КАЙГЫ ЕЛЫ
Бала кайгысы
Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) олы улы Касыйм унҗиде айлык чагында вафат булган иде. Бу ачы вакыйгадан еллар үткәч, икенче улы Габдулла да вафат булды. Рәсүлуллаһ мөбарәк күзләреннән яшьләр аккан хәлдә тауга борылып: «Әй тау! Минем башыма килгән нәрсә синең башыңа килсә, түзә алмыйча җимерелер идең!» – диде һәм кайгысын шулай белдерде. Анабыз хәзрәти Хәдичәнең: «Йә Рәсүлуллаһ! Алар хәзер кайда?» – дигән соравына ул: «Алар җәннәттә», – дип җавап бирде.
Галәм Солтаны сөекле Пәйгамбәребезнең ике улы да вафат булгач, мөшрикләр бик шатландылар. Әбү Җәһел кебек кяферләр моны җай санап, тирә-якта шау-шу куптардылар: «Инде Мөхәммәд – әбтәр, аның нәселе өзелде. Нәселен дәвам итәрлек ир баласы калмады. Үзе вафат булгач, аның исеме дә, даны да онытылачак».
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә Кәүсәр сүрәсен иңдереп, Рәсүлен юатты. Аның мәгънәсе болай: «(Хәбибем!) Хакыйкатьтә, Без сиңа Кәүсәрне бирдек (Кәүсәр хаузын, бик күп хәерне ихсан иттек). Алайса Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал. Дөресен генә әйткәндә, хәерсез һәм нәселе өзек – сиңа (нәселе өзек дип) тел озайтучы үзе. (Сине әбтәр дигән кеше үзе нәселсез, шәрәфсез һәм даны юк. Ә синең пакь нәселең, даның һәм шәрәфең, әй Хәбибем, кыямәт көненә кадәр дәвам итәчәк. Ахирәттә дә сиңа акылга да килмәслек күп бөек шәрәфләр әзерләнгән.)»1
Әбү Талибның вафаты
Рәсүлуллаһның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) уллары вафат булганнан соңгы көннәрдә Әбү Талиб авырып китте, көннән-көн авыруы көчәя барды. Моны ишеткән корәеш мөшрикләре болай уйладылар: «Әбү Талиб исән чагында Мөхәммәдне яклау өчен бик тырышты. Инде аның бу дөньядан китү вакыты якынлашты. Соңгы мизгелендә булса да, аның хәлен белергә барыйк. Чөнки тиңдәшсез гарәп батыры Хәмзә дә, һәйбәте, көче һәм курку белмәве кояш кебек ачык булган Гомәр дә мөселман булды. Һәр көн гарәп кабиләләреннән кешеләр килеп, төркем-төркем аңа ияреп китәләр. Шулай итеп, мөселманнар көннән-көн арта, аларның тавышы дөньяны тутыра. Бу хәлдә без йә аларга иярергә, йә сугышка һәм алышка әзер булырга тиеш. Әбү Талиб янына барып, хәлне сөйлик тә, ул безне килештерсен. Без аның диненә кагылмыйк, ул да безнең динебезгә һөҗүм итмәсен». Шундый уй белән алар Әбү Талиб янына килделәр. Гокбә, Шәйбә, Әбү Җәһел, Өмәййә ибне Хәләф кебек танылган кешеләр Әбү Талибның түшәге янындагы мендәрләргә утырдылар. Алар болай диделәр: «Без синең бөеклегеңә ышанабыз, өстенлегеңне таныйбыз. Шуңа күрә без сиңа беркайчан да каршы килмәдек. Курыкабыз, син үлгәч, Мөхәммәд безнең белән көрәшер, арабыздагы дошманлык дәвам итәр. Безне килештер, бер-беребезнең диненә кагылмыйк».
«Әй тау! Минем башыма килгән нәрсә синең башыңа килсә, түзә алмыйча җимерелер идең!» Хәдис шәриф
Анабыз хәзрәти Хәдичәнең төрбәсе / Җәннәтел-Мөгалла
Ислам бөекләренең күп каберләре кебек, сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу тәгалә галәйһи вә сәлләм) беренче хатыны анабыз хәзрәти Хәдичәнең (радыяллаһу ганһә) төрбәсе дә җимертелеп, юкка чыгарылган.
Әбү Талиб Пәйгамбәребезне чакыртып: «Корәешнең бөтен күренекле кешеләре синнән аларның диненә кагылмавыңны үтенәләр. Моны кабул итсәң, алар синең кул астыңда хезмәт итәрләр һәм сиңа ярдәмче булырлар», – диде. Галәмнәрнең Сәеде болай диде: «Әй агам! Мин аларны бары тик бер сүзгә генә чакырырга телим: ул сүз белән бөтен гарәпләр аларга буйсыныр, гарәп булмаганнар да аларга җизья түләр». Корәеш олугларына да: «Әйе! Сез миңа бер сүз әйтсәгез, аның белән бөтен гарәпләргә хаким булырсыз, гарәп булмаганнар да сезгә буйсыныр», – диде. Әбү Җәһел: «Ярый. Без аны ун тапкыр әйтербез. Нинди сүз соң ул?» – диде. Рәсүлуллаһ: «„Ля иләһә илләллаһ“ дисәгез һәм Аллаһы Тәгаләдән башка табына торган потларыгызны алып ташласагыз», – дигәч, мөшрикләр шунда ук: «Син бездән моннан башка берәр нәрсә сора!..» – диделәр. Пәйгамбәребез: «Сез кояшны китереп кулларыма куйсагыз да, мин сездән моннан башканы сорамыйм», – диде.
Мөшрикләр: «Әй Әбүл-Касыйм! Син бик гаҗәп тәкъдим ясыйсың. Без синең күңелеңне күрергә телибез, ә син безнең күңелебезне күрмисең!» – диделәр дә торып киттеләр. Алар киткәч, Әбү Талиб Пәйгамбәребезгә: «Синең корәештән сораган нәрсәң бик урынлы иде. Син дөресен әйттең», – диде. Агасының бу сүзе Рәсүлуллаһта өмет уятты, һәм Әбү Талибның иман китерә алачагын аңлап, ул болай диде: «Әй агам! Бер генә тапкыр „Ля иләһә илләллаһ“ дип әйт!.. Кыямәт көнендә мин сиңа шәфәгать кылырмын». Әбү Талиб: «Халык: „Үлемнән куркып, шуның өчен мөселман булды“, – дип гаепләүләреннән куркам. Юкса синең күңелеңне күрер идем», – дип, моның нәфесенә авыр икәнен әйтте. Авыруы көннән-көн авырайгач, ул вафат булды.2
Анабыз хәзрәти Хәдичәнең вафаты
Бигъсәтнең унынчы елында, Әбү Талиб вафат булганнан соң өч көн үткәч, Рәсүлуллаһның кайгысын уртаклашучы, егерме биш еллык тормыш иптәше мөбарәк анабыз хәзрәти Хәдичә дә, кайгы-хәсрәт белән үткән өч еллык камалыштан соң, һиҗрәттән өч ел элек, Рамазан аеның башында, 65 яшендә вафат булды.3 Галәм горурлыгы (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) анабыз хәзрәти Хәдичәне үзенең мөбарәк куллары белән җирләде. Ул аның белән аерылышуга бик кайгырды.
Бер үк елда анабыз хәзрәти Хәдичәнең һәм агасы Әбү Талибның бер-бер артлы вафат булуы Пәйгамбәребезне кайгыга батырды. Шуңа күрә бу елны «Сәнәтел-хөзен», ягъни кайгы елы дип атадылар.
Анабыз хәзрәти Хәдичәнең вафаты сөекле Пәйгамбәребезне тетрәндерде һәм чиктән тыш кайгыга салды. Чөнки иң элек иман китергән һәм Рәсүлуллаһны тәсдыйк иткән кеше ул иде. Моннан тыш, ул аның иң зур таянычы һәм юатучысы иде. Һәркем дошман булганда, ул бөтен күңелен ачкан һәм Пәйгамбәребезгә мәхәббәт белән тулган иде. Бөтен малын, байлыгын, ни бар – барысын ислам юлында сарыф итте, сөекле Пәйгамбәребезгә хезмәт итәр өчен төнен көнгә ялгады. Рәсүлуллаһны беркайчан да кайгыга салмады, һич тә күңелен рәнҗетмәде. Пәйгамбәребез моны вакыт-вакыт сөйли, шулай итеп мөбарәк хатынының фазыйләтләрен искә ала иде.
«Әй агам! Бер генә тапкыр „Ля иләһә илләллаһ“ дип әйт!.. Кыямәт көнендә мин сиңа шәфәгать кылырмын» Хәдис шәриф
Бер көнне Пәйгамбәребез өйдән читтә булганда, хәзрәти Хәдичә аны эзләргә чыкты. Аңа Җәбраил галәйһиссәләм кеше кыяфәтендә күренде. Анабыз хәзрәти Хәдичә аннан Пәйгамбәребез турында сорарга теләсә дә, ул дошманнардан берсе булуы мөмкин дип уйлап, кире кайтты. Сөекле Пәйгамбәребезне өйдә күргәч, булган хәлне сөйләде. Галәм горурлыгы болай диде: «Син күргән һәм мине сорарга теләгән ул затның кем икәнен беләсеңме? Ул Җәбраил (галәйһиссәләм) иде. Ул сиңа сәламен җиткерергә кушты. Тагын шуны да җиткерергә кушты: җәннәттә синең өчен энҗеләрдән ясалган бер бина әзерләнгән. Әлбәттә, анда мондагы кебек кайгылы, мәшәкатьле, авыр һәм михнәтле нәрсәләр булмаячак».
Берсенең кулы һавада катты, берсе сукыр булды
Сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләрнең иң бәхетлеләреннән булган сәхабәләренә тиңе булмаган сөхбәтләр кылып, аларның күңелләрен нурландыра иде. Иңгән изге аятьләрне аңлата, сөйләнмәгән, аңлашылмаган бернәрсә дә калдырмый иде. Шул ук вакытта мөшрикләр дә иман китерсен өчен, алар җыела торган урыннарга бара, арымыйча һәм бирешмичә иманга чакыра иде. Әбү Җәһел белән Вәлид ибне Могыйра моңа бик ачуланалар һәм: «Шулай барса, Мөхәммәд һәркемне үз диненә кертеп бетерер, потларыбызга табынучы бер кеше дә калдырмас», – диләр иде. Бер көнне алар бу эшне бетерүнең бердәнбер чарасы – галәмнәрнең Сәеде булган сөекле Пәйгамбәребезне үтерү дигән карарга килделәр. Әбү Җәһел Вәлид ибне Могыйраны һәм Мәхзум угылларыннан берничә егетне үзе белән алып, Бәйтуллаһка килде. Ул вакытта сөекле Пәйгамбәребез намаз укый иде. Әбү Җәһел кулына алган таш белән шунда ук алга ташланды. Хәбибе әкрам һәм Нәбие мөхтәрәм булган Пәйгамбәребезгә ташны бәрергә дип кулын күтәргән мизгелдә, куллары һавада хәрәкәтсез катып калды. Ул бернәрсә дә эшли алмады һәм аптырап калды. Шул хәлендә килгән җиренә китте. Мөшрикләр янына барып җиткәч, кулы элекке хәленә кайтты, таш җиргә төште. Мәхзум угылларыннан берсе шул ук ташны эләктереп алды да: «Күрерсез! Аны мин үтерәм!..» – дип, Пәйгамбәребезгә таба атлады. Якынлашкач, кинәт аның күзләре сукыр булды, ул тирә-ягын күрмәс булды. Шуннан соң Мәхзум угыллары барысы бергә сөекле Пәйгамбәребезгә таба алга бардылар. Пәйгамбәребезгә бик якын килгән мизгелдә, аны күрмәс булдылар. Ләкин аның мөбарәк тавышын ишетәләр иде. Тавыш килгән якка атласалар, тавыш артларыннан ишетелә, артка борылсалар, тагын элекке урыннан килә башлый иде. Бу хәлгә алар берничә тапкыр шаһит булдылар. Ахырда аптырап калып, Рәсүлуллаһка бернәрсә дә эшли алмыйча, ул урынны ташлап киттеләр.
Хәзрәти Гаишә һәм хәзрәти Сәүдә белән ярәшү
Хәзрәти Хәдичә (радыяллаһу ганһә) вафат булгач, Рәсүлуллаһның йортын алып барырлык кеше калмады. Хәүлә бинте Хәким Хатын бу хәлне күреп, Галәм сәрвәре хозурына барды. Ул: «Йә Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)! Сиңа лаеклы бер тормыш иптәше һәм хезмәтеңә лаеклы бер хатын кирәк. Теләсәң, мин сиңа бер хатын яучылап карыйм», – диде. Рәсүлуллаһ: «Әй Хәүлә, бу хезмәткә лаеклы хатын кайда бар соң?» – диде. Хәүлә: «Кыз теләсәң, ул – дустың Әбү Бәкернең кызы Гаишә. Тол хатын теләсәң, Сәүдә бинте Зәмгә туры килә», – диде. Рәсүл галәйһиссәләм: «Икесен дә миңа яучыла», – диде. Рәсүлуллаһ башта хәзрәти Гаишә белән, аннары Сәүдә белән ярәште. Хәзрәти Сәүдәне Мәккәдә үз өенә алды. Хәзрәти Гаишә белән туе һиҗрәтнең икенче елында Шәүвәл аенда Мәдинәдә булды.
Гакабадагы очрашу
Сөекле Пәйгамбәребез һәр ел Кәгъбәне зиярәт итәргә килгән кабиләләрне дингә чакыра иде. Аларның җәһәннәм утыннан котылып, мәңгелек бәхеткә ирешүләре өчен тырыша, никадәр хурласалар да, пәйгамбәрлек вазифасын үтәвен дәвам итә иде. Ул кабиләләр туктала торган урыннарда тора һәм килүчеләргә: «Аллаһы Тәгалә йөкләгән пәйгамбәрлек вазифасын үтәп бетергәнче, мине сыендырып, миңа ярдәм итүче кем бар? (Шулай итеп) аңа җәннәт бирелсен», – ди иде. Ләкин сыендыручы да, ярдәм итүче дә табылмады.
Бигъсәтнең унынчы елының Зөлхиҗҗә ае иде. Пәйгамбәребез ярминкәдә Кәгъбәне зиярәт итәргә килгән бер төркем Мәдинә кешеләре белән очрашты. Аларга: «Сез кемнәр?» – дип сорагач, алар Мәдинәдән, Хәзрәҗ кабиләсеннән икәннәрен әйттеләр. Пәйгамбәребезнең бабасы Габделмотталибның анасы Сәлма Хатын да Хәзрәҗ кабиләсенең Нәҗҗар угыллары тармагыннан иде. Пәйгамбәребез бу алты хәзрәҗле белән Гакабада бераз утырды, аларга Ибраһим сүрәсенең 35–52 нче изге аятьләрен укыды һәм исламны аңлатты. Аларны бу дингә керергә чакырды.
Мәдинәдә Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләре элек-электән яһүдләргә дошман иделәр, җай чыккан саен бер-берсенә һөҗүм итәләр иде. Араларында берәр низаг чыкса, яһүдләр: «Тиздән бер пәйгамбәр киләчәк. Озак калмады, бүген-иртәгә күренер. Без аңа иярербез дә көчәербез. Сезнең белән дә исәп-хисапны шунда ясарбыз», – диләр иде. Әүс һәм Хәзрәҗ кешеләре исә, яһүдләрдән элек мөселман булып, ислам белән шәрәфләнсәләр, аларны җиңәчәкләренә һәм Мәдинәдән куып чыгарачакларына ышаналар иде.
Кабиләләренең олугларыннан һәм Мәдинәдә яшәүче яһүдләрдән тиздән бер пәйгамбәр киләчәген ишеткән бу насыйплы кешеләр Рәсүле әкрамда (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрлек билгеләрен күрделәр. Ул аларны дингә чакыргач, алар бер-берсенә карашып алдылар. Аннары үзара: «Яһүдләр хәбәр иткән пәйгамбәр – менә шушы!» – дип сөйләштеләр.
Шуңа күрә алар шунда ук Рәсүлуллаһ хозурында кәлимәи шәһадәт әйтеп, мөселман булдылар. Пәйгамбәребезгә: «Йә Рәсүлуллаһ! Без кавемебезне яһүдләргә каршы сугышып яткан хәлдә калдырган идек. Өмет итәбез, Аллаһы Тәгалә аларны да синең хакыңа иман белән шәрәфләр. Без кайтуга ук аларны һәм кавемебезне синең пәйгамбәрлегеңне кабул итәргә чакырырбыз. Бу диннән кабул иткән нәрсәләребезне аларга да сөйләрбез. Әгәр Аллаһы Тәгалә аларны бу диндә җыеп берләштерсә, синнән дә газизрәк һәм шәрәфлерәк кеше булмас», – диделәр.
Бу алты кеше чыннан да иман китергән, Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребезгә җиткергәннәрен кабул һәм тәсдыйк иткән иде.
«Аллаһы Тәгалә йөкләгән пәйгамбәрлек вазифасын үтәп бетергәнче, мине сыендырып, миңа ярдәм итүче кем бар? (Шулай итеп) аңа җәннәт бирелсен» Хәдис шәриф
