) янында күрдем. Ул миңа „Мәрхәба“ диде һәм дога кылды. Аллаһы Тәгалә аның турында (мәгънәсе буенча): „Без аны бик югары урынга күтәрдек“, – диде.2

Бер фәрештәнең тәхеттә кайгылы һәм моңсу утырганын күрдем. Аның тирәсендә саннарын бары тик Җәнабе Хак кына белгән кадәр күп фәрештәләр бар иде. Аның уң ягында нурлы (нурани) фәрештәләр күрдем. Алар яшел киенгәннәр, алардан бик хуш ис аңкый иде. Йөзләре шулкадәр гүзәл иде, хәтта аларга карап булмый иде. Аның сул ягында авызларыннан ут бәреп чыга торган фәрештәләр бар иде. Алар алдында уттан сөңгеләр һәм камчылар ята иде. Аларның күзләре шундый иде: беркем дә аларның карашына түзә алмый иде. Тәхеттә утырган фәрештәнең башыннан аягына кадәр күзләре бар иде. Ул алдында яткан дәфтәргә гел карап тора, бер мизгелгә дә күзен аннан алмый иде. Аның алдында бер агач бар иде. Аның һәр яфрагында бер кешенең исеме язылган иде. Аның алдында ләгәнгә охшаш бер нәрсә дә бар иде. Ул әле уң кулы белән аннан нәрсәдер алып, уң ягындагы нурлы фәрештәләргә бирә, әле сул кулы белән нәрсәдер алып, сул ягындагы караңгы (зөлмани) фәрештәләргә бирә иде. (Ул) фәрештәгә караганда, күңелемне курку басты. Җәбраилдән: „Бу фәрештә кем?“ – дип сорадым. Ул: „Бу – Газраил. Аның йөзенә карарга беркемнең дә хәле җитми“, – диде. Җәбраил аның янына барып: „Әй Газраил!

«„Килгән затка мәрхәба! Бу килүче нинди гүзәл юлчы!“ – диделәр һәм капка шунда ук ачылды, мин үземне Адәм (галәйһиссәләм) каршында күрдем» Хәдис шәриф

Бу – ахырзаман Пәйгамбәре, Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе, сөеклесе“, – диде. Газраил (галәйһиссәләм) башын күтәреп елмайды. Торып, миңа хөрмәт күрсәтте һәм: „Мәрхәба! Хак Тәгалә синнән дә шәрәфлерәк кеше бар итмәде. Синең өммәтең дә бөтен өммәтләрдән өстен. Мин синең өммәтеңне аларның аталары-аналарыннан да ныграк кызганам“, – диде. Шунда мин: „Синнән бер үтенечем бар. Өммәтем зәгыйфь. Аларга йомшак мөгамәлә ит. Җаннарын нәзакәт белән ал“, – дидем. Ул: „Сине соңгы пәйгамбәр итеп җибәргән һәм Үзенә хәбиб иткән Аллаһы Тәгалә хакына, Аллаһы Тәгалә көндез һәм төндә җитмеш тапкыр миңа болай дип боера:

„Мөхәммәд өммәтенең җаннарын йомшаклык һәм җиңеллек белән ал, эшләрен лотыф белән башкар“. Шуның өчен мин дә синең өммәтеңә аларның аналарыннан һәм аталарыннан да ныграк шәфкать күрсәтәм“, – диде. Аннары бишенче кат күккә күтәрелдек. Анда Һарун3 (галәйһиссәләм) белән очраштык. Ул миңа „Мәрхәба“ диде һәм хәерле дога кылды. Бишенче кат күк фәрештәләренең гыйбадәтен күрдем. Аларның барысы да аяк өстендә басып торалар һәм аяк бармакларына карыйлар иде. Алар һич тә башка якка карамыйлар, кычкырып тәсбих әйтәләр иде. Җәбраилдән (галәйһиссәләм): „Бу фәрештәләрнең гыйбадәте шундыймы?“ – дип сорадым. Ул: „Әйе, Хак Тәгаләдән сора, бу гыйбадәтне өммәтеңә насыйп итсен“, – диде. Дога кылдым. Җәнабе Хак ихсан итте. Аннары алтынчы кат күккә күтәрелдек. Анда Муса (галәйһиссәләм) белән очраштык. Ул миңа „Мәрхәба“ диде һәм хәерле дога кылды.

Аннары җиденче кат күккә күтәрелдек. Шул ук сорау-җаваптан соң Ибраһимны (галәйһиссәләм) аркасын Бәйтел-Мәгъмурга терәп утырган хәлдә күрдем. Бу Бәйтел-Мәгъмурга һәр көн җитмеш мең фәрештә керә (һәм аларга яңадан чират җитми). Ибраһимга (галәйһиссәләм) сәлам бирдем. Ул сәламемне алды. „Мәрхәба, салих пәйгамбәр, салих ул“, – диде. (Аннары:) „Әй Мөхәммәд! Җәннәтнең җире бик нәфис, туфрагы пакь. Өммәтеңә әйт, анда күп агач утыртсыннар“, – диде. „Җәннәткә агач ничек утыртыла?“ – дидем. Ул: „«Ля хәүлә вә ля куввәтә илля билләһ» тәсбихен укып“ (бер риваятьтә исә: „Сөбханаллаһи вәл-хәмдүлилләһи вә ля иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр“), – диде. Аннары Җәбраил (галәйһиссәләм) мине Сидрәтел-мөнтәһага алып барды. Сидрәтел-мөнтәһа – тамыры алтынчы кат күктә, кәүсәсе һәм ботаклары җиденче кат күк өстендә булган агач, аның яфраклары фил колаклары кебек, җимешләре манаралар кебек иде.4 Ул күләгәсе белән бөтен күкләрне һәм җәннәтне каплаган кебек бер агач иде. Аллаһы Тәгаләнең җәлал һәм бөеклек нуры тәҗәлли иткәндә, ул төрле төсләргә керә, якут, зөбәрҗәт яки шуларга охшаш асылташлар белән бизәлә һәм шулкадәр гүзәлләнә иде, хәтта Аллаһы Тәгалә бар иткән махлукларның берсе дә аның гүзәллеген сөйләп бирә алмый.

Җәбраил (галәйһиссәләм) мине Сидрәтел-мөнтәһадан ары илтте һәм минем белән саубуллашты. Мин: „Әй Җәбраил! Мине ялгыз калдырасыңмы?“ – дидем. Җәбраил (галәйһиссәләм) борчуга төште. Хак Тәгаләнең һәйбәтеннән калтырана башлады һәм: „Әй Мөхәммәд! Әгәр (тагын) бер адым атласам, Аллаһы Тәгаләнең бөеклегеннән һәлак булырмын. Бөтен вөҗүдем янып юкка чыгар“, – диде».

Галәмнәрнең Сәеде шушы урынга кадәр Җәбраил галәйһиссәләм белән бергә килде. Җәбраил галәйһиссәләм монда Рәсүлуллаһка үзен яратылган сурәтендә – алты йөз мең канатын җәеп, һәр канатыннан энҗеләр, якутлар сибелеп торган хәлдә күрсәтте.

Аннары балкышы кояштан да яктырак булган, Рәфраф исемле яшел җәннәт җәймәсе килде. Ул туктаусыз Аллаһы Тәгаләнең зикере белән мәшгуль иде, ул булган галәмне тәсбих авазы тутыра иде. Ул Пәйгамбәребезгә сәлам бирде. Рәсүлуллаһ Рәфраф өстенә утырды. Бер мизгелдә алар бик биеккә күтәрелделәр, хиҗаб дип аталган җитмеш мең пәрдә аша уздылар. Һәр хиҗаб арасы бик ерак иде. Һәр пәрдәдә вазифалы фәрештәләр бар иде. Рәфраф Пәйгамбәребезне ул пәрдәләр аша берәм-берәм үткәрде. Шулай итеп, алар Көрси, Гарыш һәм рухлар галәмнәрен үттеләр. Хәбибе әкрам һәм Нәбие мөхтәрәм (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәр пәрдә аша узганда: «Курыкма, әй Мөхәммәд! Якынлаш, якынлаш!» дигән әмерне ишетә иде. Ул шулкадәр якынлашты, хәтта Кабә кавсәйн мәкамына иреште. Билгесез, аңлашылмас, сөйләп бирә алмаслык бер рәвештә, Аллаһы Тәгалә теләгән биеклекләргә иреште. Урынсыз, вакытсыз, юнәлешсез, сыйфатсыз рәвештә рөъят (күрү) булды, ягъни ул Аллаһы Тәгаләне күрде. Күзсез, колаксыз, коралсыз, арадашсыз Раббысы белән сөйләште. Бер махлук та белә алмаслык, аңлый алмаслык нигъмәтләргә иреште.

Имам Раббани хәзрәтләре «Мәктүбат» китабында болай ди: «Ул Сәрвәр (галәйһиссәләту вәссәләм) Мигъраҗ төнендә Раббысын бу дөньяда түгел, ахирәттә күрде. Чөнки Рәсүл галәйһиссәләм ул төнне заман һәм урын чикләреннән чыкты. Ул башы да, ахыры да булмаган бер мизгел тапты. Башны һәм ахырны бер нокта итеп күрде. Җәннәткә керәчәкләрнең меңнәрчә елдан соң җәннәткә керүләрен һәм җәннәттә булуларын ул төнне күрде. Менә шул мәкамдагы күрү – дөньяда күрү түгел. Бу – ахирәт күрүе белән күрү».

Пәйгамбәребезгә: «Раббыңны макта!» – диелгәч, ул шунда ук: «Әттәхиятү лилләһи вәссаләвәтү вәттайибәт», – диде (ягъни: телләр белән булган бөтен мактаулар, мадхлар һәм сәналар, тән белән кылынган хезмәтләр һәм итагатьләр, мал белән кылынган яхшылыклар һәм ихсаннар Аллаһы Тәгалә өчен булсын).

«Хак Тәгалә синнән дә шәрәфлерәк кеше бар итмәде. Синең өммәтең дә бөтен өммәтләрдән өстен» Газраил галәйһиссәләм

Башта Аллаһы Тәгалә Хәбибенә күзсез, колаксыз, арадашсыз, урынсыз рәвештә: «Әссәләму галәйкә әййүһән-нәбийү вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһ» (Әй Рәсүлем! Сәламем, бәрәкәтем һәм рәхмәтем синең өстеңә булсын), – дип сәлам бирде. Пәйгамбәребез: «Әссәләму галәйнә вә галә гыйбадилләһис-салихин» (Йә Раббым! Безгә дә, Синең салих колларыңа да сәлам булсын), – дип җавап бирде.

Моны ишеткән фәрештәләр бер авыздан: «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ» (Күзем белән күргән кебек беләм һәм ышанам: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаеклы илаһ юк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аның колы һәм рәсүле), – диделәр.

Пәйгамбәребез: «Әссәләму галәйнә…» – дигәч, Аллаһы Тәгалә: «Әй Хәбибем! Монда икебездән башка беркем дә юк. Ни өчен „галәйнә“ (безгә) дидең?» – диде. Рәсүлуллаһ болай дип җавап бирде:

«Илаһым! Өммәтемнең тәннәре минем белән булмаса да, аларның рухлары минем белән. Игътибарлы карашым һәм бөтен хәстәрлегем алардан ерак түгел. Син миңа сәлам бирдең, мине бөтен явызлыклардан ерак иттең. Ахырзаман фетнәсенә юлыккан ул фәкыйрь, кайгылы өммәтемне бу бөек хөрмәт һәм ихсаннан ничек мәхрүм итим? Мондый нигъмәттән аларны ничек насыйпсыз калдырыйм?»

Аллаһы Тәгалә болай диде: «Әй Хәбибем! Бу төндә син Минем кунагым. Миннән сора, ни телисең?» Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Өммәтемне телим (йә Раббым!)», – диде.

Риваять буенча, Хак Тәгалә бу сорауны җиде йөз тапкыр кабатлады. Рәсүлуллаһ һәр тапкыр: «Өммәтемне телим», – дип җавап бирде. Аллаһы Тәгалә: «Һаман өммәтеңне телисең», – дигәч, ул: «Йә Раббым! Сораучы – мин, бирүче – Син. Бөтен өммәтемне миңа бүләк ит», – дип үтенде. Җәнабе Хак болай диде: «Әгәр бөтен өммәтеңне бу төндә сиңа бүләк итсәм, Минем рәхмәтем дә, синең хөрмәтең дә ачык күренмәс. Бер өлешен бу төндә сиңа бүләк иттем. Ике өлешен соңга калдырдым. Кыямәт көнендә син сорарсың, Мин гафу итәрмен. Шулай итеп, Минем рәхмәтем дә, синең хөрмәтең (шәрәфең) дә билгеле булсын».

Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдис шәрифендә болай диде: «Ул төнне (Мигъраҗ төнендә) Аллаһы Тәгаләдән бөтен өммәтемнең хисабын миңа тапшыруын сорадым. Хак Тәгалә болай диде: „Әй Мөхәммәд! Синең теләгең – беркем дә өммәтеңнең гаепләрен белмәсен. Ә Минем теләгем шул: син шәфкатьле пәйгамбәр булганга, аларның гаепләре һәм ямьсез эшләре ятлардан гына түгел, синнән дә яшерен булсын. Әй Мөхәммәд! Син – аларга юл күрсәтүче. Мин – аларның Раббысы. Син аларны яңа гына күрдең. Мин әзәлдән әбәдкә кадәр аларга карадым һәм карыйм. Әй Мөхәммәд! Әгәр синең өммәтең белән сөйләшүне сөймәсәм, кыямәт көнендә аларны хисапка тартмас идем. Зурмы, кечкенәме – бер гөнаһларын да сорамас идем“».

«Аллаһы Тәгалә болай диде: „Әй Мөхәммәд! Мөбарәк күзеңне ач та аягың астына кара“. Карадым, бер уч туфрак күрдем. Хак Тәгалә болай диде: „Барлык булган нәрсәләр – синең аягың туфрагы. Ул туфрагымны Дус хозурына алып килдеңме? Дус итәгенә ябышкан тузанны гафу итүдән дә Миңа синең өммәтеңне гафу итү җиңелрәк“».

Өммәтеңне бирдем сиңа, әй Хәбиб!
Җәннәтемне аларга кылдым насыйп.
Әй Хәбибем, нәрсә иде теләгәнең,
Бер уч туфрак өчен ялвардыңмы син?

Пәйгамбәребез бер хәдис шәрифендә болай диде: «Хак Тәгаләгә бик күп сораулар бирдем. Җавабын ишеттем. Сораганыма үкендем. (Аларның кайберләре менә болар:)

„Йә Раббым! Җәбраилгә алты йөз мең канат бирдең. Моның каршысында миңа ихсаның нинди?“ Хак Тәгалә болай диде: „Синең бер чәч бөртегең Миңа Җәбраилнең алты йөз мең канатыннан да кадерлерәк. Синең бер чәч бөртегең хакына кыямәт көнендә меңнәрчә гөнаһлы бәдбәхетне азат итәрмен. Әй Мөхәммәд! Җәбраил канатын җәйсә, көнчыгыш белән көнбатыш арасын тутырыр. Син шәфәгать кылсаң, көнчыгыш белән көнбатыш арасы гөнаһлылар белән тулы булса да, аларның барысын да сиңа бүләк итәрмен“. Мин: „Атам Адәмгә (галәйһиссәләм) фәрештәләрне сәҗдә кылдырдың. Моның каршысында миңа хөрмәтең нинди?“ – дидем.

Хак Тәгалә болай диде: „Фәрештәләрнең Адәмгә сәҗдә кылуы аның маңгаенда синең нурың булганга күрә иде. Әй Мөхәммәд! Сиңа моннан да өстенрәк нәрсә бирдем. Исемеңне исемемә якын иттем һәм Гарше әгъла өстенә яздым. Ул вакытта Адәм әле яратылмаган иде, аның исеме дә, эзе дә юк иде. Синең исемеңне күк капкаларына, хиҗаблар өстенә, җәннәт капкаларына, сарайларга һәм агачларга, җәннәтнең һәр җиренә яздым. Җәннәттә өстенә «Ля иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» дип язылмаган бер нәрсә дә юк иде. Бу дәрәҗә Адәмгә бирелгән дәрәҗәдән өстенрәк“.

Мин сиңа гашыйк булгач, әй шәриф,
Синеке булмасмы ике галәм, әй латыйф!
Затымның көзгесе иттем затыңны,
Исемем белән бергә яздым исемеңне.

„Йә Раббым! Нухка (галәйһиссәләм) кораб бирдең. Моның каршысында миңа ни ихсан иттең?“ Ул болай диде: „Сиңа Бөракны бирдем, бер төндә сине җирдән Гарышка ирештердем. Җәннәтне һәм җәһәннәмне күрдең. Өммәтеңә мәчетләр бирдем, кыямәт көнендә өммәтең ул мәчетләргә корабларга утырган кебек утырып, Сыйратны күз ачып йомганчы үтәр һәм җәһәннәмнән котылыр“. „Йә Раббым! Исраил угылларына күктән мән хәлвәсе һәм бүдәнәгә охшаш кош ите иңдердең“. Хак Тәгалә болай диде: „Сиңа һәм өммәтеңә дөнья һәм ахирәт нигъмәтен ихсан иттем. Исраил угылларының кыяфәтләрен кеше сурәтеннән аю, маймыл һәм дуңгыз сурәтенә әйләндердем. Синең өммәтеңнең берсен дә алай итмәдем. Алар тегеләрнең гамәлләре кебек гамәл кылсалар да, бу бәланы аларга лаек күрмәдем. Әй Мөхәммәд! Сиңа Тәүратта да, Инҗилдә дә охшашы булмаган бер сүрә бирдем. Ул сүрә – Фатиха сүрәсе. Кем ул сүрәне укыса, аның тәне җәһәннәмгә хәрам була. Ул кешенең анасының һәм атасының газабын җиңеләйтәм. Әй Мөхәммәд! Мин синнән дә әкрам (кадерлерәк, өстенрәк, шәрәфлерәк) кеше бар итмәдем. Сиңа һәм өммәтеңә төндә һәм көндез илле вакыт намаз фарыз иттем.

«Ул төнне (Мигъраҗ төнендә) Аллаһы Тәгаләдән бөтен өммәтемнең хисабын миңа тапшыруын сорадым» Хәдис шәриф

Әй Мөхәммәд! Кем Минем берлегемне кабул итсә һәм Миңа ширек катмаса, җәннәт – аларныкы. Шундый өммәтеңә җәһәннәмне хәрам иттем. Өммәтеңә булган рәхмәтем ачуымнан узып киткән.

Әй Мөхәммәд! Минем хозурымда син бөтен халыктан әкрам, шәрәфлерәк. Кыямәт көнендә сиңа шундый хөрмәтләр күрсәтермен, бөтен галәм хәйран калыр. Әй Хәбибем! Син җәннәткә кермичә, башка пәйгамбәрләргә һәм аларның өммәтләренә керү тыела. Синең өммәтең кермичә, башка өммәт кермәс. Әй Мөхәммәд! Син һәм өммәтең өчен нәрсәләр әзерләгәнемне күрергә телисеңме?“ Мин: „Телим, йә Раббым!“ – дидем. Ул Исрафилгә эндәшеп болай диде: „Әй Исрафил! Колым, ышанычлым һәм рәсүлем Җәбраилгә әйт, Хәбибемне җәннәткә алып барсын да Хәбибем һәм аның өммәте өчен җәннәттә нәрсәләр әзерләгән булсам, шуларны күрсәтсен. Мөбарәк күңеле борчудан котылсын“».

Галәмнәрнең Сәеде булган сөекле Пәйгамбәребез Исрафил галәйһиссәләм белән бергә Җәбраил галәйһиссәләм янына килде. Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәр өчен Җәбраил галәйһиссәләм Пәйгамбәребезне (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) җәннәткә алып барды. Фәрештәләр кулларында табаклар тотып көтеп торалар иде: берсендә хөллә (җәннәт киеме) бар иде, икенчесе нур белән тулы иде. Җәбраил галәйһиссәләм болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Болар Адәм галәйһиссәләмнән сиксән мең ел элек яратылды. Бу урында алар табактагыларны сиңа һәм өммәтеңә сибәр өчен түземсезләнеп көтәләр. Кыямәт көнендә син һәм өммәтең Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәннәт бусагасына аяк басканда, бу фәрештәләр табаклардагы асылташларны сезнең өстегезгә сибәчәкләр». Җәннәттә вазифалы Ризван исемле фәрештә аларны каршы алды. Ул Пәйгамбәребезгә сөенечле хәбәрләр җиткерде һәм: «Хак Тәгалә, икесен синең өммәтеңә, берсен башка пәйгамбәрләрнең өммәтләренә бирер өчен, җәннәтне өч өлешкә бүлде», – диде. Һәм аны бөтен җәннәт буйлап йөртте. Хәбибе әкрам болай диде: «Җәннәт уртасында бер елга күрдем.

Ул Гарыштан да өстәрәк ага. Бер урыннан су, сөт, хәмер һәм бал чыга. Алар һич тә бер-берсенә катнашмый. Ул елганың яры зөбәрҗәттән иде. Аның эчендәге ташлар асылташлар, ләме гәнбәр, үләннәре зәгъфран иде. Аның тирәсенә көмеш касәләр куелган, аларның саны күктәге йолдызлардан да күбрәк иде. Аның тирәсендә кошлар бар иде, аларның муеннары дөя муены кебек иде. Кем аларның итен ашаса һәм ул елгадан эчсә, Хак Тәгаләнең ризалыгына ирешер. Җәбраилдән: „Бу нинди елга?“ – дип сорадым. Ул: „Бу – Кәүсәр. Хак Тәгалә аны сиңа бирде. Сигез җәннәттәге бакчаларга бу Кәүсәрдән сулар ага“, – диде. Ул елганың ярында чатырлар күрдем. Аларның барысы да энҗе һәм якуттан иде. Җәбраилдән алар турында сорадым. Ул: „Болар – синең хатыннарыңның торак урыннары“, – диде. Ул чатырларда хур кызларын күрдем. Аларның йөзләре кояш кебек балкый иде, барысы да төрле гүзәл көйләр белән җырлыйлар иде. Алар: „Без шат һәм күңелле. Безгә һич кайгы килми.

Без бизәнгән, беркайчан да ялангач булмыйбыз. Без яшь, беркайчан да картаймыйбыз. Без яхшы холыклы, һич ачуланмыйбыз. Без һәрвакыт шундый, беркайчан да үлмибез“, – диләр иде. Аларның көйләре һәм тавышлары бәхет сарайларына һәм агачларга барып җитә, һәр җирне каплый иде. Аларның тавышлары шулкадәр матур иде, әгәр ул көйләр дөньяга килсә, дөньяда үлем дә, михнәт тә булмас иде. Җәбраил: „Аларның йөзләрен күрергә телисеңме?“ – диде. „Телим“, – дидем. Ул бер чатырның ишеген ачты. Карадым. Шундый гүзәл сурәтләр күрдем, гомерем буе аларның гүзәллеген сөйләсәм дә, сөйләп бетерә алмам. Аларның йөзләре сөттән дә ак, яңаклары якуттан да кызыл һәм кояштан да якты иде. Тиреләре ефәктән дә йомшак һәм ай кебек нурлы, исләре мисктән дә хуш иде. Чәчләре бик кара: кайберләренеке үрелгән, кайберләренеке җыелган, кайберләренеке тузгытылган иде; утырса, тирәсендә чатыр кебек була, торса, аягына кадәр сузыла иде. Аларның һәрберсенең алдында бер хезмәтче тора иде. Җәбраил: „Болар синең өммәтең өчен“, – диде».

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Сигез җәннәтнең бакча-бостаннарын һәм һәртөрле нигъмәтләрен күрдем. Җәһәннәмне һәм аның дәрәҗәләрен дә күрсәм иде дигән уй күңелемә килде. Җәбраил кулымнан тотып, мине җәһәннәмнең иң зур фәрештәсе Маликка алып барды. Ул: „Әй Малик! Хәзрәти Мөхәммәд дошманнарның җәһәннәмдәге урыннарын күрергә тели, аңа җәһәннәмне күрсәт“, – диде». Малик җәһәннәм өстеннән япмасын ачкач, җәһәннәм бик каты кайнап, кабара башлады, һәм Пәйгамбәребез (галәйһиссәләту вәссәләм) җәһәннәмнең һәр нәрсәне эләктереп алып яндырганын, җәһәннәмдәге сусау газапларын, газап чылбырларын, газап еланнарын һәм чаяннарын, андагы газапларның кайберләрен үз күзләре белән күрде.

«Малик җәһәннәмнең катламнарын ачты. Мин җиде катламны (барысын да) күрдем. Җиденче катламны Һавия дип атыйлар. Аның газабы башка катламнарныкыннан күп мәртәбә артык иде. Маликтан: „Бу катламда нинди төркем газаплана?“ – дип сорадым. Малик: „Фиргавен, Карун һәм синең өммәтеңнең мөнафыйклары (икейөзлеләре) газаплана“, – диде. Алтынчы катлам – Ләза. Анда мөшрикләр (бернинди дине булмаганнар) газаплана. Бишенче катлам – Хотамә. Анда утка, үгезгә табынучылар, буддачылар газаплана.

Дүртенче катлам – Җәхим. Анда кояшка, йолдызларга табынучылар газаплана. Өченче катлам – Сәкар. Анда христианнар газаплана. Икенче катлам – Сәгыйр. Анда яһүдләр газаплана. Беренче катлам – Җәһәннәм. Аның газабы башка катламнарның газабыннан җиңелрәк иде. (Шулай булса да) мин анда уттан җитмеш мең диңгез күрдем. Һәр диңгез шулкадәр зур иде: җирләрне һәм күкләрне бер диңгезгә ташласалар һәм бер фәрештәгә эзләргә боерсалар, мең ел эзләсә дә, табып булмас иде. Забания (җәһәннәмдәге вазифалы фәрештәләр) шулкадәр зур иде: аларның берсе җирләрне һәм күкләрне авызының бер почмагына куйса, һич тә билгеле булмас иде. Ул диңгезләр дулкынлана, куркыныч тавышлар чыга иде. Әгәр ул тавыштан дөньяга бераз гына тавыш килсә, бөтен тереклек һәлак булыр иде.

„Бу катлам нинди төркем өчен?“ – дип сорадым. Малик җавап бирмәде. Тагын сорадым. Ул эндәшмәде… Җәбраил Маликка: „Ул синнән җавап көтә“, – диде. Ул: „Мине гафу ит“, – дип гафу үтенде. Мин: „Ни генә булмасын, җавап бир, бүген чарасын күреп булсын“, – дидем. Малик: „Йә Рәсүлуллаһ! Ул синең өммәтеңнең гөнаһлылары өчен. Аларга нәсыйхәт кыл, бу куркыныч урыннан үзләрен сакласыннар. Тәннәрен мондый газапка өстери торган нәрсәләрдән саклансыннар. Ул көнне мин гөнаһлыларны кызганмам. Ак сакаллы картларына да, яшьләренә дә шәфкать күрсәтмәм“, – диде».

«Мигъраҗ – акыл беткән, иман башланган урын» Хәдис шәриф

Галәмнәрнең Сәеде елый башлады. Мөбарәк башыннан чалмасын салып, шәфәгать кылырга һәм (Аллаһы Тәгаләгә) ялварырга кереште. Өммәтенең зәгыйфьлеген, мондый газапка түзә алмаячакларын әйтеп, шулкадәр елады, хәтта аның белән бергә Җәбраил галәйһиссәләм дә, бөтен фәрештәләр дә еладылар. Шунда Аллаһы Тәгаләдән хитап килде: «Әй Хәбибем! Синең хөрмәтең һәм кадерең Минем хозурымда бөек, догаң кабул булды. Күңелеңне тыныч тот. Сине теләгеңә ирештердем. Сиңа шундый мәкам бирермен: синең шәфәгатең белән бик күп гөнаһлыларны, син «җитте» дигәнче гафу итәрмен. Әй Хәбибем! Кем Минем әмеремне тотса, газаптан һәм җәзадан котылыр, рәхмәтемә ирешер. Җәннәттә Мине күрү шәрәфенә ирешер. Сиңа һәм өммәтеңә төндә һәм көндез илле вакыт намаз фарыз иттем».

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сүзен дәвам итеп болай диде: «Ул мәкамнан (соң) Гарышка ирештем. Күкләрне узып, Муса (галәйһиссәләм) булган урынга килдем. Ул миннән: „Хак Тәгалә сиңа һәм өммәтеңә нәрсәне фарыз итте?“ – дип сорады. Мин: „Һәр көн һәм төн өчен илле вакыт намаз укуны миңа фарыз итте“, – дидем. Ул: „Раббыңа кайт, моны бераз җиңеләйтүен сора. Чөнки өммәтең моны күтәрә алмас. Мин Исраил угылларын сынадым һәм тикшердем“, – диде. Шуннан соң мин Раббыма кайттым һәм: „Йә Раббым! Өммәтемә (бу әмерне) бераз җиңеләйт!“ – дидем. Шунда Ул илле вакыттан бары тик биш вакытны гына төшерде. Мин Мусага (галәйһиссәләм) кайттым һәм (биш вакытны төшерде) дидем. Ул: „Раббыңа кайт! Тагын бераз җиңеләйтүен сора. Чөнки өммәтең моны күтәрә алмас“, – диде. Шулай итеп, мин Муса (галәйһиссәләм) белән Раббым арасында барып-кайтып йөрдем, ахырда Аллаһы Тәгалә болай диде: „Бу намазны биш вакытка төшердем. Һәр намаз өчен ун савап бар. Шуңа күрә ахыр чиктә тагын илле намаз була. Чөнки кем бер савапны ниятләп тә кыла алмаса, аның өчен бер савап языла. Ә кылса, бергә каршы нәкъ ун савап языла. Ләкин бер гөнаһны ниятләп тә кылмаса, бернәрсә дә язылмый. Кылса, бары тик бер гөнаһ булып кына языла“. Аннары Мусага (галәйһиссәләм) төшеп, хәлне сөйләдем. Ул тагын: „Кайт, тагын бераз җиңеләйтүен сора“, – диде. Шуннан соң мин аңа: „Раббыма бик күп ялварганга күрә, инде оялам“, – дидем».5 Аллаһы Тәгалә шулай итеп сөекле Пәйгамбәребезнең чиккән авырлыклар белән яраланган мөбарәк күңелен юатты. Аңа бер махлукына да бирмәгән, беркем белә алмаслык, аңлый алмаслык нигъмәтләрне ихсан итте.

Кил бирегә, әй гыйшык утында янучы,
Үзен Сөеклегә гашыйк дип санаучы.
Тыңла, кил, ул Шаһның ачык Мигъраҗын,
Гашыйк булсаң, тормыйча гыйшык утында ян.
Дүшәмбе төне иде – хак хәбәр,
Ул төн, күрәсең, Ләйләтел-кадер булган.
Ул бәхете мөбарәк, кадере бөек зат
Ул төнне Өмме Һани өендә иде.
Элек килгәннәр ирешмәде бу дәүләткә,
Берәү дә ирешмәде бу биеклеккә.
Чөнки барысын күреп, ары үтте ул,
Барып иреште ул бөек Хозурга.
Алты юнәлештән пакь булган Зөлҗәлал
Ничексез, күпмесез аңа күрсәтте җәмал.
Ачыктан-ачык күрде Раббел-гыйззәтне,
Ахирәттә шулай күрер аның өммәте.
Син Мигъраҗга менеп ялвардың Миңа,
Өммәтеңнең Мигъраҗы иттем намазны.

«Әй Хәбибем! Кем Минем әмеремне тотса, газаптан һәм җәзадан котылыр, рәхмәтемә ирешер. Җәннәттә Мине күрү шәрәфенә ирешер» Хәдис кодси

Ышандым! Җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ

Аннары Галәмнәрнең Сәеде бер мизгелдә Иерусалимга килде һәм аннан Мәсҗидел-Акса капкасына бәйләнгән Бөракка атланып, Мөкәррәмә Мәккәгә кайтты. Пәйгамбәребез Иерусалимнан Мәккәгә кайтканда, Корәеш кәрванына тап булды. Кәрвандагы бер дөя куркып, егылды. Рәсүлуллаһ Мөкәррәмә Мәккәдә Өмме Һанинең өенә кайтты. Ул яткан урын әле суынмаган, ләгәндәге тәһарәт суының тирбәлүе әле тынмаган иде. Тышта әйләнеп йөргән Өмме Һани йокымсыраган, бернәрсәдән дә хәбәре булмаган иде.

Иртә җиткәч, Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Өмме Һанигә Мигъраҗын сөйләгәннән соң: «Иртән Кәгъбәгә барып, моны сөйләячәкмен», – диде. Өмме Һани хәзрәтләре: «Әй агам улы! Зинһар, моны корәешләргә сөйләмә! Алар сине ялганчыга чыгарырлар һәм сине рәнҗетерләр. Иманы зәгыйфь булганнар моңа ышанмас, диннән чыгарлар. Мөшрикләр дә нәкъ шуны көтә, аларның иманнарын бозарлар. Хәзерге вакытта мөселманнар аз.

Мөселманнар бераз көчәйгәч, ныгыгач сөйләсәң, ничек булыр икән?» – диде. Галәмнәрнең Сәеде, Галәм Солтаны биргән тарихи җавап мондый иде: «Аллаһ белән ант итәм, мин моны аларга сөйләячәкмен. Бүген череге – иртәгә дә черек. Мин бу исламны иманы нык булганнар белән корачакмын. Әгәр миннән һаман шикләнгән кеше бар икән, аерылсын да китсен. Минем алар белән эшем юк. Черек һәрвакыт черек. Бүген черемәсә, иртәгә черер. Соңыннан черегәнче, хәзердән үк чересен, аңа ышанып юлга чыкмыйк. Ныклары безгә җитә».

Аннары ул иртән Кәгъбәгә барды һәм сөйли башлады… Кяферләр: «Мөхәммәд акылыннан язган, бөтенләй адашкан», – дип мыскыл иттеләр. Мөселман булырга ниятләүчеләр дә икеләнә башладылар. Мөшрикләрнең кайберләре шатланып, Әбү Бәкернең өенә килделәр. Чөнки алар аның акыллы, тәҗрибәле, исәпле сәүдәгәр икәнен бик яхшы беләләр иде. Ул ишеккә чыккач, алар: «Әй Әбү Бәкер! Син Иерусалимга күп тапкыр барып кайттың. Яхшы беләсең. Мәккәдән Иерусалимга барып кайту күпме вакыт ала?» – дип сорадылар. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Яхшы беләм. Бер айдан артык», – диде. Бу сүзгә сөенгән кяферләр төркеме: «Акыллы, тәҗрибәле кешенең сүзе шундый була», – диделәр. Көлеп, мыскыл итеп һәм хәзрәти Әбү Бәкер дә үзләре кебек уйлар дип өметләнеп: «Синең хуҗаң Иерусалимга бер төндә барып кайттым дип әйтә, инде бөтенләй адашты», – диделәр. Алар хәзрәти Әбү Бәкергә мәхәббәт һәм хөрмәт күрсәтеп, аңа өмет баглаганнар иде.

Хәзрәти Әбү Бәкер Рәсүлуллаһның мөбарәк исемен ишеткәч (бер дә акылына-мантыйгына салып тормыйча): «Әгәр ул шулай әйткән булса, бу – дөрес. Аның бер мизгелдә барып кайтуына мин дә ышандым», – диде дә өйгә керде. Кяферләр аптырап калып: «Менә сиңа мә, Мөхәммәд нинди көчле сихерче икән. Әбү Бәкергә сихер ясаган», – дип кире киттеләр.

Хәзрәти Әбү Бәкер шунда ук Рәсүлуллаһ янына килде. Зур халык төркеме алдында ул кычкырып болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Мигъраҗың мөбарәк булсын! Безне синең кебек бөек Пәйгамбәргә хезмәтче итү белән шәрәфләгәне өчен, мөбарәк йөзеңне күрү, күңелләрне яулый торган, рухларны тарта торган татлы сүзләреңне ишетү белән нигъмәтләндергәне өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләр итәм. Йә Рәсүлуллаһ! Синең һәр сүзең дөрес. Ышандым. Җаным сиңа фида булсын!» Хәзрәти Әбү Бәкернең сүзләре кяферләрне аптыратты. Әйтер сүз таба алмыйча, алар таралдылар. Бу сүзләр шиккә төшкән, иманы зәгыйфь берничә кешенең күңеленә дә көч бирде. Рәсүлуллаһ ул көнне Әбү Бәкергә «Сыйддыйк» диде. Бу исемне алу белән аның дәрәҗәсе тагын бер баскычка күтәрелде.6

Моңа бик ачуланган кяферләр мөэминнәрнең нык иманына, Пәйгамбәребезнең һәр сүзенә шунда ук ышануларына, аның тирәсендә парвана кебек әйләнүләренә түзә алмадылар. Рәсүлуллаһны оятка калдырыр һәм җиңәр өчен, аны сынарга керештеләр.

«Әй Мөхәммәд! Иерусалимга бардым дисең. Әйт әле, мәчетнең ничә ишеге, ничә тәрәзәсе бар?» – кебек сораулар бирделәр.

«Мигъраҗны сөйләргә кирәк, ышанмаячак кеше соңыннан да баш тартыр, черек нигез өстендә бина булмый, аерылачак кеше хәзердән үк аерылсын, ныклар калсын» Хәдис шәриф

Гакаба бәйгате кылынган урында төзелгән Мәсҗидел-Бәйга

Рәсүлуллаһ аларның һәрберсенә берәм-берәм җавап бирде. Ул җавап биргәндә, хәзрәти Әбү Бәкер: «Шулай, йә Рәсүлуллаһ», – ди иде. Югыйсә Рәсүлуллаһ әдәбе һәм оялчанлыгы аркасында каршысындагы кешенең йөзенә дә карамый иде. Ул болай диде: «Мәсҗидел-Аксада мин тирә-ягыма карамаган идем. Алар сораганнарны күрмәгән идем. Шул мизгелдә Җәбраил (галәйһиссәләм) Мәсҗидел-Аксаны күз алдыма китерде. Мин тәрәзәләрен күреп саный һәм аларның сорауларына шунда ук җавап бирә идем». Рәсүлуллаһ юлда дөяле юлчылар күргәнен сөйләде һәм: «Иншаллаһ, алар чәршәмбе көнне килерләр», – диде. Чәршәмбе көнне кояш баеганда, кәрван Мәккәгә барып җитте. Кәрвандагылардан сорагач, алар давыл чыккан кебек булганын һәм бер дөя егылганын сөйләделәр. Бу хәл мөэминнәрнең иманын ныгытты, ә кяферләрнең дошманлыгы барган саен артты.7 Һиҗрәттән бер ел элек, Рәҗәб аеның 27 нче көнендә, җомга төнендә булган бу могҗиза Мигъраҗ дип атала. Рәсүлуллаһ Мигъраҗга рухы һәм тәне белән, уяу хәлдә күтәрелде. Мигъраҗ төнендә аңа күп илаһи хакыйкатьләр күрсәтелде һәм биш вакыт намаз шул төндә фарыз кылынды. Моннан тыш, Бакара сүрәсенең соңгы ике изге аяте ихсан ителде. Мигъраҗ турында Коръән Кәримдә Исра сүрәсенең 1 нче аятендә, Нәҗм сүрәсенең беренче аятьләрендә һәм кайбер хәдис шәрифләрдә хәбәр ителә.8

Сөекле Пәйгамбәребез Мигъраҗдан соң сәхабәләренә җәннәтне сөйләгәндә болай диде: «Әй Әбү Бәкер! Синең сараеңны күрдем. Ул кызыл алтыннан иде. Синең өчен әзерләнгән нигъмәтләрне үз күзләрем белән күрдем». Шунда хәзрәти Әбү Бәкер: «Ул сарай да, сарай иясе дә сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ», – диде.

Пәйгамбәребез хәзрәти Гомәргә борылып: «Әй Гомәр! Синең сараеңны күрдем. Ул якуттан иде. Ул сарайда бик күп хур кызлары бар иде. Ләкин мин эчкә кермәдем. Синең гайрәтеңне уйладым», – диде. Хәзрәти Гомәр бик елады. Күз яшьләре аша ул: «Анам-атам, җаным сиңа фида булсын, йә Рәсүлуллаһ! Синнән дә көнләшү булырмы соң?» – диде. Аннары хәзрәти Госманга: «Әй Госман! Мин сине һәр күктә күрдем. Җәннәттә сараеңны күреп, сине уйладым», – диде. Хәзрәти Галигә: «Әй Гали! Синең сурәтеңне дүртенче күктә күрдем. Җәбраилдән сорадым. Ул: „Йә Рәсүлуллаһ! Фәрештәләр хәзрәти Галине күрергә гашыйк булдылар. Хак Тәгалә аның сурәтендә бер фәрештә яратты. Ул дүртенче күктә тора, фәрештәләр аны зиярәт итәләр, бәрәкәтләнәләр“, – диде. Аннары синең сараеңа кердем. Бер агачның җимешен иснәдем. Аннан бер хур кызы чыкты һәм йөзенә пәрдә япты. „Син кем һәм кемнеке?“ – дидем. Ул: „Агаң улы Гали өчен яратылдым, йә Рәсүлуллаһ!“ – диде», – диде.

Мигъраҗ төненең иртәсендә Җәбраил галәйһиссәләм килеп, Рәсүлуллаһка имам булып, биш вакыт намазны вакытларында укытты. Хәдис шәрифтә болай диелде: «Җәбраил (галәйһиссәләм) Кәгъбә ишеге янында ике көн миңа имам булды. Без икәүләп иртәнге намазны таң (фәҗер) атканда, өйләне кояш түбәдән авышканда, икендене һәр нәрсәнең күләгәсе үз буе кадәр булганда, ахшамны кояш баеганда (өске кырые югалгач), ястүне шәфәкъ караңгыланганда укыдык. Икенче көнне иртәнге намазны һава яктыргач, өйләне һәр нәрсәнең күләгәсе үз буеннан ике тапкыр озынайгач, икендене шуннан соң ук, ахшамны авыз ачу вакытында, ястүне төннең өчтән бере үткәч укыдык. Аннары ул: „Әй Мөхәммәд! Синең һәм синнән элекке пәйгамбәрләрнең намаз вакытлары шушы. Өммәтең биш вакыт намазның һәрберсен без укыган шушы ике вакыт арасында укысын“, – диде».9 Намаз вакытлары шулай белдерелгәннән соң, Хәбәшстанга да хәбәр җибәрелеп, биш вакыт намаз укырга һәм намаз фарыз булган көннән алып алар укый башлаган вакытка кадәрге намазларын каза кылырга кушылды.

«(Әй мәдинәлеләр!) Аллаһ юлында Аллаһ өчен хакны сөйләргә, үз нәфесегезне һәм намусыгызны саклаган кебек миңа ярдәмче булырга сүз бирәсезме?» Хәдис шәриф