Сөекле Пәйгамбәрем

Мәккә – Таиф сәфәре

Киләсе елның Зөлхиҗҗә аенда кабат килергә ниятләп, алар илләренә кайтырга Пәйгамбәребездән рөхсәт алып аерылдылар. Яңа мөселман булган бу алты кеше: Гокбә ибне Гамир, Әсгад ибне Зурарә, Гауф ибне Харис, Рафигъ ибне Малик, Котбә ибне Гамир һәм Җабир ибне Габдулла (радыяллаһу ганһүм) иде.1

Мөселман булган алты кеше Мәдинәгә, кавемнәре янына кайткач, шунда ук ислам һәм Пәйгамбәребез турында сөйли, халыкны ислам динен кабул итәргә чакыра башладылар. Моны алар шундый дәрт белән эшләделәр, хәтта Мәдинәдә Пәйгамбәребез һәм ислам турында сөйләшмәгән бер генә йорт та калмады. Шулай итеп, ислам Хәзрәҗ кабиләсе арасында таралды, Әүс кабиләсеннән дә кайбер кешеләр мөселман булды.

Таиф халкын иманга чакыруы

Мөшрикләр сөекле Пәйгамбәребезнең бик күп могҗизаларын күрсәләр дә, кирелекләре аркасында иман китермәделәр; өстәвенә, мөселман булган балаларын, бертуганнарын, туганнарын һәм дусларын җәфалаудан, аларга золым кылудан туктамадылар. Аларның барган саен көчәя барган бу золымнары һәм җәфалары сөекле Пәйгамбәребезне бик кайгыга салды. Ул Мәккә янындагы Таифка барып, аның халкын исламга чакырырга уйлады. Шуңа күрә ул үзе белән Зәйд ибне Харисәне алып, Таифка барды.

Ул Таифның күренекле кешеләреннән Гамрның уллары – Габде Ялил, Хәбиб һәм Мәсгуд белән очрашты. Аларга исламны аңлатып, Аллаһы Тәгаләгә иман китерүләрен сорады. Алар иман китерү түгел, киресенчә, аны хурладылар, өстәвенә: «Аллаһы Тәгалә пәйгамбәр итеп җибәрергә синнән башка кеше тапмадымыни? Аллаһы Тәгалә синнән башканы пәйгамбәр итеп җибәрергә көчсезме әллә? Илебездән чыгып кит тә, кая теләсәң, шунда бар!.. Синең кавемең сөйләгәннәреңне кабул итмәде, шуңа күрә монда килдең, шулай бит? Ант итәбез, без дә синнән ерак торачакбыз. Бер теләгеңне дә кабул итмәячәкбез», – диделәр.

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) алар яныннан кайгы белән китте. Ун көн яки бер ай Сәкыйф кабиләсен исламга чакырды, ләкин аларның берсе дә иман китермәде; өстәвенә, аннан көлделәр, җәфаладылар һәм артыннан сызгырып кычкырдылар. Ул үтәчәк юл буйларына бала-чаганы һәм яшьләрне тезеп, аны таш белән аттырдылар, аңа һөҗүм иттерделәр. Таиф яшьләре аткан ташларга хәзрәти Зәйд үз гәүдәсен калкан итеп куйды һәм Пәйгамбәребезгә берәр зарар килмәсен өчен тырышты. Зәйд хәзрәтләре сөекле Пәйгамбәребез тирәсендә әйләнеп йөрде, ташлар аңа тимәсен өчен бөтен көчен куйды. Аның мөбарәк тәненә зарар килмәсен дип, Зәйд үзенә тигән ташларга игътибар итмәде. Ул шушы көннәрдә җанын фида кылыр өчен җай көтми идеме соң? Менә хәзер алар галәмнәрнең Сәеден таш белән аталар, җәфалап, золым кылып, аны үз илләреннән куып чыгарырга тырышалар иде.

Хәзрәти Зәйд Рәсүлуллаһны сакларга дип уңга-сулга ташланган саен, ташлар аның башына, тәненә, аякларына бер-бер артлы тия иде. Шуңа күрә хәзрәти Зәйд башыннан аягына кадәр канга батты. Ул сөекле Пәйгамбәрен саклар өчен бар көчен куйды һәм таш атучы залимнәргә бөтен тавышы белән: «Туктагыз!.. Сукмагыз! Ул – галәмнәрнең Сәеде! Ул – Рәсүлуллаһ! Минем тәнемне кисәк-кисәк турагыз, ләкин Пәйгамбәребезгә бер зарар да килмәсен!» – дип кычкырды. Зәйд ибне Харисәне узып, Рәсүлуллаһка килеп тигән ташлар аның мөбарәк аякларын канга батырган иде.

Сөекле Пәйгамбәребез кайгылы, арыган һәм яраланган хәлдә Готбә һәм Шәйбә исемле ике бертуганның йөзем бакчасына якынлашты. Анда бөтен мөэминнәр җаннарын фида кылырга теләгән Рәсүлуллаһ мөбарәк аякларыннан аккан каннарны сөртте.

Тәһарәт алып, агач астында ике рәкагать намаз укыды. Аннары мөбарәк кулларын күтәреп, Раббысына ялварып дога кыла башлады.

Бакча хуҗалары моны күзәтеп тордылар. Алар Рәсүлуллаһның башына төшкәннәрне күргәннәр, аның ялгызлыгына шаһит булганнар иде. Аларның шәфкать тамырлары кузгалды. Алар Гаддас исемле колларыннан аңа йөзем җибәрделәр. Сөекле Пәйгамбәребез йөземне ашый башлаганда бисмилла (Бисмилләһир-рахмәнир-рахим) әйтте. Йөземне алып килгән кол христиан иде. Бисмилланы ишеткәч, ул гаҗәпләнде һәм: «Мин еллар буе монда торам, беркемнән дә мондый сүз ишеткәнем юк. Бу нинди сүз?» – дип сорады.

Рәсүлуллаһ: «Син кайдан?» – дип сорады. Гаддас: «Мин Нинәвәдән», – диде. Рәсүлуллаһ: «Димәк, син Юнысның (галәйһиссәләм) иленнән икәнсең», – диде. Гаддас: «Син Юнысны кайдан беләсең? Аны монда беркем дә белми», – диде. Рәсүлуллаһ: «Ул – минем кардәшем. Ул да минем кебек пәйгамбәр иде», – диде.

Гаддас: «Бу гүзәл йөзнең, бу татлы сүзләрнең иясе ялганчы була алмый. Мин синең Аллаһның рәсүле икәнеңә ышандым», – диде. Ул мөселман булды һәм болай диде: «Йә Рәсүлуллаһ! Еллар буе мин бу залимнәргә, бу ялганчыларга коллык иттем. Алар һәркемнең хакын ашыйлар. Һәркемне алдыйлар. Аларның бер дә яхшы ягы юк. Дөнья малы җыяр һәм нәфес теләкләрен канәгатьләндерер өчен һәр түбәнлеккә баралар. Мин алардан нәфрәтләнәм. Синең белән бергә китәргә, сиңа хезмәт итү шәрәфенә ирешергә, наданнарның, ахмакларның сиңа күрсәтәчәк хөрмәтсезлекләренә нишан булырга, синең мөбарәк тәнеңне саклар өчен җанымны фида кылырга телим».2

Рәсүлуллаһ елмаеп: «Әлегә хуҗаларың янында кал! Аз вакыттан соң исемемне һәр җирдә ишетерсең. Шул чагында миңа кил», – диде.

«Туктагыз!.. Сукмагыз! Ул – галәмнәрнең Сәеде! Ул – Рәсүлуллаһ! Минем тәнемне кисәк-кисәк турагыз, ләкин Пәйгамбәребезгә бер зарар да килмәсен!» Зәйд ибне Харисә (радыяллаһу ганһү)

Бераз ял иткәч, алар Мәккәгә таба юл алдылар. Мәккәгә ике көнлек юл калгач, ул үзләренә бер болытның күләгә ясап торганын күрде. Игътибар белән карагач, аның Җәбраил галәйһиссәләм икәнен аңлады. Бу вакыйганы сөекле Пәйгамбәребез соңрак анабыз Гаишә Сыйддыйкага сөйләгән иде.

«Сахих Бохари» китабында һәм Әхмәд ибне Хәнбәлнең «Мөснәд» китабында хәбәр ителә: бер көнне анабыз хәзрәти Гаишә: «Йә Рәсүлуллаһ! Синең башыңнан Өхед көненнән дә газаплырак көн үттеме?» – дип сораган иде. Рәсүлуллаһ болай дип җавап бирде: «Аллаһ белән ант итәм, синең кавемеңнән шундый җәфа чиктем, Өхед сугышындагы кяферләрдән дә мондыйны чикмәдем. Ибне Габде Ялил ибне Габде Күләлгә үземне тәкъдим иткәч (ягъни пәйгамбәрлегемне белдереп, аны дингә чакыргач), ул кабул итмәде. Алар яныннан шундый зур газап белән киттем, хәтта Карнес-Сәгалиб дигән урынга барып җиткәнче үземә килә алмадым. Анда башымны күтәрдем. Өстемә бер болытның күләгә салганын күрдем. Карасам, болыт эчендә Җәбраил (галәйһиссәләм) тора. Ул миңа эндәшеп болай диде: „Әй Мөхәммәд! Хак Тәгалә кавемеңнең синең турында әйткән сүзләрен ишетте. Аларның сине якларга теләмәгәннәрен дә белде. Ул сиңа тауларга вәкил булган менә бу фәрештәне җибәрде, ни теләсәң, шуны аңа боерырсың“. Ул фәрештә дә миңа эндәшеп, сәлам биргәннән соң болай диде: „Әй Мөхәммәд! Җәбраил әйткәнчә, Хак Тәгалә тау фәрештәсе булган мине сиңа җибәрде, ни теләсәң, шуны миңа боерырсың. Әмереңә әзермен. Әгәр шушы ике текә тауның (Кугайкыйган тавы белән Әбү Кубәйс тавының) мәккәлеләр өстенә капланырдай итеп бер-берсенә кушылуын (һәм мөшрикләрне тәмам изүен) телисең икән, боер, кушыйм“. Мин риза булмадым һәм болай дидем: „(Юк! Мин галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелдем.) Аллаһы Тәгаләнең бу мөшрикләрнең нәселеннән бары тик Җәнабе Хакка гына гыйбадәт кыла торган һәм Аллаһы Тәгаләгә бернәрсәне дә ширек катмый торган бер буын чыгаруы өчен дога кылам“».

Пәйгамбәребез Таифтан Мәккәгә кайтканда, Нәхлә дигән урында бераз ял итте. Бер арада ул намазга басты. Нусайбин җеннәреннән бер төркем шуннан узганда, сөекле Пәйгамбәребез укыган Коръән Кәрим аятьләрен ишетеп, туктап тыңладылар. Аннары Пәйгамбәребез белән сөйләшеп, мөселман булдылар. Пәйгамбәребез аларга: «Кавемегез янына баргач, минем иманга чакыруымны аларга да җиткерегез. Аларны да иманга чакырыгыз», – диде.

Ул җеннәр кавемнәре янына барып, моны хәбәр иткәч, ишеткән җеннәрнең барысы да иман китерде.3 Бу хакта Коръән Кәримдә Җен сүрәсендә һәм «Бохари», «Мөслим» исемле мәшһүр хәдис шәриф китапларында хәбәр ителә.

Ул Мәккәгә якынлашканда, мөэминнәр Рәсүлуллаһка: «Корәешләр Таифтагы түбән кешеләрнең сиңа кылган ямьсез мөгамәләләрен белделәр. Хәзер килсәң, алар золымнарын арттырырга мөмкиннәр», – дип хәбәр җибәрделәр. Пәйгамбәребез Хирага барып җиткәч, Сөһәйл ибне Гамрга бер кеше җибәреп, аны үз яклавына алуын үтенде. Ул насыйпсыз кабул итмәгәч, Мутгыйм ибне Гадигә хәбәр җибәрде. Ул бу үтенечне кабул итте. Хәбибе әкрам һәм Нәбие мөхтәрәм булган Пәйгамбәребез Мутгыйм ибне Гадинең яклавы астында Мәккәгә керде. Мутгыйм бу хәлне корәешләргә хәбәр итте. Рәсүлуллаһ Бәйте шәрифне тавәф кылды һәм Хәҗәрел-әсвәдне үпте. Берничә көннән соң ул Мутгыймга: «Мин инде синең яклавыңда бүтән калмыйм», – диде. Мутгыйм моны да кабул итте. Җәнабе Хак Хәбибен Үз сакчылыгы астына алды.

«Ля иләһә илләллаһ» дип котылыгыз

Рәсүл галәйһиссәләм кешеләрне хак юлга чакыруын дәвам итте. Моңа җавап итеп мөшрикләр тагын котырып, элеккегә караганда да күбрәк җәфа һәм золым кыла башладылар. Шуннан соң Җәнабе Хак Пәйгамбәребезгә Кәгъбәне зиярәт итү вакытында зиярәткә килгән гарәп кабиләләре белән очрашып, аларны исламга чакырырга боерды. Бу әмердән соң сөекле Пәйгамбәребез Мәккә тирәсендә җыела торган Зөлмәҗаз, Гокказ һәм Мәҗәннә ярминкәләренә йөри башлады.

Ул анда еш барып, кабиләләрне Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Аңа гыйбадәт кылырга чакыра, үзенең пәйгамбәр икәнен кабул итүләрен сорый иде. Кабул итсәләр, Җәнабе Хакның аларга җәннәт бирәчәген белдерә иде. Пәйгамбәребезнең ялварып диярлек кылган бу чакыруларына, кызганычка каршы, аларның берсе дә колак салмый, кайберләре тупас кыланып, аны хурлый, кайберләре исә чырайларын сытып, начар сүзләр әйтә иде. Корәеш мөшрикләре дә аның артыннан йөреп, ул барган кабиләләрне бозалар иде.

Имам Әхмәд, Бәйһәкый, Табарани һәм Ибне Исхак хәбәр иткәнчә, Рабига ибне Габбад болай дип сөйләгән: «Мин яшь идем. Атам белән бергә Минага барган идек. Рәсүл галәйһиссәләм гарәп кабиләләре туктаган урынга бара һәм: „Әй фәлән угыллары! Мин – сез табына торган шушы потларыгызны ташлап, Аллаһы Тәгаләгә бернәрсәне дә ширек катмыйча гыйбадәт кылырга, миңа ышанып, мине тәсдыйк итәргә, Хак Тәгалә йөкләгән вазифамны аңлатып үтәгәнче, мине сакларга боера торган Аллаһы Тәгаләнең рәсүле!..“ – ди иде.

Аның артыннан чалыш күзле, үреп куелган чәчле бер кеше йөри һәм: „Әй фәлән угыллары! Бу кеше сезне потларыбыз Ләт һәм Гоззәгә табынудан тыя һәм үзе уйлап чыгарган бер дингә чакыра!.. Сакланыгыз! Аны тыңламагыз һәм аңа буйсынмагыз!..“ – ди иде. Мин атамнан: „Бу затның артыннан йөрүче кем?“ – дип сорадым. Ул: „Агасы Әбү Ләһәб“, – диде».

Табарани Тарик ибне Габдулладан болай дип риваять кылды: «Мин Рәсүл галәйһиссәләмне Зөлмәҗаз ярминкәсендә күргән идем. Ул, кешеләр ишетсен өчен, кычкырып: „Әй кешеләр! „Ля иләһә илләллаһ“ (Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк) дип әйтегез дә котылыгыз!“ – дип эндәшә иде. Аның артыннан йөргән бер кеше кулына эләккән ташларны аның аякларына ата һәм: „Әй җәмәгать! Ышанмагыз!.. Аннан сакланыгыз! Чөнки ул – ялганчы!..“ – ди иде. Тигән ташлар аның мөбарәк аякларын канатса да, ул һаман да бирешмичә, армыйча чакыруын дәвам итә иде. Кешеләр: „Бу егет кем?“ – дип сорадылар. Берсе: „Габделмотталиб угылларыннан бер егет“, – дип җавап бирде. „Ә таш атучы кем?“ – дип сорагач, ул: „Агасы Әбү Ләһәб“, – диде».

Имам Бохари «Тарихел-кәбир» китабында һәм Табарани «Мөгъҗәмел-кәбир» китабында хәбәр итә: Мөдрик ибне Мөниб атасыннан, ул исә бабасыннан риваять кылды, бабасы болай дигән: «Атам белән Минага килеп туктаган идек. Бер төркем кешегә тап булдык. Бер кеше аларга: „Әй кешеләр! Ля иләһә илләллаһ дип әйтегез дә котылыгыз!“ – ди иде. Аның тирәсендәге кешеләрнең кайберләре аның ул гүзәл йөзенә төкерә, кайберләре башына туфрак сибә, кайберләре сүгенеп, төрлечә хурлый иде. Бу хәл өйләгә кадәр дәвам итте. Шул вакытта кулына су савыты тоткан бер кыз бала анда килде. Аны шул хәлдә күргәч, елый башлады. Ул кеше су эчкәннән соң кызга борылып: „Кызым! Атаң тозакка эләктерелеп үтерелер, хурлыкка төшерелер дип курыкма!“ – диде. Аннары без анда булганнардан: „Бу кеше кем һәм бу кыз кем?“ – дип сорадык. Алар: „Бу – Габделмотталиб угылларыннан Мөхәммәд, янындагысы – аның кызы Зәйнәб“, – диделәр».

«Ул (Юныс галәйһиссәләм) – минем кардәшем. Ул да минем кебек пәйгамбәр иде» Хәдис шәриф

Сәгыйд ибне Яхъя ибне Сәгыйд Әмәви «Мәгази» китабында атасыннан риваять кылды. Ул исә Әбү Нәгыймнән һәм Габдеррахман Гамиридән, Габдеррахман Гамири исә бик күп кешеләрдән риваять кылды. Алар болай диделәр: бер көнне сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Гокказ ярминкәсенә барды. Ул Бәни Гамир кабиләсе янына килеп, алардан: «Әй Бәни Гамир! Сезгә сыенган кешеләрне ничек яклыйсыз?» – дип сорады. Алар: «Безгә беркем дә сүз ата алмый, безнең рөхсәтсез утыбызда җылына алмый!..» – диделәр. Пәйгамбәребез: «Мин – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле. Мин сезнең янга килсәм, Раббым миңа биргән пәйгамбәрлек вазифасын кешеләргә җиткергәнче, мине саклыйсызмы?» – диде. Алар: «Син корәешнең кайсыларыннан?» – дип сорадылар. Пәйгамбәребез: «Габделмотталиб угылларыннан», – дигәч, алар: «Габделмотталиб угылларыннан булгач, ни өчен алар сине якламыйлар?» – диделәр. Рәсүлуллаһ: «Мине ялганга чыгаручыларның алдынгылары алар булды», – диде. Бәни Гамир төркеме болай диде: «Әй Мөхәммәд! Без сине кире дә какмыйбыз, алып килгәннәреңә иман да китермибез. Ләкин син пәйгамбәрлек вазифаңны кешеләргә җиткергәнче, без сине саклыйбыз».

Шуннан соң Пәйгамбәребез алар янына утырды. Шул вакытта Бәни Гамирның күренекле кешеләреннән Бәйхара ибне Фарис ярминкәдәге алыш-бирешен бетереп, алар янына килде һәм Пәйгамбәребезне күрсәтеп: «Бу кем?» – дип сорады. Алар: «Бу – Мөхәммәд ибне Габдулла», – диделәр. Бәйхара: «Аның белән ни эшегез бар, аны яныгызга утырткансыз?» – дигәч, алар: «Ул безгә сыенды, Аллаһның рәсүле икәнен әйтә һәм пәйгамбәрлек вазифасын кешеләргә җиткергәнче, аны саклавыбызны сорый», – диделәр. Шуннан соң Бәйхара Пәйгамбәребезгә борылып: «Сине сакларга алынуыбыз – бөтен гарәпләрнең угына күкрәгебезне нишан итеп кую дигән сүз», – диде. Ә кавеменә болай диде: «Илләренә сездән дә начаррак нәрсә белән кайткан бер кабилә дә юк. Димәк, сез бөтен гарәпләр белән сугышачаксыз, аларның угына тәнегезне нишан итеп куячаксыз, шулаймы!.. Әгәр аның кавеме аңарда бер хәер күрсә, иң элек үзләре яклар иде. Сез аның кавеме ялганга чыгарып, яннарыннан куып җибәргән кешене сыендырырга, аңа ярдәм итәргә алынасыз!.. Сез бик ялгыш уйлыйсыз!..»

Аннары бу бәхетсез сөекле Пәйгамбәребезгә борылып: «Хәзер үк арабыздан чыгып, кавемеңә кайт!.. Ант итәм, син минем кавемем арасында булмасаң, хәзер үк муеныңны чабар идем!..» – диде. Бу сүзләрдән соң галәмнәрнең Сәеде зур кайгы эчендә дөясенә утырды. Ул тәкәббер Бәйхара Рәсүлуллаһны дөясеннән төшереп екты. Бу хәлне күргән мөхтәрәм сәхабәләрдән Дубагә бинте Гамир исемле бер хатын ачыргаланып кычкырды һәм туганнарына: «Аллаһы Тәгаләнең Хәбибенә кылынган бу эшне ничек лаек күрәсез? Минем хакка Рәсүлуллаһны боларның кулыннан коткаручы юкмыни?» – дип эндәште. Агасы улларыннан өч кеше шунда ук бәхетсез Бәйхарага таба ташланды. Бәйхараның кавеменнән ике кеше аңа ярдәм итәргә теләсә дә, тегеләр Бәйхараны һәм аның ярдәмчеләрен нык итеп кыйнадылар. Бу хәлне күзәтеп торган сөекле Пәйгамбәребез аның өчен сугышкан ул өч кеше өчен: «Йә Раббым! Бу кешеләргә бәрәкәтеңне ихсан ит!» – дип, ә Бәйхара һәм аның ярдәмчеләре өчен: «Йә Раббым! Боларны рәхмәтеңнән ерак ит!» – дип дога кылды.

Ул хәерле дога кылган кешеләр мөселман булу шәрәфенә ирештеләр, ә калганнары кяфер булып җан бирделәр. Бәни Гамир кабиләсе кешеләре илләренә кайткач, кабиләләрендәге күк китапларын укыган бер картка Мәккәдә башларыннан үткәннәрне сөйләделәр. Ул кеше Пәйгамбәребезнең исемен ишеткәч, аларны шелтәләп: «Әй Бәни Гамир! Сез нәрсә эшләдегез? Исмәгыйль угылларыннан берсе дә моңарчы ялганнан пәйгамбәрлек дәгъва кылганы юк. Һичшиксез, аның әйткәне дөрес һәм хак иде. Кулдан ычкындырылган бу җайны инде төзәтү бик кыен!..» – диде.

Сөйләшкән чагында Җәбраил белән,
Алдына килде Рәфраф, бирде сәлам.
Алды ул шул заман җиһан шаһын,
Сидрәгә илтеп китте шунда ук.

«Әй кешеләр! Ля иләһә илләллаһ дип әйтегез дә котылыгыз!» Хәдис шәриф

Исра һәм Мигъраҗ