ГАЛӘМ СОЛТАНЫ ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ
Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең хәбибе (сөеклесе); ул яратылган бөтен кешеләрнең һәм башка махлукларның һәр яктан иң өстене, иң гүзәле һәм иң шәрәфлесе. Ул – Аллаһы Тәгалә мактаган, бөтен кешеләргә һәм җеннәргә пәйгамбәр итеп сайлап җибәргән соңгы һәм иң өстен пәйгамбәр.
Ул галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән, һәр нәрсә аның хакына яратылган. Аның мөбарәк исеме – Мөхәммәд, бу исем «кат-кат макталган, бик күп мактау алган» дигәнне аңлата. Аның Әхмәд, Мәхмүд, Мостафа кебек башка мөбарәк исемнәре дә бар. Атасының исеме Габдулла иде. Пәйгамбәребез һиҗрәттән 53 (кояш елы белән – 51) ел элек, Рабигыль-әүвәл аеның уникенче көнендә, дүшәмбе төнендә, таң алдыннан, Мөкәррәмә Мәккәдә дөньяга килде. Тарихчылар бу көннең милади 571 елның 20 апреленә туры килгәнен язалар.
Ул дөньяга килгәнче берничә ай элек атасы Габдулла, алты яшендә анасы Аминә вафат булды. Шуңа күрә Пәйгамбәребезгә «Дөрре Ятим» (галәм садәфендәге бердәнбер, зур һәм иң кыйммәтле энҗе) кушаматы да бирелгән. Сигез яшенә кадәр ул бабасы Габделмотталиб янында, аның вафатыннан соң исә агасы Әбү Талиб янында яшәде. Егерме биш яшендә анабыз Хәдичәтел-Кобрага өйләнде. Бу хатыныннан туган беренче улының исеме Касыйм иде. Гарәпләрдә ирне беренче улының исеме белән атау – кунья бирү гадәте бар иде. Шуңа күрә Пәйгамбәребезгә «Әбүл-Касыйм», ягъни «Касыйм атасы» диделәр.
Кырык яшендә Аллаһы Тәгалә аңа бөтен кешеләргә һәм җеннәргә пәйгамбәр икәнен белдерде. Өч елдан соң ул һәркемне иманга чакыра башлады. Илле ике яшендә Мигъраҗ булды.1 Милади 622 елда, 53 (кояш елы белән – 51) яшендә ул Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылды. Ул егерме җиде тапкыр сугыш алып барды: тугызында гади сугышчы булып һөҗүм итте, калганнарында гаскәрнең баш җитәкчесе булды. Ул һиҗри 11 елда (милади 632 ел), Рабигыль-әүвәл аеның уникенче көнендә, дүшәмбе көнне төштән элек, 63 (кояш елы белән – 61) яшендә, Мөнәүвәрә Мәдинәдә вафат булды.
Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләренә исемнәре белән эндәшсә дә, аны «Хәбибем» (Сөеклем) дип хөрмәтләде. Җәнабе Хак бер изге аятьтә мәгънәсе буенча2: «Без сине галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек»3, ә бер хәдис кодсидә: «Син булмасаң, син булмасаң, Мин махлукларны яратмас идем!»4 – диде. Хәзрәти Сәед Габделхәким Арвасый әйткәнчә: «Һәр пәйгамбәр үз заманында, үз урынында үз кавеменең барысыннан да һәр яктан өстен. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм исә дөнья яратылган көннән кыямәт купканчы, һәр заманда, һәр илдә, килгән һәм киләчәк бөтен барлыкларның һәр яктан иң фазыйләтлесе, иң өстене. Беркем дә бернинди яктан аннан өстен түгел. Җәнабе Хак аны шулай бар иткән».
Аның мөбарәк нурының яратылуы
Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән элек, ягъни бернәрсә дә яратканчы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк нурын яратты. Тәфсир һәм хәдис галимнәребезнең күбесе болай дип белдерде: «Җәнабе Хак Үз нурыннан нәфис һәм бөек бер җәүһәр яратты. Бу җәүһәрдән Ул бөтен галәмне тәртибе белән барлыкка китерде. Бу җәүһәрне „Нуры Мөхәммәди“ дип атыйлар. Бөтен рухларның һәм тәннәрнең башы һәм чыганагы – шушы җәүһәр».
«Син булмасаң, син булмасаң, Мин махлукларны яратмас идем!» Хәдис кодси
Бер көнне мөхтәрәм сәхабәләрдән Җабир ибне Габдулла: «Йә Рәсүлуллаһ! Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәдән элек нәрсә яратты?» – дип сорады. Рәсүлуллаһ болай дип җавап бирде: «Һәр нәрсәдән элек Ул Үз нурыннан синең Пәйгамбәреңнең нурын, ягъни минем нурымны яратты. Ул вакытта Ләүх тә, Каләм дә, җәннәт тә, җәһәннәм дә, фәрештә дә, сәмават (күкләр) та, арз (җир) да, кояш та, ай да, кешеләр дә, җеннәр дә юк иде».
Адәм галәйһиссәләмнең йөрәге һәм мөбарәк тәне яратылгач, Нуры Мөхәммәди аның ике кашы арасына куелды. Аңа рух өрелгәч, Адәм галәйһиссәләм маңгаенда Чулпан йолдызы кебек балкып торган бер нур барлыгын сизде.
Адәм галәйһиссәләм яратылгач, Җәнабе Хакның аңа Әбү Мөхәммәд, ягъни Мөхәммәд атасы дип эндәшкәнен илһам белән аңлады. Адәм: «Йә Раббым! Ни өчен миңа Әбү Мөхәммәд куньясын бирдең?» – дип сорагач, Аллаһы Тәгалә аңа: «Әй Адәм! Башыңны күтәр!» – диде. Адәм галәйһиссәләм башын күтәреп караганда, Гарше әгълада5 нур белән язылган сөекле Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) исемен – Әхмәд исемен күрде. Шунда ул: «Йә Раббым! Бу кем?» – дип сорады. Аллаһы Тәгалә: «Бу – синең нәселеңнән бер пәйгамбәр. Аның исеме күкләрдә – Әхмәд, җирдә – Мөхәммәд. Әгәр ул булмаса, Мин сине бар итмәс идем. Җирне дә, күкләрне дә яратмас идем», – диде.6
Аның нуры пакь маңгайлардан пакь маңгайларга күчә
Адәм галәйһиссәләм яратылгач, аның маңгаена сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк нуры куелды. Бу нур аның маңгаенда балкый башлады. «Тәфсире Мазһари» китабында белдерелгәнчә, ул Адәм галәйһиссәләмнән башлап пакь аталар һәм пакь аналар аша үтеп, Пәйгамбәребезгә кадәр килеп җитте. Аллаһы Тәгалә моны изге аятьтә7 мәгънәсе буенча болай белдерде:
«Син, ягъни синең нурың, һәрвакыт сәҗдә кылучылардан сәҗдә кылучыларга күчерелеп, сиңа килеп җитте».8
Бер хәдис шәрифтә болай диелгән: «Аллаһы Тәгалә кешеләрне бар итте. Мине кешеләрнең иң яхшы өлешеннән барлыкка китерде. Соңра бу өлешләрнең иң яхшысын (Гарәбстанда) сайлады. Мине алардан барлыкка китерде. Соңра йортларның, гаиләләрнең иң яхшысын сайлап, мине алардан дөньяга китерде. Димәк, минем рухым да, тәнем дә – махлукларның иң яхшысы. Минем нәселем, бабаларым – кешеләрнең иң яхшылары».
Тагын бер хәдис шәрифтә болай диелгән: «Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне юктан бар итте. Һәр нәрсә арасыннан кешеләрне сөйде, аларны кадерле итте; кешеләр арасыннан сайлаганнарын Гарәбстанда урнаштырды. Гарәбстандагы сайланганнар арасыннан мине сайлады. Мине һәр заманның сайланган, иң яхшы кешеләре арасында булдырды. Димәк, Гарәбстанда миңа бәйле булганнарны сөючеләр аларны минем өчен сөяләр. Аларга дошманлык итүчеләр миңа дошманлык иткән булалар».
Хак Тәгалә Адәмне яратканда,
Адәм белән бизәде бу галәмне.
Фәрештәләргә Адәмгә сәҗдә кылдырды,
Юмарт Раббы аңа күп лотыф бирде.
Маңгаена Мостафаның нурын куйды,
«Бел, бу – Хәбибемнең нуры», – диде.
Ул нур аның маңгаенда тукталды,
Озак заманнар аның белән калды.
Соңра, бел, Хаува маңгаена күчте,
Анда да күп айлар, еллар торды.
Шис туды – нур аңа күчеп килде,
Аның маңгаенда нур балкып торды.
Ибраһимга, Исмәгыйльгә дә җитте,
Калганын сөйләсәм, сүз озын булыр.
Шулай чылбыр боҗралары кебек тоташып,
Мостафага күчкәнчегә кадәр барды.
Галәмнәргә рәхмәт булган ул килгәч,
Нур аңа барып, анда тукталып калды.
Уттан котылуны теләсәгез әгәр,
Гыйшык белән, сагыш белән әйтегез салават!
«Син, ягъни синең нурың, һәрвакыт сәҗдә кылучылардан сәҗдә кылучыларга күчерелеп, сиңа килеп җитте» Шөгара: 219
Яратылган беренче кеше Адәм галәйһиссәләм Мөхәммәд галәйһиссәләмнең зәррәсен йөрткәнгә, аның маңгаенда Пәйгамбәрнең нуры балкый иде. Бу зәррә хәзрәти Хаувага, аннан Шис галәйһиссәләмгә күчте, һәм шулай итеп пакь ирләрдән пакь хатыннарга, пакь хатыннардан пакь ирләргә күчеп барды. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры да зәррә белән бергә пакь маңгайлардан пакь маңгайларга күчте. Фәрештәләр кайчан гына Адәм галәйһиссәләмнең йөзенә карасалар да, аның маңгаенда Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нурын күрәләр һәм аның өчен гафу сорыйлар (истигъфар кылалар) иде.
Адәм галәйһиссәләм вафат булыр алдыннан улы Шис галәйһиссәләмгә болай диде: «Балам! Маңгаеңда балкып торган бу нур – соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры. Аны мөэминә, гыйффәтле, пакь хатыннарга тапшыр һәм улыңа да шулай васыять ит!»
Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр барлык аталар улларына шундый васыять иттеләр. Аларның һәрберсе бу васыятьне үтәде һәм иң затлы, иң тәрбияле кызларга өйләнде. Нур ир-атның һәм хатын-кызның пакь маңгайлары аша үтеп, үзенең чын иясенә барып җитте. Рәсүлуллаһның бабаларыннан берсенең ике улы булса яки бер кабилә ике тармакка бүленсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры һәрвакыт иң шәрәфле һәм хәерле тармакта була иде. Һәр гасырда аның бабасы булган зат йөзендәге нурдан танылып тора иде. Аның нурын йөрткән сайланган бер нәсел бар иде; һәр гасырда бу нәселдән булган затның йөзе бик матур һәм бик нурлы була иде. Ул бу нур белән бертуганнары арасында аерылып тора, ул булган кабилә башка кабиләләрдән өстенрәк, шәрәфлерәк була иде.9
Пәйгамбәребез бер хәдис шәрифендә болай диде: «Минем бабаларымның берсе дә зина кылмады. Аллаһы Тәгалә мине пакь, яхшы аталардан һәм пакь аналардан дөньяга китерде. Бабаларымның берсенең ике улы булса, мин аларның иң хәерлесендә, иң яхшысында булыр идем». Адәм галәйһиссәләмнән бирле нәселдән нәселгә күчеп килгән бу нур Тарухка, аннан улы Ибраһим галәйһиссәләмгә, соңра улы Исмәгыйль галәйһиссәләмгә күчте. Аның да маңгаенда кояш кебек балкыган нур нәселеннән Гаднанга, аннан Мәгадка, аннан Низарга күчте. Низар туганда атасы Мәгад улының маңгаендагы нурны күреп шатланды. Ул зур мәҗлес ясап: «Мондый ул өчен бу мәҗлес – аз нәрсә», – дигәнгә, улының исеме Низар, ягъни «аз нәрсә» булып калды. Шуннан соң нур, боҗра артыннан боҗра, күчә барып, үзенең чын иясе – пәйгамбәрләрнең соңгысы (Хатәмел-әнбия), сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә барып җитте.
Пәйгамбәребез бер хәдис шәрифтә болай диде: «Мин – Габдулла, Габделмотталиб, Һашим (Гамр), Габдеманаф (Могыйра), Кусай (Зәйд), Киләб, Мөррә, Кәгъб, Лүәй, Галиб, Фиһр, Малик, Нәдр, Кинанә, Хозәймә, Мөдрикә (Гамир), Ильяс, Мөдар, Низар, Мәгад, Гаднан улы Мөхәммәд. Мин мәнсүб булган җәмәгать кайчан гына икегә бүленсә дә, Аллаһы Тәгалә мине, һичшиксез, аларның иң хәерле өлешендә булдырды…»10
Тагын бер хәдис шәрифтә ул болай диде: «Аллаһы Тәгалә Ибраһим угылларыннан Исмәгыйльне сайлады. Исмәгыйль угылларыннан Кинанә угылларын сайлады. Кинанә угылларыннан Корәешне сайлады. Корәештән Һашим угылларын сайлады. Һашим угылларыннан Габделмотталиб угылларын сайлады. Габделмотталиб угылларыннан исә мине сайлады».11
Пәйгамбәребезнең Гаднанга кадәр шәрәфле нәсәбе болай:
Мөхәммәд галәйһиссәләм Габдулла Габделмотталиб (Шәйбә) Һашим (Гамр) Габдеманаф (Могыйра) Кусай (Зәйд) Киләб Мөррә Кәгъб Лүәй Галиб Фиһр Малик Нәдр Кинанә Хозәймә Мөдрикә (Гамир) Ильяс Мөдар Низар Мәгад Гаднан
Бабасы хәзрәти Габделмотталиб
Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Корәеш кабиләсенең Һашим угыллары тармагыннан. Аның атасы – Габдулла. Габдулланың атасы Шәйбә иде. Пәйгамбәребезнең бабасы Шәйбә Мәдинәдә туган. Атасы Һашим вафат булганда, Шәйбә әле бала иде. Бер көнне ул Мәдинәдә, тагаларының өе алдында дуслары белән ук атарга өйрәнә иде. Аларны күзәтеп торган өлкәннәр Шәйбәнең маңгаенда балкыган нурдан аның бер шәрәфле кешенең улы икәнен чамалап, сокланып калдылар.
Ук атарга Шәйбәнең чираты җиткәч, ул җәясен тартып, укны максатка җибәрде. Ук нәкъ максатка тигәч, ул дулкынланып: «Мин – Һашим улы. Әлбәттә, минем угым максатына тия!» – дип кычкырды. Бу сүзләреннән аның мәккәле Һашимның улы икәнен аңладылар. Ул вакытта Һашим инде вафат булган иде.
Габдеманаф угылларыннан берсе Мәккәгә кайткач, Һашимның бертуганы Мотталибка: «Мәдинәдә яшәүче бертуганыңның улы Шәйбә – бик акыллы малай. Аның маңгаенда барысын да сокландыра торган бер нур балкый. Шундый кадерле баланың сездән ерак яшәве дөресме?» – диде. Шуннан соң Мотталиб шундук Мәдинәгә китте һәм бертуганының улы Шәйбәне Мәккәгә алып кайтты. Мәккә урамнарында «Бу бала кем?» дип сораучыларга ул: «Бу – минем колым», – дип җавап бирә иде. Шуннан соң Шәйбәнең исеме «Мотталибның колы» дигәнне аңлаткан Габделмотталиб булып калды.12
«Балам! Маңгаеңда балкып торган бу нур – соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры. Аны мөэминә, гыйффәтле, пакь хатыннарга тапшыр һәм улыңа да шулай васыять ит!» Адәм галәйһиссәләм
Габделмотталиб агасы Мотталиб вафат булганчы аның янында яшәде. Габделмотталибның мөбарәк тәненнән миск исе килә иде. Аның маңгаенда Аллаһы Тәгаләнең хәбибе Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нуры балкый һәм тирә-якка хәер-бәрәкәт тарата иде. Кайчан гына Мәккәдә яңгыр явмыйча, кытлык башланса, мәккәлеләр Габделмотталибның кулына ябышып, аны Сәбир тавына алып менәләр һәм дога кылуын сорап ялваралар иде. Ул беркемне дә кире какмый, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр бирүен сорап дога кыла иде. Җәнабе Хак та Габделмотталибның маңгаенда балкыган сөекле Пәйгамбәребезнең нуры хакына аның догасын кабул итә һәм мул яңгыр җибәрә иде. Шулай итеп, Габделмотталибның кадере һәм абруе көннән-көн артты. Мәккәлеләр аны үзләренә башлык итеп сайладылар. Аңа каршы торучы булмады, аның кул астына кергәннәр тынычлык һәм иминлек таптылар. Ул чорның патшалары да Габделмотталибның фазыйләтен һәм бөеклеген таныйлар иде. Бары тик Иран шаһы (кисра) гына аңа көнләшеп карый, ачыктан-ачык та, яшерен дә аңа дошманлык тота иде. Габделмотталиб хәниф, ягъни мөселман иде.13 Ул тәүхид юлында иде, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышана иде, Аннан башка аның бер уе да юк иде, һәм ул бабаларыннан хәниф булган Ибраһим галәйһиссәләмнең динендә иде. Шуңа күрә ул беркайчан да потларга табынмады, хәтта алар янына якын да бармады.
Ул Кәгъбә тирәсендә Аллаһы Тәгаләгә дога кыла һәм Аңа гыйбадәт кыла иде.
Зәмзәм
Бер көнне төшендә бер кеше аңа: «Әй Габделмотталиб! Тор, Таййибәне каз!» – диде дә югалды. Икенче көнне ул: «Тор, Бәррәне каз!» – диде. Өченче көнне шул ук кеше: «Тор, Мәднүнәне каз!» – дип боерды. Төшләр туктамады. Дүртенче көнне шул ук кеше тагын: «Әй Габделмотталиб! Тор, Зәмзәм коесын каз!» – дигәч, Габделмотталиб: «Зәмзәм нәрсә ул? Кое кайда?» – дип сорады. Теге кеше болай диде: «Зәмзәм – беркайчан да кимеми торган һәм төбенә җитеп булмый торган су. Ул дөньяның дүрт почмагыннан килгән хаҗиларның барысына да җитә. Ул Җәбраил галәйһиссәләм канаты белән суккан урыннан чыккан. Ул – Аллаһы Тәгалә Исмәгыйль галәйһиссәләм өчен яраткан су. Ул сусаганнарны кандыра. Ачларны туйдыра, авыруларга шифа була. Аның урынын әйтим. Корбан чалганда, калдыкларын бер җиргә түгәләр. Син анда булганда, кызыл томшыклы бер карга килер.
Ул томшыгы белән җирне казыр. Карга казыган урында син кырмыска оясын да күрерсең. Нәкъ шунда – Зәмзәм урыны».14
Иртән Габделмотталиб улы Харисны үзе белән алып Кәгъбәгә барды һәм дулкынланып көтә башлады. Бер мәлне, төштә әйтелгәнчә, кызыл томшыклы карга килеп, андагы бер чокырга кунды һәм томшыгы белән җирне чукый башлады. Аның астыннан кырмыска оясы чыкты. Габделмотталиб белән улы Харис шундук анда казый башладылар. Бераз казыгач, коеның авызы күренде. Моны күргәч, Габделмотталиб: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр!» – дип тәкбир әйтә башлады.
Баштан ук коены казуны игътибар белән күзәтеп торган корәешләр аңа борылып: «Әй Габделмотталиб! Бу – атабыз Исмәгыйльнең коесы. Анда безнең дә хакыбыз бар. Син безне бу эшкә шерик итәргә тиешсең!» – диделәр. Габделмотталиб исә шундук каршы төште һәм: «Юк! Бу эш – бары тик миңа гына бирелгән вазифа», – дип җавап бирде. Шуннан соң корәешләр: «Син бер ялгызың. Бердәнбер улыңнан башка беркемең дә юк. Безгә болай каршы тора алмыйсың!» – диделәр.
Зәмзәм коесы
Зәмзәм коесы
Мәсҗидел-Харам эчендә, Хәҗәрел-әсвәд почмагы каршында иде. Аның таш боҗрасы бар иде. Идәне мәрмәр белән түшәлгән һәм диварларга таба авышлы иде. Габделхәмид I коены су саркымаслык итеп эшләткән иде. Тарихның кыйммәтле истәлеге булган бу матур сәнгать әсәре 1963 елда җимертелде. Коеның авызын һәм тирәсендәге берничә метр урынны җир өслегеннән берничә метр түбәнгә төшерделәр. Соңрак өстен бөтенләй каплап, мәрмәр түшәделәр. Хәзер бу кое күренми.
Ул чакта аның күңеле сыкранды, чөнки аның беркеме дә юклыгын йөзенә бәрәләр иде. Ул кулларын күккә күтәреп: «Йә Раббым! Миңа ун ул бир. Әгәр бу догамны кабул итсәң, аларның берсен Кәгъбә янында корбан итәрмен», – дип ялварды.15
Габделмотталиб казу эшенең куркыныч төс алганын, ахыр чиктә каты бәрелешләр булырга мөмкин икәнен уйлады. Шуңа күрә ул казуны туктатып, килешү юлын сайлады.
Ул бу эшне бер хөкемче хәл итүен теләде. Ахырда Дәмәшктә яшәүче бер каһин моңа чара табар дигән карарга килделәр. Корәешнең күренекле кешеләреннән бер төркем белән юлга чыктылар. Юлда сусызлыктан һәм эсседән бик нык интеккән кәрван кузгала алмас хәлгә килде. Алар инде бер тамчы су өчен җаннарын бирергә әзер иделәр. Бердәнбер теләкләре шул булса да, яндыргыч чүл уртасында су табу мөмкин түгел иде.
Һәркем өметен өзгән бер мәлдә Габделмотталиб аларга: «Килегез, килегез! Җыелыгыз! Сезгә дә, хайваннарыгызга да җитәрлек су таптым!» – дип кычкырды. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбарәк нурын маңгаенда йөрткән Габделмотталиб су эзләгәндә, аның дөясенең аягы зур бер ташка эләккән, таш урыныннан кузгалгач, аның астыннан су бәреп чыккан иде. Барысы да йөгереп килде.
Алар туйганчы су эчеп, яңадан терелеп киткәндәй булдылар.
Габделмотталибның бу бөеклеге каршында оялып калган корәешләр: «Әй Габделмотталиб! Безнең сиңа әйтер сүзебез калмады. Зәмзәм коесын казырга иң лаеклысы – син. Бу хакта синең белән бүтән бәхәсләшмәбез. Хөкемчегә барырга да хаҗәт калмады, кире кайтабыз», – диделәр. Шуннан соң алар Мәккә юлын тоттылар. Маңгаенда балкыган нур хакына Габделмотталиб Зәмзәм коесын казып, аның суын чыгару шәрәфенә иреште.16
«Зәмзәм туйдыручы һәм авыруга шифа бирүче» Хәдис шәриф
Корбанлык угыл
Габделмотталиб Зәмзәм коесын казыганнан соң, аның даны һәм шөһрәте тагын да артты. Еллар үтте. Җәнабе Хак аның күңел түреннән чыккан догасын кабул итеп, Габделмотталибка Харистан тыш ун ул һәм алты кыз бирде. Улларының исемнәре Кусәм, Әбү Ләһәб, Габделкәгъбә, Хаҗл, Зөбәер, Әбү Талиб, Габдулла, Гайдак, Дырар һәм Мөкәввим иде (Хәмзә белән Габбас әле тумаган иде). Кызлары исә Сафия, Гатикә, Өмме Хәким Бәйда, Бәррә, Өмәймә һәм Әрва иде. Габделмотталиб балалары арасында иң нык Габдулланы ярата иде, чөнки үз маңгаендагы нур Габдулланың маңгаенда балкый башлаган иде.
Бер көнне Габделмотталибка төшендә: «Әй Габделмотталиб! Нәзереңне үтә!» – диелде.
Иртән Габделмотталиб бер тәкә корбан итте. Төнлә төшендә аңа: «Моннан да зурракны корбан ит!» – дип боерылды. Иртән ул бер үгез корбан итте. Төшендә аңа тагын моннан да зурракны корбан итәргә боерылгач, ул: «Моннан да зуррагы нәрсә?» – дип сорады. Шунда аңа: «Сиңа ун ул бирелсә, улларыңның берсен корбан итәргә нәзер кылган идең. Нәзереңне үтә!» – диелде.
Икенче көнне Габделмотталиб балаларын җыеп, еллар элек кылган догасы турында сөйләде. Соңра улларына аларның берсен корбан итәргә тиеш икәнен белдерде. Улларыннан ул бернинди каршылык күрмәде. Киресенчә, алар: «Әй атабыз! Нәзереңне үтә! Теләгәнеңне эшләргә син иреклесең!» – дип ризалык белдерделәр. Габделмотталиб корбан булачак улын билгеләү өчен шобага салды. Шобага иң нык яраткан улына – маңгаенда Аллаһы Тәгаләнең хәбибе Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нурын йөрткән Габдуллага чыкты. Габделмотталиб бер мизгелгә чайкалып китте, күзләре яшь белән тулды. Ул Аллаһы Тәгаләгә биргән сүзен үтәргә тиеш иде. Бер кулына пычак, икенче кулына бәгырь кисәге Габдулланы алып, Раббысына биргән сүзен үтәр өчен Кәгъбәгә килде. Күзләре яшьле ата Габдулланы корбан итү өчен бөтен әзерлекләрне тәмамлады. Шул вакытта Корәешнең күренекле кешеләре гаҗәпләнеп, булып торган хәлне күзәтәләр иде.
Алар арасыннан Габдулланың тагасы: «Әй Габделмотталиб! Тукта! Бу улыңны суюыңа без һич риза түгелбез. Әгәр син мондый эш эшләсәң, бу корәешләр арасында гадәткә әверелер. Һәркем улын корбан итәргә нәзер кылып суя башлар. Мондый эшкә юл ачучы булма! Раббыңны башка юл белән разый ит!» – диде. Соңра: «Бер каһиннән сора, ул сиңа юл күрсәтсен», – дип тәкъдим итте.
Бу сүздән соң Габделмотталиб Хәйбәрдә яшәүче Котбә (яки Сәҗак) исемле каһин янына барып, хәлне сөйләде. Каһин: «Сездә бер кешенең кан хакы (диясе) никадәр?» – дип сорады. «Ун дөя», – дигән җавапны алгач, ул: «Ун дөя белән улыгыз арасында шобага салыгыз. Шобага улыгызга чыкса, тагын ун дөя өстәгез һәм шобага дөяләргә чыкканчы шулай өсти-өсти шобага салуны дәвам итегез», – диде.
Габделмотталиб шундук Мәккәгә кайтты һәм каһин әйткәнчә эшләде. Ул һәр тапкыр дөяләр санын унга арттыра барып, күп тапкырлар шобага салды. Шобага һаман Габдуллага чыкты. Әмма дөяләр саны йөзгә җиткәч, шобага дөяләргә чыкты. Ныграк ышаныр өчен, ул тагын ике тапкыр шобага салды. Ике тапкырында да шобага дөяләргә чыкты. Габделмотталиб «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» дип тәкбир әйтә-әйтә дөяләрне корбан итте. Аларның итен үзе дә, улларының берсе дә алмады. Итнең барысын да ярлыларга таратты.17
Адәм галәйһиссәләмнән бирле тагын бер вакыйга – Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итү вакыйгасы билгеле. Пәйгамбәребезнең нәсәбе Исмәгыйль галәйһиссәләмгә барып тоташканга, ул: «Мин – ике корбанлыкның улы», – диде.18
Атасы хәзрәти Габдулла
Ике җиһан сәеде Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нурын маңгаенда йөрткән Габдулла туганда, китап әһелләре бер-берсенә: «Ахырзаман Пәйгамбәренең атасы Мәккәдә дөньяга килде», – дип хәбәр иттеләр. Исраил угыллары янында йоннан тукылган бер җөббә бар иде; ул Яхъя галәйһиссәләмнеке иде, Яхъя шәһит булганда аны кигән иде, һәм аның мөбарәк каны шул җөббәгә тамган иде. Аларның китапларында: «Бу кан кайчан яңарып тама башласа, ахырзаман Пәйгамбәренең атасы дөньяга килер», – дип язылган иде. Менә китап әһелләре шушы билгене күреп, Габдулланың туганын аңладылар. Алар көнләшеп, аны күп тапкырлар үтерергә омтылсалар да, Аллаһы Тәгалә Габдулланы маңгаендагы нурның бәрәкәте белән саклады.
Габдулла балигъ булгач, гүзәл әхлагы белән дә, чибәрлеге белән дә кешеләр арасында аерылып торды. Бигрәк тә унсигез яшенә кергәч, аның гүзәллеге телләрдә дастан булды. Маңгаендагы нур кояш кебек балкый, аны күргән кызларның теләсәләр-теләмәсәләр дә күңелләре аңа тартыла иде. Аның гүзәллеге һәм даны Мисырга кадәр таралды.
Ерактан да, якыннан да һәркем аңа кызларын бирер өчен ярыша башлады. Күп патшалар Габделмотталибка килеп, улына кызларын алуны тәкъдим иттеләр. Моның өчен теләсә нинди корбанга әзер икәннәрен дә белдерделәр. Шулай ук ике йөзгә якын кыз Мәккәгә кадәр килеп, Габдуллага кияүгә чыгарга теләүләрен белдергәннәр иде. Ләкин Габделмотталиб аларның һәрберсенә тиешле сүзләр белән кире җавап бирә иде.
Чөнки Габделмотталиб улына Ибраһим галәйһиссәләмнән бирле ияреп килгән бабалары диненә бирелгән, иң тәрбияле, иң затлы һәм иң гүзәл, хәниф, ягъни мөселман бер кыз эзли иде.
Китапларында белдерелгән ахырзаман Пәйгамбәренең үз кавемнәреннән булмаячагын аңлагач, Исраил угыллары көнчелек аркасында Габдулланы үтерергә ант иттеләр. Моның өчен Мәккәгә коралланган җитмеш кеше җибәрделәр. Алар җайлы мизгелне көтә башладылар. Ахыр чиктә бер көнне Габдулла кырга чыккач, аларны беркем күрми дип уйлаган бер мәлдә, алар кылычларын чыгарып, аңа ташландылар. Ул көнне илаһи хикмәт19 буенча Габдулланың туганнарыннан Вәһб ибне Габдеманаф та берничә иптәше белән ауга чыккан иде. Алар нәкъ шул мизгелдә Габдуллага ябырылган Исраил угылларын күрделәр. Туганлык гайрәте белән алар Габдуллага ярдәм итәргә булдылар. Ләкин каршы як бик күп иде. Бу бәрелештә аларның җиңеләчәге ачык иде. Ахыр чиктә алар нәсыйхәт юлын сайладылар. Аларга якынлашканда, алар бу дөньяда беркемгә дә охшамаган, кара-кучкыл атларга атланган, кулларына кылыч тоткан күп кешеләрнең гайб дөньясыннан яшен кебек килеп чыкканнарын, тәкбир авазлары белән Исраил угылларына ташланганнарын, аларның барысын да кылычтан үткәреп, юкка чыкканнарын күрделәр. Вәһб бу хәлгә гаҗәпләнде һәм Габдулланың ничек сакланганын, аның Аллаһы Тәгалә каршында никадәр кадерле икәнен аңлады.
Өенә кайткач, ул булган хәлне хатынына сөйләде. Икесе дә кызларына тиң егетнең Габдулла икәнен танып, Аминәне аңа бирергә дигән карарга килделәр.
«Мин – ике корбанлыкның улы» Хәдис шәриф
Ә Габделмотталиб Бәни Зөһрә кабиләсенең өлкәне Вәһбнең кызы Аминәнең чибәрлеге, гыйффәте, оялчанлыгы һәм диндарлыгы турында ишеткән иде. Нәсел ягыннан да алар туганнар иде, нәселләре берничә буын өстә кушыла иде. Ул улы Габдуллага бу кызны сорар өчен Вәһбнең өенә барды. Габделмотталиб Вәһбнең кызын улы Габдуллага сорагач, Вәһб: «Әй агам улы! Без бу тәкъдимне сездән алдарак алдык», – диде дә элегрәк үзе шаһит булган вакыйганы сөйләде, соңра болай дип өстәде: «Аминәнең анасы бер төш күргән. Аның сөйләвенчә, безнең өебезгә бер нур кергән, һәм аның яктысы җирне дә, күкләрне дә тутырган. Мин дә бу төнне төшемдә бабабыз Ибраһим галәйһиссәләмне күрдем. Ул миңа: „Габделмотталибның улы Габдулла белән кызың Аминәнең никахын мин укыдым. Син дә моны кабул ит!“ – диде. Бүген иртәдән бирле шул төш тәэсирендә йөрим. Алар кайчан килерләр икән, дип уйлап тора идем». Бу сүзләрне ишеткән Габделмотталибның теленнән: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» – дигән сүзләр чыкты.
Ахырда ул унсигез яшьлек улы Габдулланы Вәһбнең ундүрт яшьлек кызы Аминәгә өйләндерде. Аминә белән Габдулланың никахы турында башка риваятьләр дә бар.20
Аның мөбарәк нуры анасына күчә
Галәм сәрвәре Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк нуры анасына күчкәч, бүреләр һәм кошлар бер-берсенә болай дип шатлыклы хәбәр бирделәр:
«Галәм Сәеденең дөньяны шәрәфләндерәчәк вакыты якынлашты; ул – җир йөзенең әмине21, заманның кояшы». Ул төнне Кәгъбәдәге барлык потлар йөзтүбән капланды. Шайтаннар хәлсезләнеп, эшләрен эшли алмас булдылар. Фәрештәләр Иблиснең тәхетен ватып, диңгезгә ыргыттылар, ә Иблиснең үзен кырык көн җәзалап газапладылар. Соңра ул качып, Әбү Кубәйс тавына менде һәм ачы итеп кычкырды. Иблиснең бу кычкыруын ишеткән бөтен гаскәрләре аның тирәсенә җыелды. Ул аларга: «Хәлегезгә вай! Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тууы якынлашты. Моннан соң Ләткә дә, Гоззәгә дә табынмаячаклар. Тәүхид нуры бөтен галәмгә таралачак», – диде. Ул төнне барлык сихерчеләр һәм каһиннәр эшләрендә көчсез калдылар. Күрәзәлек бетте. Аларның сихерләре тәэсирсез калды. Ул төнне җир йөзендәгеләр күктән: «Ахырзаман Пәйгамбәренең меңләгән игелекләр һәм нигъмәтләр белән килү вакыты якынлашты», – дигән бер тавыш ишеттеләр.
Ул вакытта Мөкәррәмә Мәккәдә кытлык иде. Инде күп еллар яңгыр яумаган иде. Агачларда бер генә яшел яфрак та юк, уңыштан эз дә калмаган иде. Кешеләр авыр хәлгә калып, нишләргә белмичә аптырыйлар иде. Сөекле Пәйгамбәребезнең мөбарәк нуры хәзрәти Габдулладан хәзрәти Аминәгә күчкәннән соң шулкадәр яңгыр яуды, шулкадәр мул уңыш булды, хәтта ул елны «муллык елы» дип атадылар. Хәзрәти Аминә аңа авырлы булган тугыз ай дәвамында бернинди авырту да, кыенлык та кичермәде.
Анабыз Аминәнең авырлылыгына ике ай булганда, ире Габдулла сәүдә белән Дәмәшккә киткән иде. Кайтышлый ул авырып китте. Ул унсигез яки егерме биш яшендә, Мәдинә янындагы Дарен-Нәбигада, тагалары – Нәҗҗар угыллары янында вафат булды.22 Бу хәбәр Мәккәдә ишетелгәч, бөтен шәһәр кайгыга батты.23
«Пәйгамбәребезнең атасы Габдулла улы тумас борын вафат булгач, фәрештәләр: „Йә Раббыбыз! Синең Рәсүлең ятим калды“, – диделәр» Габдулла ибне Габбас (радыяллаһу ганһүмә)
Мөхтәрәм сәхабәләрдән Габдулла ибне Габбас (радыяллаһу ганһүмә) болай дип сөйләде: «Пәйгамбәребезнең атасы Габдулла улы тумас борын вафат булгач, фәрештәләр: „Йә Раббыбыз! Синең Рәсүлең ятим калды“, – диделәр. Аллаһы Тәгалә: „Аның саклаучысы һәм ярдәмчесе – Мин“, – диде».
Аминә Хатын иренең вафатына бик кайгырды. Бер шигырендә ул аның үлеме турындагы хәсрәтен болай җырлады:
Көтелмәгән бер мизгелдә аны әҗәле алды,
Ә ул бит шундый юмарт, шундый шәфкатьле иде.
Фил вакыйгасы
Фил вакыйгасы
Рәсүле әкрамның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) дөньяга килүенә ике айлап вакыт калган иде. Нәкъ шул чакта Фил вакыйгасы булды. Кешеләрнең һәр яктан төркем-төркем килеп Кәгъбәне зиярәт итүенә комачауларга теләгән Әбраһә – Хәбәш патшалыгының Йәмәндәге идарәчесе – Византия императорының ярдәме белән Санада «Кулайс» дип аталган зур бер чиркәү төзетте. Ул кешеләрнең шушы чиркәүне зиярәт итүләрен теләде. Ләкин гарәпләр элек-электән Кәгъбәне зиярәт иткәнгә күрә, бу чиркәүгә бернинди хөрмәт күрсәтмәделәр. Аңа кимсетеп карадылар. Хәтта алар арасыннан берәү чиркәүне пычратты.
Бу хәлгә ачуы чыккан Әбраһә Кәгъбәне җимерергә карар кылды. Моның өчен ул зур гаскәр әзерләп, Мәккәгә юнәлде. Әбраһәнең гаскәре Мәккәгә якынлашкач, гаскәриләр корәешләрнең малларын талый башладылар. Алар Габделмотталибка караган ике йөз дөяне дә тартып алдылар. Габделмотталиб Әбраһә янына барып, дөяләрен кайтаруны сорады. Әбраһә: «Мин сезнең изге Кәгъбәгезне җимерергә килдем. Син аны якларга теләмисең, ә дөяләреңне сорыйсыңмы?» – диде.
Габделмотталиб: «Мин – дөяләрнең хуҗасы. Кәгъбәнең дә, әлбәттә, Хуҗасы бар. Аны Ул саклар», – диде. «Аны миннән саклаучы юк!» – диде Әбраһә һәм, дөяләрне Габделмотталибка кайтарып, аны җибәрде. Соңра гаскәренә Кәгъбәгә таба кузгалырга боерык бирде. Әбраһә гаскәрендә «Мәхмүдә» исемле бер фил бар иде; аны гаскәр алдыннан йөртәләр иде, чөнки шулай итсәләр җиңүгә ирешербез дип ышаналар иде. Әбраһәнең юл күрсәтүчеләреннән Нукайл ибне Ләбиб зур филнең колагына иелеп: «Әй Мәхмүдә, син җимерергә барган йорт – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Хәзер үк чүк! Алга барма! Югыйсә һәлак булырсың!» – диде. Әбраһә филне Кәгъбәгә юнәлткәч, ул җиргә чүкте һәм кузгалмады. Ә аны Йәмән ягына борсалар, шундук йөгереп китә иде.
Шулай итеп, Мәккәгә якынлашып һөҗүм итәргә хәле җитмәгән Әбраһә гаскәре өстенә Аллаһы Тәгалә әбабил, ягъни тау карлыгачлары дип аталган бер көтү кош җибәрде. Бу кошларның һәрберсе нут яки ясмык зурлыгындагы өчәр таш күтәргән иде: берсе томшыгында, икесе аякларында. Аларны Әбраһә гаскәре өстенә ташладылар. Ташлар гаскәриләрнең башларыннан кереп, аларны аркылы тишеп чыга иде. Таш тигән һәр гаскәри шундук үлә иде. Изге аятьтә белдерелгәнчә, гаскәр ашалган иген яфрагы кебек булды. Моны күргән Әбраһә борчылып, качарга теләде. Ләкин кача алмады. Ташларның төп максаты ул иде, һәм алар аңа да тиде. Ул качкан саен аның ите кисәк-кисәк коелды, һәм ул үлде. Бу вакыйга Коръән Кәримнең Фил сүрәсендә мәгънәсе буенча болай белдерелгән: «(Әй Рәсүлем! Кәгъбәне җимерергә теләгән) фил ияләренә (филләр белән коралланган Әбраһә гаскәренә) Раббыңның ни эшләгәнен күрмәдеңме? Ул аларның (Мөгаззәмә Кәгъбәне җимерү рәвешендәге) хәйләләрен юкка чыгармадымы? Ул алар өстенә көтү-көтү кошлар җибәрде. Ул кошларның һәрберсе алар өстенә балчыктан ясалып, утта пешерелгән ташлар ата иде. Ахырда Аллаһы Тәгалә аларны көя ашаган иген яфрагы кебек юк итте. (Аларны кортлар кимереп турап бетергән иген яфраклары хәленә китерде.)»24
«Мин – дөяләрнең хуҗасы. Кәгъбәнең дә, әлбәттә, Хуҗасы бар. Аны Ул саклар» Шәйбәтел-Хәмд
Гарәбстан һәм аның тирәсендәге мәдәният үзәкләре
