АЛГЫ СҮЗ
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм биргән нигъмәтләре, игелекләре өчен чиксез шөкерләр булсын… Аның сөекле Пәйгамбәренә – кешеләрнең һәр яктан иң гүзәле, иң яхшысы һәм иң өстене булган Мөхәммәд галәйһиссәләмгә, аның гүзәл йөзен күрү һәм файдалы сүзләрен ишетү бәхетенә ирешкән һәм шуның белән бөтен кешеләрнең иң кадерлеләре булган барлык сәхабәләренә, шулай ук алар эзеннән баручыларга догалар һәм сәламнәр булсын…
Кешеләрне бизәүче, матурлаучы, аларны сөекле һәм хөрмәтле итүче нәрсә – аларның гүзәл әхлагы. Дәрәҗә дә, вазифа да, мал да, башка бер нәрсә дә гүзәл әхлакны алыштыра алмый.
Әй бөтен яратылганнарның иң өстене! Әй Яратучының сөеклесе! Әй пәйгамбәрләрнең сәеде, игелекләр чишмәсе, кешеләрнең иң хәерлесе һәм бар камиллекләрнең чыганагы булган шәрәфле Пәйгамбәребез! Без сине мактарга алынмыйбыз – язмаларыбыз синең белән кыйммәт таба.
Йә Рәсүлуллаһ! Юк минем көчем мактарга сине,
Синең хөрмәтеңә яратылган без барыбыз.
Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле, Адәм балаларының сәеде, аларның башлыгы. Кыямәт көнендә ул – иярүчеләре җәһәннәмнән котыла торган затларның иң юмарты.
Кыямәт көнендә кабердән иң элек ул торачак. Иң элек ул шәфәгать кылачак. Аның шәфәгате иң элек кабул булачак. Җәннәт капкасын беренче булып ул шакыячак. Капка аңа шундук ачылачак. «Ливаэл-хәмд» дип аталган байрак аның кулында булачак. Адәм галәйһиссәләм һәм аның заманыннан кыямәткә кадәр килгән һәр мөэмин шушы байрак астында булачак.
Бер хәдис шәрифтә ул болай диде: «Кыямәт көнендә мин – элгәреләрнең һәм соңгыларның сәеде. Хакыйкатьне белдерәм, мактанмыйм». Тагын бер хәдис шәрифтә: «Мин – Аллаһы Тәгаләнең хәбибе, сөеклесе. Мин – пәйгамбәрләрнең башлыгы. Мактану өчен әйтмим».
Төрле ислам телләрендә язылган барлык мәүлидләрдә дә Пәйгамбәребезнең анасы һәм атасы бик пакь булганы язылган. Коръән Кәримнән соң иң кыйммәтле, иң дөрес китап булган «Бохари шәриф» җыентыгындагы бер хәдис шәрифтә Пәйгамбәребез болай диде: «Мин һәр гасырда, һәр заманда яшәгән кешеләрнең иң яхшыларыннан, сайланганнарыннан дөньяга китерелдем».
Һәрвакыт дөресен генә сөйләүче ул (галәйһиссәләту вәссәләм) тагын болай диде: «Мин – пәйгамбәрләрнең (галәйһимуссәләм) соңгысы, мактанмыйм. Мин – Габдулла улы Мөхәммәд. Аллаһы Тәгалә кешеләрне бар итте. Мине кешеләрнең иң яхшылары арасында бар итте. Аллаһы Тәгалә кешеләрне төркемнәргә бүлде. Мине аларның иң яхшысында булдырды. Соңра бу иң яхшы төркемне кабиләләргә бүлде. Мине аларның иң яхшысында булдырды. Соңра бу җәмәгатьне йортларга бүлде. Мине иң яхшы йорттан, ягъни гаиләдән дөньяга китерде. Мин – кешеләрнең иң яхшысы. Мин иң яхшы гаиләдән. Кыямәттә һәркем дәшми торганда, мин сөйләрмен. Беркем дә кыймылдый алмаган вакытта, аларга шәфәгать кылучы – мин. Беркемдә дә өмет калмаган бер заманда, аларга шатлыклы хәбәр бирүче – мин. Ул көнне һәр игелек, һәр төрле ярдәм, һәр ишекнең ачкычы миндә булыр. Ливаэл-хәмд – минем кулымда. Мин – кешеләрнең иң хәерлесе, иң юмарты, иң яхшысы. Ул көнне минем кул астымда меңләгән хезмәтче бар. Кыямәт көнендә пәйгамбәрләрнең имамы, хатыйбы һәм аларның барысына шәфәгать кылучы – мин. Боларны мактану өчен әйтмим. Хакыйкатьне белдерәм. Хакыйкатьне белдерү – минем вазифам. Боларны әйтмәсәм, вазифамны үтәмәгән булыр идем».
Әгәр ул (галәйһиссәләту вәссәләм) булмаса, Аллаһы Тәгалә бернәрсә дә бар итмәс иде, Аның Раббы булуы, гыйбадәт кылынучы (мәгъбүд) булуы мәйданга чыкмас иде. Адәм галәйһиссәләм әле су белән туфрак арасында булганда, ягъни аның балчыгы изелгәндә, Мөхәммәд галәйһиссәләм инде пәйгамбәр иде.
Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең мәхбүбе (сөелгәне) булганга, аның эзеннән баручы да мәхбүблек дәрәҗәсенә күтәрелә. Чөнки мөхибб, ягъни сөюче, сөеклесенең әхлагын, билгеләрен кемдә күрсә, аны да сөя.
Бөтен кешелекнең сәеде, иң өстене булган мондый Пәйгамбәргә иман китергән, аның юлыннан баручы кеше, әлбәттә, өммәтләрнең иң яхшысы була. Аларга шатлыклы хәбәр – Әл-Гыймран сүрәсенең йөз унынчы аяте, аның мәгънәсе: «Сез – өммәтләрнең, дин ияләренең иң хәерлесе, иң яхшысы!» Аңа иман китермәгән, аны аңлый алмаган, аны үзләре кебек дип уйлаган кешеләр – кешеләрнең иң яманнары. Аларны Тәүбә сүрәсенең туксан җиденче аяте күрсәтә, аның мәгънәсе: «Кыргый, күңелләре каты наданнар сиңа иман китерми. Аларның күбесе – мөнафыйклар (икейөзлеләр)». Дөньяның бүгенге хәлендә аның бөек сөннәтенә (сөннәте сәния), ягъни исламга иярү шәрәфенә ирешкәннәр нинди бәхетле!
Җәнабе Хак Ниса сүрәсенең сиксәненче аятендә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә буйсыну – Үзенә буйсыну икәнен белдерә. Мәгънәсе буенча болай диелгән: «Рәсүлгә буйсынган кеше Аллаһы Тәгаләгә буйсынган була». Хәшер сүрәсенең җиденче аятендә мәгънәсе буенча: «Рәсүлем китергәнне алыгыз, ул тыйганнан тыелыгыз!» – диелде. Бу изге аять исламга иярергә кирәк икәнен күрсәтә. Аллаһы Тәгалә Кәләм сүрәсенең дүртенче аятендә мәгънәсе буенча болай диде: «Шиксез, син хөлекъ газыйм (бөек әхлак) иясе» (Кәләм сүрәсе, 68:4). Әхзаб сүрәсендә Ул мәгънәсе буенча болай диде: «Рәсүлуллаһта сезнең өчен [иярергә тиешле] гүзәл үрнәкләр бар» (Әхзаб сүрәсе, 33:21).
Җәнабе Хак Үзенең рәхмәте белән безне аның өммәте итеп, нигъмәтләрнең иң бөегенә ирештерде. Ул аңа иярергә, аңа буйсынырга кирәк икәнен ачык итеп белдерде. Бөек Раббыбызга бу олуг нигъмәте өчен никадәр хәмед һәм шөкер итсәк тә, аз булыр.
Бу әсәр бөтен кешелек өчен чын юлбашчы булган сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормышын, гүзәл әхлагын, могҗизаларын, фазыйләтләрен сөйли һәм аңа иярүнең дин һәм дөнья бәхете өчен иң мөһим вазифаларның берсе икәнен белдерә.
Үзебезгә, гаиләбезгә, ватаныбызга, милләтебезгә файдалы кешеләр булырга теләсәк, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярик. Бу дөньяда да, теге дөньяда да тыныч һәм бәхетле булыр өчен аңа иярик.
Хак Тәгалә барыбызның да күңелләрен сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәхәббәте белән тутырсын һәм безне Әһле сөннәт галимнәре күрсәткән туры юлда тотсын! Әмин!
Prof. Dr. Ramazan Ayvallı
