Сөекле Пәйгамбәрем

КӨФЕР ТУРЫНДА

Явызлыкларның иң явызы – Аллаһы Тәгаләгә ышанмау, атеист булу. Ышанырга тиешле нәрсәгә ышанмау көфер була. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ышанмау көфер була. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Аллаһы Тәгалә хозурыннан алып килеп белдергән нәрсәләренең барысына да күңел белән ышану һәм тел белән дә икърар итү, әйтү иман дип атала. Әйтергә берәр комачау булганда, әйтмәү гафу ителә. Иман булсын өчен, ислам көфер билгесе дип санаган нәрсәләрне сөйләүдән һәм кулланудан сакланырга да кирәк. Ислам әхкәменең, ягъни исламның әмерләре һәм тыюларының берсен җиңел санау, Коръән Кәримнән, фәрештәдән, пәйгамбәрләрнең берсеннән (галәйһимуссәләвату вәттәслимат) көлү – көфер билгеләреннән. Инкяр итү – ишеткәннән соң ышанмау, тәсдыйк итмәү дигән сүз. Шикләнү дә инкарь була. Ислам имансызлык билгесе дип санаган сүзләрне сөйләүче һәм эшләрне эшләүче, күңелендә тәсдыйк булса да, ышанам дип әйтсә дә, кяфер була. Ислам түбәнсетергә кушкан нәрсәне олылау, олыларга кушкан нәрсәне түбәнсетү – көфер.

Көфергә сәбәп булган кайбер нәрсәләр

1. «Аллаһы Тәгалә безгә Гарыштан яки күктән карап тора» дию – көфер. Чөнки Аллаһы Тәгалә урыннан пакь. Аның турында «җирдә, күктә, түбәндә, өстә, уңда, сулда» дип әйтеп булмый. 2. «Син миңа золым иткән кебек, Аллаһы Тәгалә дә сиңа золым итә» дию – көфер. Аллаһы Тәгалә залим түгел. Ул Үзенең колларына золым итми. «Золым» сүзе Аллаһы Тәгалә турында әйтелми. 3. «Фәлән мөселман минем күземдә яһүд кебек» дию – көфер. 4. Ялган сүз турында «Аллаһы Тәгалә белә, бу – дөрес» дию – көфер. 5. Фәрештәләрне кимсетә торган сүзләр сөйләү – көфер.

6. Коръән Кәримне, хәтта аның бер хәрефен кимсетә торган сүз сөйләү, аның бер хәрефенә булса да ышанмау – көфер. 7. Музыка коралларында уйнап Коръән Кәрим уку, мөнәҗәт әйтү, азан, мәүлид уку – көфер. 8. Пәйгамбәрләрне кимсетә торган сүзләр сөйләү – көфер. 9. Күп яхшылык эшләүче бер кеше турында «Ул пәйгамбәрдән дә яхшырак» дию – көфер. 10. Берәр кеше үзен пәйгамбәр дип әйтсә, аңа ышанучылар да кяфер була.

11. Ахирәттә булачак нәрсәләрдән көлү – көфер. 12. Кабердәге һәм кыямәттәге газапларга (акылга, фәнгә туры килми дип) ышанмау – көфер.

13. Җәннәттә Аллаһы Тәгаләне күрүгә ышанмау – көфер.

14. Мәшһүр сөннәтләрнең берсен ошатмау – көфер.

15. Ислам гыйлемнәренә ышанмау, аларны һәм дин галимнәрен түбәнсетү дә көфер була. 16. Кяфер булырга теләгән кеше шуны ният иткән мизгелдә үк кяфер була.

17. Көфергә сәбәп булганын белә торып һәм үз теләге белән көфер сүзләрен сөйләүче кяфер була. Белмичә сөйләсә дә, галимнәрнең күбесе фикеренчә, ул барыбер кяфер була. 18. Биленә зөннар дип аталган поп билбавын бәйләү һәм кяферлеккә генә хас булган нәрсәне кию көфер була. Сәүдәгәрнең боларны дарел-хәрбтә (кяферләр илендә) дә куллануы көфер була. Боларны шаярып, башкаларны көлдерү өчен куллану да көфергә сәбәп була.

19. Бер мөселманны яманлау өчен аңа «кяфер» дию көфер булмый. Ә аның кяфер булуын теләп әйтү көфер була. 20. Бала чагында никахлап куелган кыз акыллы һәм балигъ булгач иманны, исламны белмәсә, сорагач аңлата алмаса яки аларга ышанмаса, иреннән аерылган була, ә үзе мөртәд була. Егет тә шулай ук.

21. Бер кешене гаепсезгә кыйнаган яки үтергән залимгә «Яхшы эшләдең, ул моңа лаек иде» дию – көфер.

22. Фарыз икәненә ышанмыйча, җиңел санап намаз укымау, ураза тотмау, зәкят бирмәү көфер була. 23. Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзү – көфер. 24. Үләксә, дуңгыз ите, шәраб кебек үзләре хәрам булган нәрсәләргә «хәрам ли гайниһи» диелә. Аларны хәләл дию – көфер. 25. Хәрам икәне катгый билгеле булган барлык гөнаһларны хәләл дию дә көфер була.

26. Азан, мәчет, фикһ китаплары кебек ислам кадерле санаган нәрсәләрне түбәнсетү – көфер. 27. Тәһарәтсез икәнен белә торып намаз уку – көфер. 28. Белә торып кыйбладан башка якка карап намаз уку – көфер. «Намазны кыйблага карап уку кирәк түгел» дигән кеше кяфер була. 29. Берәр кеше бер ислам галимен сәбәпсезгә күрә алмаса яки аны сүксә, аның көфергә төшүеннән куркыла. 30. Галимнәр әйткәнчә, берәр кеше яратмаган кешесенә «Синең йөзең миңа җан алучыныкы кебек» дисә, кяфер була. Чөнки җан алучы фәрештә (Газраил галәйһиссәләм) – бөек фәрештә.

«Аллаһы Тәгалә Аңа ширек катучыларны, ягъни кяферләрне гафу итми, ә ширектән, ягъни көфердән башка гөнаһларны гафу итә» Ниса: 116

31. Зина, ләвата, процент, ялган кебек һәр диндә хәрам булган берәр нәрсә турында «Хәләл булса иде, мин дә эшләр идем» дип теләү – көфер. 32. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең ахырзаман Пәйгамбәре икәнен белмәгән кеше кяфер була. 33. Берәр кеше ефәк кисә, ә икенче берәү аңа «Мөбарәк булсын» дисә, бу икенче кешенең көфергә төшүеннән куркыла.

34. Тәфсир һәм фикһ китапларын хурлаучы, аларны ошатмаучы, яманлаучы кяфер була. 35. Берәр кеше «Җәбраил бозавы кебек шыр ялангач калгансың» дисә, бу – бәла: бу фәрештәдән көлү була. 36. «Пәйгамбәр (галәйһиссәләту вәссәләм) кара иде» дигән кеше кяфер була. 37. «Намаз укымау – яхшы эш» дигән кеше кяфер була. Галимнәр әйткәнчә, берәр кеше икенче берәүгә «Әйдә, намаз укы» дисә, ә теге «Намаз уку миңа авыр» дисә, кяфер була. 38. Аллаһны «ата» дип атаучы кяфер була. 39. Берәү «Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ашап бетергәч мөбарәк бармагын ялый иде» дисә, ә икенче берәү «Бу – әдәпсезлек» дисә, бу икенчесе кяфер була. 40. Коръән Кәримгә үз акылы белән мәгънә бирүче кяфер була.

41. Коръән Кәрим язылган тасмалар һәм пластинкалар Мөсхәфе шәриф (Коръән Кәрим нөсхәсе) кебек кадерле. Аларга хөрмәтсезлек күрсәтү дә көфер була. 42. Җеннәр белән таныш булган фалчыларга, йолдызнамәгә карап сорала торган һәр нәрсәгә җавап бирүчеләргә һәм сихерчеләргә барып, аларның сүзләренә һәм эшләренә ышану, кайчакта дөрес чыкса да, Аллаһы Тәгаләдән башка берәүнең һәр нәрсәне белүенә һәм теләгән һәр нәрсәсен эшли алуына ышану була, ә бу – көфер. (Фән белемнәренә ышанмау мондый түгел.) 43. Сөннәтне җиңел санап, аңа әһәмият бирмичә ташлау көфер була. 44. «Сихерче сихере белән теләгәнен һичшиксез эшли, сихер һичшиксез тәэсир итә» дигән һәм шуңа ышанган кеше кяфер була.

45. Мөселман үзенә «кяфер» дигән кешегә «Әйе, әфәндем» кебек ризалык белдереп җавап бирсә, ул да кяфер була. 46. Никахы хәрам булган хатынга өйләнүне хәләл дигән кеше кяфер була.

47. Берәр кеше кулындагы катгый хәрам малдан садака бирсә һәм моның өчен савап өмет итсә, ә аны алучы фәкыйрь малның хәрамнан икәнен белә торып, бирүчегә «Аллаһ синнән разый булсын» дисә, бирүче яки башка берәү «Әмин» дисә, аларның барысы да кяфер була.

48. Аллаһы Тәгаләдән башка берәүне, нинди максат белән генә булмасын, «Яратучы» дип атау – көфер. 49. «Габделкадир» урынына, белә торып, «Габделкойдыр» дию – көфер. «Габделгазиз» урынына «Габделгозәйз», «Мөхәммәд» урынына «Мемо», «Хәсән» урынына «Хассо», «Ибраһим» урынына «Ибо» дию дә шундый ук. Бу исемнәрне аяк киемнәренә һәм чүәкләргә язучыларның һәм аларга басучыларның иманнары китүеннән куркыла. 50. «Наданнар әүлияне бар итүче дип уйлауларыннан куркып, төрбәләрне җимерәбез» дигән сүз – көфер. 51. Өстендә язу, хәтта бер хәреф булган кәгазьне, япманы, намазлыкны җиргә кую (хурлау өчен түшәү яки куллану) көфер була. 52. «Әбү Бәкер Сыйддыйкның һәм Гомәр Фарукның (радыяллаһу тәгалә ганһүмә) хәлифәлеккә хаклары юк иде» дию – көфер. 53. Башка берәүнең, бигрәк тә үз баласының кяфер булуына сәбәп булган кеше үзе дә кяфер була. 54. Коръән Кәримнең радиодан һәм көчәйткечтән яңгыраган, укылган төгәл охшашына хөрмәтсезлек күрсәтү дә көфер була.

55. Сөннәт булган бер эшне ошатмау – көфер. Сөннәткә әһәмият бирмәү – көфер. 56. Мәетне җиргә күмү фарыз. Бу фарызга әһәмият бирмичә, бу хезмәттән качкан һәм гыйлемне, фәнне сылтау итеп, «Үлекләрне күмү – артталык. Буддачы, брахман, коммунист кяферләр кебек үлекләрне яндыру яхшырак» дигән кешенең иманы китә, ул мөртәд була. 57. «Тиз бирүче бабай» дию бик ямьсез һәм көфергә сәбәп була. 58. Зинаны, ләватаны җаиз дию – көфер. 59. Нәсс (ягъни аять һәм хәдис) белән һәм иҗмаг белән белдерелгән хәрамга әһәмият бирмәү – көфер.

60. Зур гөнаһларны дәвам итү, аларда үҗәтләнү көфергә сөйри. Намазга әһәмият бирмәү – көфер. 61. Аллаһы Тәгаләнең вәлиләреннән үлесен яки тересен тел яки күңел белән инкарь итү – көфер. 62. Әүлиягә һәм гыйлеме белән гамәл кылучыларга дошманлык – көфер. 63. «Әүлиядә гыйсмәт сыйфаты бар» дию – көфер. (Гыйсмәт сыйфаты пәйгамбәрләрдә генә була.)

64. Нинди дә булса вакыйганың үзеннән-үзе булуына ышану һәм «хайваннар бер күзәнәклеләрдән югары төзелешлеләргә таба бер-берсенә, ахырда кешегә әверелгән» дию – көфер.

«Йә Раббым! Синнән ахыры көфер белән бетми торган иман сорыйм!» Хәдис шәриф

65. Кяферләрнең гыйбадәтләрен гыйбадәт итеп кылу, мәсәлән, алар чиркәүләрендә уйный торган орган кебек уен коралларын мәчетләрдә уйнау һәм кыңгыраулар кагу, шулай ук ислам кяферлек билгесе дип санаган нәрсәләрне зарурлыксыз һәм мәҗбүрләүсез куллану көфер була. 66. Мөхтәрәм сәхабәләрне сүгүчене мөлхид дип атыйлар. Мөлхид – кяфер. 67. Рәсемдә сурәтләнгән, сында гәүдәләндерелгән затта, хачта яки йолдыз, кояш, сыер кебек берәр нәрсәдә илаһилык сыйфаты бар дип ышанып, мәсәлән, «теләгәнен бар итәр, теләгән һәр нәрсәсен эшләр, авыруга шифа бирер» дип аны олылау көфер була. 68. Хәзрәти Гаишәгә яла ягучы (аны фахишә дип атаучы) һәм аның атасының сәхабә булуына ышанмаучы кяфер була. 69. Гайсә галәйһиссәләмнең күктән төшәчәге дә – һәркем белергә тиешле нәрсә. Моңа ышанмаучы кяфер була. 70. Коръән Кәримдә һәм хәдис шәрифтә җәннәт белән сөендерелгән кешене кяфер дию – көфер. 71. Мөселман хатынның башы, куллары һәм аяклары ачык килеш урамга чыгуы, аларны ирләргә күрсәтүе хәрам, гөнаһ. Әгәр ул моңа әһәмият бирмәсә, игътибар итмәсә, аның иманы китә, ул кяфер була. 72. Фәрештәләрнең һәм җеннәрнең барлыгына ышанмаучы кяфер була.

73. Мөселманга «Әй кяфер!» дигән (яки мөселманны масон, коммунист дип атаган) һәм аны кяфер дип исәпләгән кеше үзе кяфер була. 74. Пәйгамбәрләрнең саны төгәл билгеле түгел. Берәр санны әйтү пәйгамбәр булмаганны пәйгамбәр итү яки пәйгамбәр булганны пәйгамбәр дип танымау булырга мөмкин. Ә бу – көфер. Чөнки пәйгамбәрләрнең берсен танымау – аларның берсен дә танымау дигән сүз. Ислам галимнәре бу мәсьәләдә пәйгамбәрләрнең саны йөз егерме дүрт меңнән артык дип белдерделәр. Ир-ат булсын, хатын-кыз булсын, бер мөселман галимнәр бердәм рәвештә көфергә сәбәп була дип белдергән сүзнең яки эшнең көфергә сәбәп булганын белә торып, аны гамдән (куркытусыз, үз теләге белән) чын күңелдән яки шаярып, көлдерү өчен әйтсә яки эшләсә, мәгънәсен уйламаса да, иманы китә. Ул мөртәд була. Элекке гыйбадәтләренең саваплары юкка чыга. Тәүбә итсә дә, алар кире кайтмый. Бай булса, аңа яңадан хаҗга барырга кирәк була. Тәүбә итү өчен кәлимәи шәһадәтне генә әйтү җитми. Көфергә сәбәп булган шул нәрсәдән дә тәүбә итәргә кирәк. (Исламнан кайсы ишектән чыккан булса, шул ишектән керергә тиеш.) Белмәве гозер булып саналмый, ә зур гөнаһ була. Чөнки һәр мөселманга белергә кирәк булган нәрсәләрне өйрәнү фарыз. Көфергә сәбәп булган сүзне ялгышып, абынып яки тәэвил белән әйткән кешенең иманы да, никахы да бозылмый. Тик аңа тәүбә һәм истигъфар кылу, ягъни тәҗдиде иман итү яхшы.

Бер кяфер бер кәлимәи тәүхид әйтү белән мөэмин булган кебек, бер мөэмин дә бер сүз әйтү белән кяфер була. Һәр мөселман иртән һәм кич бу иман догасын укырга, ә икенчесен укып, тәүбә итәргә, иманын һәм никахын яңартырга тиеш:

«Аллаһуммә инни әгузү бикә мин ән ушрикә бикә шәйән вә әнә әгъләмү вә әстәгъфирукә лимә ля әгъләмү, иннәкә әнтә гәлләмүл-гуюб».

«Аллаһуммә инни уридү ән үҗәддидәл-иманә вән-никяхә тәҗдидән би-кавли ля иләһә илләллаһ Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ».

Эзли-эзли табар идем эзеңне,
Эзеңнең тузанына сөртер идем йөземне.
Хак насыйп итсә, күрсәм иде йөзеңне…
Әй Мөхәммәд, җаным сине сагына.
Бер мөбарәк сәфәр булса да китсәм,
Кәгъбә юлларында комнарга батсам.
Гүзәл йөзеңне төшемдә бер күрсәм иде…
Әй Мөхәммәд, җаным сине сагына.
Күңелемдә бер зәррә дә хәйлә калмады,
Ихлас белән кердем мин бу хак юлга
Әбү Бәкер, Гомәр, Госман белән бергә.
Әй Мөхәммәд, җаным сине сагына.

«„Ля иләһә илләллаһ“ дип, иманыгызны яңартыгыз!» Хәдис шәриф