Сөекле Пәйгамбәрем

КЕРЕШ СҮЗ

Һәр җан иясен бар итүче, бөтен барлыкны һәр мизгел барлыкта тотучы һәм аларның барысын да курку-дәһшәттән саклаучы Аллаһы Тәгаләгә хәмед итәбез. Аның сөекле Пәйгамбәренә – кешеләрнең һәр яктан иң гүзәле, иң яхшысы һәм иң өстене булган Мөхәммәд галәйһиссәләмгә безнең салаватыбыз (догабыз) һәм сәламнәребез булсын. Гыйлем, мәгърифәт һәм гүзәл әхлак таратучы гаиләсенә (Әленә) һәм туганнарына да булсын. Рухларга шифа булган гүзәл йөзен күрү, файдалы сүзләрен ишетү бәхетенә ирешкән һәм шуның белән бөтен кешеләрнең иң кадерлеләре булган барлык сәхабәләренә1 (радыяллаһу тәгалә ганһүм / Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын), шулай ук алар эзеннән баручыларга да булсын.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда бөтен кешеләрне кызганып, аларга файдалы нәрсәләрне бар итеп җибәрә. Ахирәттә Ул2 җәһәннәмгә керергә тиешле мөэминнәрне дә Үзенең юмартлыгы белән гафу итәчәк һәм җәннәткә кертәчәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм – Аллаһы Тәгаләнең нәбие3, рәсүле һәм хәбибе (сөеклесе), Адәм балаларының сәеде (хуҗасы). Мондый шәрәфле Пәйгамбәргә иман китергән һәм аның юлыннан баручылар, әлбәттә, өммәтләрнең иң яхшылары булдылар.

Җәнабе Хак Үзенең рәхмәте белән безне аның өммәте итеп, нигъмәтләренең иң бөегенә ирештерде.4 Ул аңа иярергә һәм буйсынырга кирәк икәнен ачык итеп белдерде. Раббыбызга бу олуг нигъмәте өчен никадәр хәмед һәм шөкер итсәк тә, аз булыр. Аллаһы Тәгалә бернәрсә дә яратканчы, Галәм сәрвәре Пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) мөбарәк нурын яратты. Коръән Кәримдә Пәйгамбәребезгә эндәшеп: «Без сине галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек», – диелде. Хәдис кодсидә5 исә: «Син булмасаң, син булмасаң, Мин махлукларны яратмас идем!» – диелгән.

Иманның төп шарты – «хөббе филләһ вә бөгъзе филләһ», ягъни Аллаһы Тәгаләнең дусларын сөю, дошманнарын сөймәү. Бу булмаса, бернинди гыйбадәт тә кабул булмый – ул аны кылучының йөзенә кире бәрелә. Шуңа күрә «Галәмнәрнең Сәеден» сөю безгә фарыз булды, һәм аның мөбарәк мәхәббәтен күңелләребезгә урнаштырырга, аның гүзәл әхлагы белән бизәнергә боерылды. Бу мәхәббәт сүнмәсен өчен, гасырлар буе Пәйгамбәребезнең мөбарәк тормышын сөйләүче китаплар язылды, әле дә язылып килә. Дөресрәге, аның мөбарәк исеме белән бәрәкәт табалар. Без дә бу бәрәкәттән өлеш алыр өчен һәм аңа булган мәхәббәт күңелләребездә ташып торсын өчен, Галәм Солтаны Рәсүлуллаһның мөбарәк тормышын укырга киңәш итәбез – бу хезмәт Әһле сөннәт галимнәренең китапларын озак тикшерү нәтиҗәсендә әзерләнде. Аңа хезмәт куйган һәркемнән Аллаһы Тәгалә разый булсын. Җәнабе Хак барыбызның да күңелләрен Пәйгамбәребезнең мәхәббәте белән тутырсын һәм безне Әһле сөннәт галимнәре күрсәткән туры юлда тотсын! Әмин.

Dr. Enver Ören

Мөгаззәмә Кәгъбә һәм Мәсҗидел-Харам Мөкәррәмә Мәккә