Сөекле Пәйгамбәрем

ХӘБӘШСТАНГА ҺИҖРӘТ

Хәбәшстанга беренче һиҗрәт

Рәсүлуллаһның пәйгамбәрлегенең (бигъсәтнең) бишенче елында, мөшрикләр никадәр газапласалар да, мөселманнар саны арта барды. Ләкин мөшрикләр дә газапларын арттыралар, кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр иде. Пәйгамбәребез сәхабәләренең түзеп булмаслык газапларга дучар булуларына, аякларыннан бау белән дөяләргә бәйләнеп, капма-каршы якларга тарттырылып ботарлануларына бик кайгыра иде. Бу газаплар көннән-көн көчәя бара, ә аның мәрхәмәт белән тулы күңеле аларга түзә алмый иде.

Бер көнне ул мөхтәрәм сәхабәләрне җыйды да: «Әй сәхабәләрем! Хәзер җир йөзенә таралыгыз. Аллаһы Тәгалә тиздән сезне яңадан бергә җыяр», – диде.

Алар: «Йә Рәсүлуллаһ! Кая барыйк?» – дип сорадылар. Пәйгамбәребез мөбарәк кулы белән ишарәләп, Хәбәш илен күрсәтте дә: «Менә шунда! Хәбәш җиренә барыгыз!1 Чөнки анда янындагыларның берсенә дә золым кылмый торган бер патша бар. Аннары ул җир – дөреслек иле. Аллаһы Тәгалә сез эчендә булган авырлыклардан бер чыгу һәм котылу юлы ачканчы, сез шунда булыгыз», – диде.

Шулай итеп, Галәм сәрвәре Мөхәммәд Мостафа (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләрен газаплардан коткарырга, ә Мәккә мөшрикләренә каршы көрәшне үзе генә дәвам итәргә карар кылды. Туган чагында: «Өммәтем! Өммәтем!» – дигән сөекле Пәйгамбәребез хәзер дә сәхабәләренең котылуы өчен үзен фида итә иде. Аның бу рөхсәте белән мөхтәрәм сәхабәләрнең бер өлеше ватаннарын ташлап, һиҗрәт кыла иде!.. Ләкин сөекле Пәйгамбәребездән аерылганга, аларның кайгылары да бик зур иде.

Бу беренче һиҗрәттә хәзрәти Госман һәм аның хатыны хәзрәти Рокыя бинте Рәсүлуллаһ, Әбү Хозәйфә һәм аның хатыны Сәһлә бинте Сөһәйл, Зөбәер ибне Гаввам, Мосгаб ибне Гомәйр, Габдеррахман ибне Гауф, Әбү Сәләмә ибне Габделәсәд һәм аның хатыны Өмме Сәләмә, Хатыйб ибне Гамр, Гамир ибне Рабига һәм аның хатыны Ләйлә бинте Әбү Хасмә, Госман ибне Мазгун, Әбү Сәбрә ибне Әбү Рөһм һәм аның хатыны Өмме Гөлсем бинте Сөһәйл, Сөһәйл ибне Бәйда һәм Габдулла ибне Мәсгуд (радыяллаһу ганһүм) катнаштылар.2 Пәйгамбәребез хәзрәти Госман турында: «Һичшиксез, Госман – Лут пәйгамбәрдән соң хатыны белән бергә һиҗрәт кылган беренче кеше», – диде.

Мөхтәрәм сәхабәләрнең бер өлеше атланып, бер өлеше җәяү, яшерен генә Мәккәдән чыгып киттеләр. Кәрван Шогайбәгә барып җиткәндә, бөек Аллаһның мәрхәмәте белән анда ике сәүдә корабы килгән иде. Сәхабәләр сәүдәгәрләргә ярымар алтын түләп, корабларга утырдылар. Шул вакытта моны ишеткән мөшрикләр сәхабәләр артыннан куа чыктылар. Алар диңгез ярына барып җиткәндә, мөһаҗирләр корабларга утырып, диңгезгә чыгып киткәннәр иде, шуңа күрә мөшрикләр аларның берсен дә тота алмадылар. Тырышлыклары бушка китте, һәм алар өметсезләнеп кире кайттылар. Сәхабәләр Кызыл диңгез аша Хәбәшстанга исән-имин барып җиттеләр.3 Хәбәш патшасы Нәҗаши мөселманнарны үз иленә урнаштырды һәм аларга бик яхшы мөгамәлә кылды.

«Әй сәхабәләрем! Хәзер җир йөзенә таралыгыз. Аллаһы Тәгалә тиздән сезне яңадан бергә җыяр» Хәдис шәриф

Сәхабәләр Хәбәшстанга киткәннән соң Нәҗм сүрәсе иңде. Рәсүлуллаһ Мәсҗидел-Харамда корәешләргә бу сүрәне укыганда, мөшрикләрнең потлары искә алынган 19 һәм 20 нче изге аятьләргә җиткәч, ләгънәтле шайтан: «Потлар – бөек потлар, алардан шәфәгать өмет ителә» кебек нәрсәләр кыстырды. Мөшрикләр моны Рәсүлуллаһ әйтте дип уйладылар һәм: «Ул безнең динебез белән килешкән икән, без дә аның белән татулаштык», – диделәр. Шул чакта Вәлид ибне Могыйра да Рәсүлуллаһ янына килеп: «Моннан соң без сиңа тимәячәкбез», – дигәч, Пәйгамбәребез гаҗәпләнде. Мөшрикләрнең бу «татулашу» (!) хәбәре мөбарәк Рамазан аеның ахырларында Хәбәшстандагы сәхабәләргә барып иреште. Хәбәшстандагы мөселманнар: «Мәккәдә мөшрикләр белән мөселманнар килешү төзегәннәр!» – дигән хәбәр алдылар. Шуннан соң алар: «Безнең һиҗрәтебез, җиребезне-йортыбызны ташлап китүебез мөшрикләрнең дошманлыгы аркасында иде. Инде аларның дошманлыгы дуслыкка әйләнгән. Алайса, кайтып, Рәсүле әкрамга (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хезмәт итү шәрәфенә ирешик», – дип уйладылар. Шул вакытта Җәбраил галәйһиссәләм шайтанның бу хәйләсен Рәсүлуллаһка белдерде. Рәсүлуллаһ бик кайгырды. Җәнабе Хак Хаҗ сүрәсенең 52 нче изге аятен иңдерде, аның мәгънәсе болай: «Синнән элек Без җибәргән шәригать иясе рәсүлләр һәм аларга ияргән нәбиләр изге аять укырга яки үзләреннән берәр нәрсә әйтергә теләгәндә, шайтан алар укыганы яки сөйләгәне арасына берәр нәрсә кыстыра. Аллаһы Тәгалә шайтан кыстырганны дөресеннән аера. Аннары Үз аятьләрен ныгыта. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең хәлләрен белүче һәм Үз хөкемен үтәүче». Бу аятьне ишеткәч, мөшрикләр мөселманнарны тагын җәфаларга, газапларга керештеләр. Мөһаҗирләр Хәбәш патшасыннан рөхсәт алып, Шәүвәл аенда Мөкәррәмә Мәккәгә кайттылар. Ләкин алар алган хәбәрнең ялган икәнен белделәр.4 Булган хәлләрне белгәч, алар аптырап калдылар. Аннары Пәйгамбәребез хозурына килеп, Хәбәшстан турында: «Без анда яхшы күршелек һәм яклау күрдек. Динебезгә тимәделәр, безне рәнҗетмәделәр. Безгә ошамаган бер сүз дә ишетмәдек. Тынычлыкта Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылдык», – диделәр.5 Алар Хәбәшстанның суы, һавасы һәм җимешләре көч бирүен, анда дүрт гыйбадәтханә булуын, һәр көн бу урыннарда дөяләр, сарыклар суелуын, ярлыларның һәм чит кешеләрнең чакырылып, яхшы сыйлануын, патшаларының аларны үзе килеп күрүен, аларга иминлек бирүен һәм авырлыкларын бетерүен озаклап сөйләделәр һәм канәгатьлекләрен белдерделәр.6 Алар Хәбәшстанда ике айдан артык торганнар иде.

Хәзрәти Хәмзәнең мөселман булуы

Бигъсәтнең алтынчы елы… Исламның тавышы көннән-көн колактан колакка таралып, күңелләргә барып ирешә һәм тагын да еракларга китә иде. Бу хәл корәеш мөшрикләрен ярсыта иде: никадәр тырышсалар да, алар исламның таралуына комачаулый алмыйлар иде. «Дәлаилен-нөбүввә» һәм «Мәгариҗен-нөбүввә» китапларында болай белдерелә:

Мөшрикләрдән Вәлид исемле берәүнең бер поты бар иде. Алар Сафа калкулыгында җыелып, бу потка гыйбадәт кылалар иде. Бер көнне Пәйгамбәребез алар янына барды һәм мөшрикләрне иманга чакырды. Бер кяфер җен ул пот эченә кереп, сөекле Пәйгамбәребез турында ярамаган сүзләр әйтте. Галәм горурлыгы (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) кайгырды. Икенче бер көнне үзе күренми торган бер зат Пәйгамбәребезгә сәлам биреп: «Йә Рәсүлуллаһ! Бер кяфер җен синең турында ярамаган нәрсәләр сөйләгән. Мин аны табып үтердем. Теләсәң, иртәгә Сафа калкулыгына килмәссеңме? Син аларны тагын исламга чакырырсың. Ә мин ул пот эченә кереп, сине мактап сүзләр әйтермен», – диде. Пәйгамбәребез Габдулла исемле бу җеннең тәкъдимен кабул итте.

Икенче көнне сөекле Пәйгамбәребез шунда барып, мөшрикләрне тагын иманга чакырды.

Әбү Җәһел дә анда иде. Мөселман җен мөшрикләрнең кулындагы пот эченә кереп, сөекле Пәйгамбәребез һәм ислам турында матур сүзләр һәм шигырьләр әйтте. Бу сүзләрне ишеткәч, мөшрикләр кулларындагы потны ватып ыргыттылар һәм Рәсүлуллаһка ташландылар. Аның мөбарәк чәчләре тузгыды. Мөбарәк йөзе канга буялды. Ул аларның бу җәфаларына, газапларына түзде дә: «Әй корәешләр! Сез мине кыйныйсыз. Ләкин мин – сезнең пәйгамбәрегез», – диде. Аннары ул аннан китеп, өенә кайтты. Бер хезмәтче кыз бу вакыйганы башыннан ахырына кадәр күреп торган иде. Шул вакытта хәзрәти Хәмзә тауда ауда йөри иде. Ул бер җәйранга ук атарга җыенганда, җәйран телгә килеп: «Әй Хәмзә! Миңа ук атканчы, бертуганыңның улын үтерергә теләүчеләргә ук атсаң, хәерлерәк булыр иде», – диде. Хәзрәти Хәмзә бу сүзләргә гаҗәпләнеп, тиз генә өенә юнәлде. Гадәте буенча, ул ауга барып кайткач, тавәф кылыр өчен башта Харәм шәрифкә кереп чыга, аннары гына өенә кайта иде. Ул көнне тавәф кылганда, хезмәтче кыз аның янына килеп, Әбү Җәһелнең Мөхәммәд галәйһиссәләмгә нәрсә эшләгәнен хәбәр итте. Пәйгамбәребезнең мыскыл ителгәнен ишеткәч, хәзрәти Хәмзәнең туганлык хисләре кузгалды. Ул коралларын алып, мөшрикләр булган урынга килде. Ул: «Бертуганымның улына начар сүз әйткән, аның күңелен рәнҗеткән кеше синме? Менә минем динем дә – аның дине. Көчең җитсә, аңа эшләгәнеңне миңа да эшләп кара!» – диде дә муенындагы җәя белән Әбү Җәһелнең башын ярды. Анда булган кяферләр хәзрәти Хәмзәгә ташланырга теләделәр. Ләкин Әбү Җәһел: «Аңа тимәгез, Хәмзә хаклы. Мин аның бертуганының улына начар сүзләр әйттем», – диде. Хәзрәти Хәмзә аннан киткәч, Әбү Җәһел тирәсендәгеләргә: «Сак булыгыз, аңа тимәгез! Ул безгә ачуланып, мөселман булыр. Аның белән Мөхәммәд көчәер», – диде. Чөнки Хәмзә хөрмәтле, кадерле һәм көчле кеше иде. Хәзрәти Хәмзә мөселман булмасын өчен, Әбү Җәһел башы ярылуга да риза булган иде. Хәзрәти Хәмзә Пәйгамбәребез янына килеп: «Әй Мөхәммәд! Мин синең өчен Әбү Җәһелдән үч алдым. Аны канга батырдым. Кайгырма, сөен!» – диде. Сөекле Пәйгамбәребез: «Мин мондый нәрсәләргә сөенмим», – диде. Хәзрәти Хәмзә: «Сине сөендерер, кайгыдан коткарыр өчен, ни теләсәң, шуны эшләрмен!» – дигәч, Пәйгамбәребез: «Мин бары тик синең иман китерүеңә һәм кадерле тәнеңне җәһәннәм утыннан коткаруыңа гына сөенермен», – диде.

Хәзрәти Хәмзә шундук мөселман булды. Аның турында изге аять иңде. Хәзрәти Габдулла ибне Габбас әйтүенчә, Коръән Кәримдә, Әнгам сүрәсенең 122 нче изге аятендә «терелтелгән һәм нурга ирештерелгән» дип әйтелгән зат – хәзрәти Хәмзә, ә «караңгылыкларда адашып йөргән» дип әйтелгәне – Әбү Җәһел.

Хәзрәти Хәмзә мөшрикләр янына барып, мөселман булганын һәм Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе Мөхәммәд галәйһиссәләмне җаны бәрабәренә булса да саклаячагын белдерде һәм бер касыйдә укыды. Ул укыган касыйдәсендә болай диде: «Күңелемне исламга һәм хакка авыштырганы өчен Аллаһы Тәгаләгә хәмед булсын. Бу динне колларының һәр эшләгәнен белүче, һәркемгә Үз мәрхәмәте белән мөгамәлә кылучы, кодрәте һәр нәрсәдән өстен булган, галәмнәрнең Раббысы Аллаһы Тәгалә җибәрде. Коръән Кәрим укылганда, күңел һәм акыл ияләренең күзләреннән яшьләр ага. Коръән Кәрим ачык, матур тел белән аңлатылган аятьләр рәвешендә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңде. Ул – Мөхәммәд Мостафа – безнең арабызда сүзе тыңланган, аңа баш иелгән мөбарәк бер кеше. Әй мөшрикләр! Акылыгызны югалтып, күзегез караңгыланып, аның турында каты, авыр һәм тупас сүзләр сөйләмәгез. Әгәр шундый уйга бирелсәгез, безнең, мөселманнарның, гәүдәләребез өстеннән атлап узмыйча, беркем дә аңа тия алмас».

«Әй корәешләр! Сез мине кыйныйсыз. Ләкин мин – сезнең пәйгамбәрегез» Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм

Хәзрәти Хәмзәнең мөселман булуына сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бик сөенде. Ул да аларга кушылгач, мөселманнар бик көчәйде. Хәзрәти Хәмзә мөселман булгач, хәл үзгәрде. Чөнки мәккәлеләр хәзрәти Хәмзәнең сугышчан, кыю, мәрд, пәһлеван һәм зур баһадир икәнен беләләр иде. Шуңа күрә корәеш мөшрикләре инде мөселманнарга бернинди сәбәпсез начар мөгамәлә кыла алмадылар, бигрәк тә хәзрәти Хәмзәнең кылычының көченнән курыктылар.7

Гыйшкың белән юлга чыктым,
Шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!
Гөнаһлымын, йөзем кара,
Шәфәгать, йә Рәсүлуллаһ!

Хәзрәти Гомәрнең мөселман булуы

Ислам дине көннән-көн тарала, Коръән Кәримнең нуры рухларны яктырта иде. Насыйп булганнар Аллаһы Тәгаләнең ихсаны белән иман китерәләр, һидаятькә ирешәләр иде. Мөхтәрәм сәхабәләрдән (радыяллаһу ганһүм) булу шәрәфенә ирешкән бу мөбарәк затлар кулга-кул, күңелгә-күңел биреп, Рәсүлуллаһ тирәсендә утка очкан күбәләкләр кебек әйләнәләр иде. Аның иң кечкенә теләген һәм ишарәсен зур боерык дип белеп, аны үтәү өчен ярышалар, хәтта бу юлда җаннарын фида кылудан да тартынмыйлар иде. Ә мөшрикләрнең борчулары һәм хафалары чигенә җиткән иде. Чөнки бармак белән күрсәтелгән баһадирлардан хәзрәти Хәмзә дә мөселман булып, Рәсүлуллаһ сафларында урын алган иде. Бу көтелмәгән вакыйга мөшрикләрне бөтенләй ярсытты. Шуңа күрә Хаттаб улы Гомәр (ул әле мөселман түгел иде) бер көнне Рәсүлуллаһны кайда күрсә, шунда үтерергә ниятләп, өеннән чыкты.

Ул сөекле Пәйгамбәребезне Мәсҗидел-Харамда намаз укыганда тапты. Намазы беткәнен көткәндә, аның укыганнары Гомәрнең игътибарын җәлеп итте, һәм ул кызыксынып тыңлый башлады. Хәбибе әкрам Хаккә сүрәсен укый иде. Мәгънәсе буенча: «Килүе хак булган кыямәт!.. Нәрсә соң ул килүе хак булган кыямәт (беләсеңме)? Килүе хак булган кыямәтнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? Сәмүд һәм Гад (кавемнәре) дәһшәтеннән күңелләр калтыраячак кыямәтне ялганга чыгардылар. Сәмүд кавеме азгынлыклары сәбәпле (Җәбраил галәйһиссәләмнең кычкыруы белән) һәлак ителде.

Ә Гад кавеме исә бар нәрсәне җимереп-көйдереп үтүче, гүләүле, котырынган һәм көчле җил (давыл) белән һәлак ителде. Аллаһы Тәгалә ул давылны җиде төн һәм сигез көн өзлексез аларның өстенә җибәрде. (Алар шундый хәлгә калдылар ки,) әгәр син ул вакытта анда булсаң, аларның тамырлары белән йолкынып җиргә ауган куыш хөрмә агачы төпләре кебек ничек үлеп ауганнарын күрер идең! Хәзер син алардан калган берәр нәрсәне (берәр кешене, берәр җан иясен) күрә аласыңмы? Фиргавен дә, аңа кадәр булганнар да, асты-өскә әйләнгән шәһәрләр халкы да (Лут кавеме) гел шул хатаны (ширек һәм баш күтәрүне) кылдылар… Шулай итеп алар Раббыларының пәйгамбәренә (Лут галәйһиссәләмгә һәм башкаларга) баш күтәрделәр. Шуннан соң аларны башка өммәтләргә килгән газаптан да катырак газап тотып алды… Чынлап та, Без (Нух туфанында) су һәр якны каплаганда, сезгә гыйбрәт булсын һәм ишетүче колаклар аны саклап калсын, истә тотсын өчен, сезне (сезнең яшәвегезгә сәбәп булган ата-бабаларыгызны) көймәдә йөрттек.

Сурга бер тапкыр өрелгәч, җир һәм таулар урыннарыннан күтәрелеп, тузгып беткәнче бер-берсенә каты бәрелгәч, менә шул көнне кыямәт купачак. Ул көнне күк үзенең көчен һәм ныклыгын югалтып ярылачак һәм таралачак.

Фәрештәләр исә күкнең читләрендә (Раббыларының боерыгын көтеп торалар). Ул көнне Раббыңның Гарышын (күк тирәсендә булганнардан) сигез фәрештә күтәреп торачак. Ул көнне сез (хисап өчен Аллаһы Тәгаләгә) күрсәтеләчәксез, (дөньяда чакта яшердек дип уйлаган) бер серегез дә (Аллаһы Тәгаләдән) яшерен калмаячак. Менә шул вакытта китабы уң кулына бирелгән кеше (шатланып) әйтер: „Алыгыз, китабымны укыгыз! Мин, чынлап та, хисабым белән очрашачагымны ачык белә идем“.

Менә ул разый булырлык тормышта, биек җәннәттә булыр… Аның (җимешләре) өзеп алырлык якын. (Аларга әйтелер:) „Үткән көннәрдә (дөньяда) алдан җибәргән изге гамәлләрегезгә бүләк итеп, ашагыз, эчегез, сәламәтлегегезгә булсын“.

Китабы сул кулына бирелгән кеше исә: „Ах! Китабым бирелмәсә иде… Хисабымның нинди икәнен белмәсәм иде. Ах! Ул (үлем) минем (гомеремә) тулы бер чик куйса иде (һәм мин терелмәсәм иде)! Малым миңа бернинди файда бирмәде. (Бөтен) хакимлегем (көчем, дәлилем, барым-югым) миннән аерылып юкка чыкты!..“ – дияр. (Аллаһы Тәгалә җәһәннәмдәге вазифалы фәрештәләргә әйтер:) „Тотыгыз аны да, (кулларын муенына) бәйләгез!.. Аннары аны Җәхимгә (җәһәннәмнең иң каты газаплы урынына) ташлагыз! Аннары аны җитмеш аршын озынлыгындагы бер чылбыр эченә (тагын) кертегез!.. Чөнки ул бөек Аллаһы Тәгаләгә ышанмый иде. Ул (үзе ашату гына түгел, башкаларны да) ярлыга ашарга бирергә өндәми иде. Шуңа күрә бүген монда аның (кызганыр) бер якыны да (дусты да) юк. Гыйслиннан (җәһәннәм әһеленең кан катыш эреннәреннән) башка ризыгы да юк. Аны (белә торып) хата кылучылар (кяферләр) гына ашый…“»8 Хәзрәти Гомәр Пәйгамбәребезнең укыганнарын сокланып тыңлый иде. Гомерендә ул мондый матур сүзләр ишеткәне юк иде. Моны ул соңыннан үзе болай сөйләде: «Мин тыңлаган бу сүзләрнең бәлагатенә, төзеклегенә, җыйнаклыгына сокландым. Үз-үземә: „Ант итәм, бу, корәешләр әйткәнчә, шагыйрь булырга тиеш!“ – дидем». Шул вакытта Пәйгамбәребез изге аятьләрне укуын дәвам итте: «Сез күргән һәм күрмәгән нәрсәләр белән ант итәм: һичшиксез, ул (Коръән Кәрим) Аллаһы Тәгалә хозурында бик шәрәфле бер Рәсүлнең (Раббысыннан) китергән сүзе. Ул шагыйрь сүзе түгел. Сез нинди аз ышанасыз!..»9 Хәзрәти Гомәр сөйләде: «Мин тагын үз-үземә: „Бу каһин булырга тиеш, чөнки ул минем күңелемнән кичкәннәрне аңлады!..“ – дидем». Рәсүлуллаһ сүрәне укуын дәвам итә иде: «Ул каһин сүзе дә түгел. Сез нинди аз уйлыйсыз!.. Ул (Коръән Кәрим) галәмнәрнең Раббысыннан (Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Җәбраил галәйһиссәләм аша) иңдерелде. Әгәр ул (Пәйгамбәр) Безгә каршы (Без әйтмәгән) кайбер сүзләрне үзеннән уйлап чыгарган булса, әлбәттә, Без аны көч белән тотып алыр идек, аннары һичшиксез аның җан тамырын (шаһ тамырын) өзеп, һәлак итәр идек!

«(Әй агам!) Мин бары тик синең иман китерүеңә һәм кадерле тәнеңне җәһәннәм утыннан коткаруыңа гына сөенермен» Хәдис шәриф

Сезнең берегез дә моңа комачаулый алмас иде! Һичшиксез, ул (Коръән Кәрим) тәкъва ияләре өчен ачык бер нәсыйхәт. Без, әлбәттә, беләбез: арагызда аны ялганга чыгаручылар да бар (аны тәсдыйк итүчеләр булган кебек). Чынлап та, ул (Коръән Кәрим) кяферләр өчен (котылгысыз) үкенеч һәм хәсрәт (ахирәттә аны тәсдыйк итүчеләргә бирелгән нигъмәтләрне күргәндә). Чынлап та, ул (Коръән Кәрим) – хаккыл-якыйн (ул, әлбәттә, ныклы белемнең хакыйкате, ныклы белемнән гыйбарәт). Алайса, бөек Раббыңның исемен тәсбих ит».10

Хәзрәти Гомәр: «Рәсүлуллаһ сүрәне ахырына кадәр укыгач, күңелемдә исламга бер авышу туды», – диде. Хәзрәти Хәмзә мөселман булганнан соң өч көн узгач, Әбү Җәһел мөшрикләрне җыеп болай диде: «Әй корәешләр! Мөхәммәд потларыбызга тел тидерде. Бездән элек яшәгән ата-бабаларыбызның җәһәннәмдә газап чигүләрен, безнең дә анда барачагыбызны әйтте!..

Аны үтерүдән башка чара юк!.. Аны үтерүчегә йөз кызыл дөя һәм исәпсез-хисапсыз алтын бирәчәкмен!..» Бер мизгелдә Хаттаб улы Гомәрнең күңеленнән исламга булган авышу юкка чыкты. Ул урыныннан сикереп торды да: «Бу эшне Хаттаб улыннан башка беркем дә эшли алмас», – диде. «Әйдә, Хаттаб улы! Күрик әле сине!» – дип, аңа кул чаптылар.

Ул кылычын биленә тагып юлга чыкты. Юлда ул Нугайм ибне Габдуллага очрады. Нугайм: «Шундый ачу һәм ярсу белән кая барасың, әй Гомәр?» – дип сорады. Гомәр: «Халык арасына икелек керткән, туганны туганга дошман иткән Мөхәммәдне үтерергә барам», – диде. Нугайм: «Әй Гомәр! Бу авыр эш. Аның сәхабәләре аның тирәсендә күбәләк кебек әйләнәләр, аңа берәр нәрсә булмасын дип калтырап торалар. Аларга якын килү бик авыр. Аны үтерсәң дә, Габделмотталиб угыллары кулыннан котыла алмассың», – диде.

Хәзрәти Гомәр бу сүзләргә бик нык ачуланды. Ул: «Әллә син дә алардан? Башта синең эшеңне бетерим!» – дип, кылычына ябышты. Нугайм: «Әй Гомәр! Мине калдыр! Син яхшысы кыз туганың Фатыйма белән аның ире Сәгыйд ибне Зәйд янына бар: алар да мөселман булдылар», – диде. Хәзрәти Гомәр бу сүзгә ышанмады. Нугайм: «Ышанмасаң, барып сора! Аңларсың», – диде.

Әгәр хәзрәти Гомәр бу эшне башкарып чыкса, дин аерымлыгы бетәр иде, ләкин гарәпләрнең гадәте булган кан үче килеп чыгар, корәешләр ике өлешкә бүленеп, ахыры күренмәгән бәрелешләр башланыр иде. Шулай итеп, Гомәр ибне Хаттаб кына түгел, бөтен Хаттаб угыллары да үтереләчәк иде. Ләкин Гомәр ибне Хаттаб бик көчле, кыю һәм кызу канлы булганга, боларны уйлый алмады. Ул кыз туганы өчен борчылып, шундук аларның өенә китте.

Ул вакытта Таһа сүрәсе яңа гына иңгән иде. Сәгыйд белән Фатыйма (радыяллаһу ганһүмә) аны яздырып, Хәббаб ибне Әрәт исемле сәхабәне өйләренә чакырып, укыйлар иде. Хәзрәти Гомәр ишек төбеннән аларның тавышын ишетте. Ул ишекне бик каты шакыды. Аның биленә кылыч таккан, ачулы хәлдә икәнен күргәч, алар язуны яшерделәр, хәзрәти Хәббабны да яшереп куйдылар. Аннары ишекне ачтылар. Ул эчкә кергәч: «Нәрсә укый идегез?» – дип сорады. Алар: «Бернәрсә дә», – диделәр.

Ул тагын да ныграк ачуланып кычкырды: «Ишеткәнем дөрес икән, сез дә аның сихеренә алдангансыз!» Ул хәзрәти Сәгыйдны якасыннан тотып, җиргә бәрде. Кыз туганы ирен коткарырга теләгәч, ул ачу белән аның да йөзенә сукты. Аның йөзеннән кан ага башлаганын күргәч, кыз туганын кызганды. Фатыйманың җаны әрнегән, ул канга буялган иде. Ләкин иман көче аны кузгатты, һәм ул Аллаһы Тәгаләгә сыгынып: «Әй Гомәр! Ни өчен син Аллаһтан оялмыйсың, Ул аятьләр һәм могҗизалар белән җибәргән Пәйгамбәренә ышанмыйсың? Менә мин дә, ирем дә мөселман булу шәрәфенә ирештек. Башыбызны киссәң дә, моннан кайтмыйбыз», – диде дә кәлимәи шәһадәтне укыды.

Кыз туганының бу иманын күреп, хәзрәти Гомәр кинәт йомшарды һәм җиргә утырды. Йомшак тавыш белән: «Әйдәгез, укыган китабыгызны чыгарыгыз әле», – диде. Фатыйма: «Син пакьләнмичә, аны сиңа бирмим», – диде. Хәзрәти Гомәр госел коенды.

Аннары Фатыйма Коръән Кәрим битен алып килде. Хәзрәти Гомәр яхшы укый иде. Ул Таһа сүрәсен укый башлады. Коръән Кәримнең фәсахәте, бәлагате, мәгънәләре һәм өстенлекләре аның күңелен әкренләп йомшарта барды. «Күкләрдәге, җирдәге, алар арасындагы һәм (җиде кат) туфрак астындагы нәрсәләр – барысы да Аныкы»11 мәгънәсендәге изге аятьне укыгач, ул тирән уйга батты. Ул: «Әй Фатыйма! Бу бетмәс-төкәнмәс барлыклар барысы да сез табынган Аллаһныкымы?» – диде. Кыз туганы: «Әйе, шулай бит! Шик бармыни?» – дип җавап бирде. Аның гаҗәпләнүе арта барды, ул: «Әй Фатыйма! Безнең алтыннан, көмештән, бронзадан, таштан уеп ясалган, бизәкле мең биш йөзләп потыбыз бар. Аларның берсенең дә җир йөзендә бер нәрсәсе дә юк», – диде. Ул тагын бераз укыды һәм «Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылынырлык, табынырлык хак илаһ юк. Иң гүзәл исемнәр – Аныкы»12 мәгънәсендәге изге аять турында уйланды. «Чынлап та, никадәр дөрес!» – диде ул. Моны ишеткәч, Хәббаб посып торган урыныннан сикереп чыкты һәм тәкбир әйтте. Аннары ул: «Сөенче, әй Гомәр! Рәсүлуллаһ Аллаһы Тәгаләгә дога кылып: „Йә Раббым! Бу динне Әбү Җәһел яки Гомәр белән көчәйт!“ – диде. Менә бу дәүләт, бу бәхет сиңа насыйп булды», – диде.

Бу изге аять һәм бу дога хәзрәти Гомәрнең күңелендәге дошманлыкны сөртеп-себереп ташлады. Ул шундук: «Рәсүлуллаһ кайда?» – диде. Аның күңеле инде Рәсүлуллаһка бәйләнгән иде. Ул көнне Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзрәти Әркамның өендә сәхабәләренә нәсыйхәт бирә иде. Мөхтәрәм сәхабәләр анда җыелган иде: аның нурлы йөзен күреп, татлы, тәэсирле сүзләрен ишетеп, күңелләрен пакьлиләр, чиксез ләззәт, рәхәт һәм шатлык эчендә хәлдән хәлгә күчеп, рухларын сафландыралар иде.

Әркамның өеннән хәзрәти Гомәрнең килүе күренде. Кылычы да аның янында иде. Ул айбәтле, көчле булганга, мөхтәрәм сәхабәләр Рәсүлуллаһны әйләндереп алдылар. Хәзрәти Хәмзә: «Гомәрдән куркырлык ни бар? Яхшылык белән килгән булса, рәхим итсен. Юкса, кылычын тартып чыгарганчы, башын очырырмын!» – диде. Шунда Рәсүлуллаһ: «Юл бирегез, эчкә керсен!» – диде.

«Ул каһин сүзе дә түгел. Сез нинди аз уйлыйсыз!.. Ул (Коръән Кәрим) галәмнәрнең Раббысыннан (Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Җәбраил галәйһиссәләм аша) иңдерелде» Хаккә: 42–43

Җәбраил галәйһиссәләм моңа кадәр үк хәзрәти Гомәрнең иман китерергә килүен һәм юлда икәнен хәбәр иткән иде. Рәсүлуллаһ хәзрәти Гомәрне елмаеп каршы алды да: «Калдырыгыз аны, яныннан китегез», – диде. Хәзрәти Гомәр Рәсүлуллаһ алдында тезләнде. Рәсүлуллаһ хәзрәти Гомәрне беләгеннән тотып: «Иман китер, әй Гомәр!» – диде. Һәм ул саф күңел белән кәлимәи шәһадәтне әйтте. Мөхтәрәм сәхабәләр шатлыкларыннан тәкбир тавышларын күккә күтәрделәр.

Хәзрәти Гомәр мөселман булганнан соң үз хәлен болай сөйләде:

«Мин мөселман булганда, мөхтәрәм сәхабәләр мөшрикләрдән яшеренәләр һәм гыйбадәтләрен яшерен кылалар иде. Моңа бик кайгырдым һәм: „Йә Рәсүлуллаһ! Без хак юлда түгелмени?“ – дип сорадым. Пәйгамбәребез: „Әйе. Барлыгым кодрәт кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: үле булсагыз да, тере булсагыз да, һичшиксез, сез хак юлда“, – диде.

Шуннан соң мин: „Йә Рәсүлуллаһ! Без хак юлда, ә мөшрикләр ялган юлда икән, алайса, нигә без динебезне яшерәбез? Аллаһ белән ант итәм, без ислам динен көфергә каршы ачык белдерергә хаклырак һәм лаеклырак. Аллаһы Тәгаләнең дине Мәккәдә һичшиксез өстен чыгачак. Кавемебез безгә гадел мөгамәлә итсә, бик яхшы, ә чиктән чыгарга теләсәләр, без алар белән сугышырбыз“, – дидем. Рәсүлуллаһ: „Без бик аз!“ – диде.

Мин: „Йә Рәсүлуллаһ! Сине хак Пәйгамбәр итеп җибәргән Аллаһы Тәгалә белән ант итәм: һич тартынмыйча һәм курыкмыйча, утырып исламны сөйләмәгән бер мөшрик җыелышы да калмаячак. Инде ачыкка чыгыйк!“ – дидем. Ул моны кабул иткәч, без ике саф булып тышка чыктык һәм Харәм шәрифкә таба атладык. Сафларның берсенең башында Хәмзә, икенчесенең башында мин бар идем. Туфракны он итеп изгәндәй каты адымнар белән, салмак һәм айбәтле йөреш белән Мәсҗидел-Харамга кердек. Корәеш мөшрикләре бер миңа, бер Хәмзәгә карыйлар иде. Алар шундый кайгы-хәсрәткә төштеләр, гомерләрендә мондый өметсезлеккә бер дә төшмәгәннәрдер, мөгаен». Хәзрәти Гомәрнең шулай килүен күреп, Әбү Җәһел алга чыгып: «Әй Гомәр! Бу ни хәл?» – дип сорагач, хәзрәти Гомәр аңа һич игътибар итмичә: «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ», – диде. Әбү Җәһел нәрсә әйтергә белмәде. Ул катып калды. Хәзрәти Гомәр бу мөшрикләр төркеменә борылып: «Әй корәешләр!.. Мине белгән белә! Белмәгәне белсен: мин – Хаттаб улы Гомәр… Хатынын тол, балаларын ятим калдырырга теләгән кеше урыныннан кузгалсын! Кыймылдаганны кылычым белән турап, җиргә салырмын!..» – дигәч, корәеш мөшрикләре бер мизгелдә таралышып, аннан ерагайдылар. Рәсүлуллаһ һәм аның бөек сәхабәләре саф тотып, кычкырып тәкбир әйттеләр. Мәккә күкләре мөхтәрәм сәхабәләрнең «Аллаһу әкбәр!.. Аллаһу әкбәр!..» дигән авазлары белән яңгырады. Беренче тапкыр Харәм шәрифтә ачыктан-ачык намаз укылды.13 Хәзрәти Гомәр мөселман булгач, Әнфал сүрәсенең 64 нче изге аяте иңде. Мәгънәсе буенча: «Әй Пәйгамбәрем! Сиңа ярдәмче булып Аллаһы Тәгалә һәм мөэминнәрдән синең эзеңнән баручылар җитә». Шикләр эчендә икеләнеп йөргән кайбер кешеләр хәзрәти Гомәрнең мөселман булганын күргәч, исламны сайладылар һәм сәхабә булу шәрәфенә ирештеләр.

Инде мөселманнарның саны көннән-көн кар ишелмәсе кебек арта башлады.

«Йә Раббым! Бу динне Әбү Җәһел яки Гомәр белән көчәйт!» Хәдис шәриф

Һәр эштә Рахман исемен зикер итәр иде ул – юмартлык хәзинәсе, Мактау-хәмед чыганагы иде Пәйгамбәр – ул юмартлык хәзинәсе. Ул илаһи лотыфлар урыны, гыйлем һәм йомшаклык чишмәсе иде, Гүзәл әхлак белән тулы иде аның җаны – ул юмартлык хәзинәсе. Хак Тәгаләнең махлукларына Аллаһ өчен йомшак һәм тыйнак булып, Бөтен халыкка лотыф һәм ихсан кыла иде ул юмартлык хәзинәсе.

Мөгаззәмә Кәгъбәнең элекке күренеше Мөкәррәмә Мәккә

Хәбәшстанга икенче һиҗрәт

Мөхтәрәм сәхабәләр (галәйһимур-ридван) Мәккәгә кайткач, мөшрикләр аларны тагын җәфаларга, газапларга керештеләр. Аларның золымы көннән-көн артты. Алар һәр төрле газапны һич тартынмыйча кылалар иде. Бер көнне хәзрәти Госман: «Йә Рәсүлуллаһ! Мин Хәбәшстанны сәүдә өчен яхшы урын итеп күрдем. Бер айлык сәүдә зур табыш китерә. Аллаһы Тәгалә һиҗрәт урынын билгеләгәнче, мөселманнар өчен моннан да яхшырак урын булмас. Һич югы мөэминнәр корәешләрнең җәфасыннан котылырлар. Нәҗашинең безгә күп лотыфлары, шактый яхшылыклары бар», – диде. Шуннан соң Пәйгамбәребез: «Аллаһы Тәгаләнең исеме белән сакланган булыр өчен, тагын Хәбәшстанга кайтыгыз», – диде. Хәзрәти Госман: «Йә Рәсүлуллаһ! Әгәр син үзең анда барсаң, бәлки алар мөселман булырлар иде. Алар китап әһелләре булганга, тиз арада исламга килерләр һәм ярдәмнәрен кызганмаслар», – дигәч, сөекле Пәйгамбәребез: «Мин тынычлык һәм рәхәтлек эзләргә боерылмадым. Һиҗрәт мәсьәләсендә мин Аллаһы Тәгаләнең мөбарәк боерыгын көтәм. Ничек боерылса, шулай эшләрмен», – диде.

Бигъсәтнең алтынчы елында, бер риваять буенча, мөхтәрәм сәхабәләрдән (радыяллаһу ганһүм) 83 ир-ат һәм 18 хатын-кыздан торган йөз бер кешелек бер кәрван икенче тапкыр Хәбәшстанга юлга чыкты. Бу кәрванның башлыгы итеп Җәгъфәр ибне Әбү Талиб хәзрәтләре билгеләнгән иде. Алар Нәҗаши иленә исән-сау барып җиттеләр. Хәбәшстанда булган вакыйгаларны хәзрәти Өмме Сәләмә (радыяллаһу ганһә) болай сөйләде: «Без Хәбәшстанга барып җиткәч, анда бик яхшы бер күршегә очрадык. Бу күрше патша Нәҗаши иде. Ул безнең һәр теләгебезне үтәде. Без динебезнең боерыкларын теләгәнчә үти ала идек. Аллаһы Тәгаләгә ирекле гыйбадәт кыла ала идек, һичбер җәфа күрмәдек. Бер генә начар сүз дә ишетмәдек». Мәккә мөшрикләре бу хәлдән хәбәрдар булгач, Хәбәш патшасына ике илче җибәрергә карар кылдылар. Нәҗашигә бик кыйммәтле әйберләрдән тыш, ул бик яраткан Мәккә сахтияненнән дә бүләкләр әзерләнде. Моннан тыш дин әһелләренә һәм дәүләт түрәләренә дә бүләкләр каралды. Бу эш Габдулла ибне Әбү Рабига белән Гамр ибне Гаска йөкләнде. Бу ике илчегә Нәҗаши хозурында нәрсә әйтәчәкләре өйрәтелде. Аларга: «Патша белән сөйләшкәнче, аның патрикларының һәм гаскәр башлыкларының һәрберсенә бүләкләрен бирегез. Аннары Нәҗашинекен тапшырыгыз. Моны эшләгәч, андагы мөселманнарны сезгә тапшыруны сорагыз. Нәҗашинең мөселманнар белән күрешеп сөйләшүенә юл куймагыз», – диелде.14 Илчеләр Хәбәшстанга килделәр. Дәүләт түрәләрен күреп, бүләкләрен биргәннән соң, аларның һәрберсенә: «Безнең арада ниндидер кешеләр пәйда булды. Алар без дә, сез дә белмәгән яңа бер дин уйлап чыгардылар. Без бу килгәннәрне үз илләренә алып кайтырга телибез. Патшагыз белән алар турында сөйләшкәндә, килгәннәр белән сөйләшмичә генә безгә тапшырылуларын тәэмин итәргә тырышыгыз. Бу кешеләр белән иң күп шөгыльләнә алучылар – аларның үз аталары-аналары һәм күршеләре. Алар боларны бик яхшы беләләр», – диделәр.15 Патриклар бу тәкъдимне кабул иттеләр. Аннары Мәккә илчеләре Нәҗашинең бүләкләрен тапшырдылар. Патша Нәҗаши бүләкләрне кабул итеп, аларны чакырды һәм бераз вакыт алар белән сөйләште.

«Аллаһы Тәгаләнең исеме белән сакланган булыр өчен, тагын Хәбәшстанга кайтыгыз» Хәдис шәриф

Илчеләр Нәҗашигә болай диделәр: «Әй патша! Арабыздан кайбер кешеләр синең илеңә сыгынганнар. Бу килгәннәр үз милләтләренең динен ташлаган кебек, синең динеңә дә кермәгәннәр. Аларның үз башларына ярашлы, уйлап чыгарылган бер дине бар. Без дә, син дә бу динне белмибез. Безне синең яныңа алар караган милләтнең затлы кешеләре җибәрде. Бу затлы кешеләр синең илеңә сыгынган кешеләрнең аталары һәм якын туганнары. Аларның теләге – килгәннәрне кире кайтару. Чөнки алар боларның хәлен якыннанрак беләләр. Боларның үз диннәрендә нәрсәне өнәмәгәнен яхшырак беләләр…» Гамр ибне Гас та, Габдулла ибне Әбү Рабига да иң нык теләгән нәрсә – Нәҗашинең бу сүзләрне тыңлап, аларның теләгенчә эш итүе иде. Илчеләр бу сүзләрне әйткәннән соң, Нәҗашинең патриклары сүз алып болай диделәр: «Алар бик дөрес сөйләделәр. Аларның милләте алар белән яхшырак шөгыльләнә ала, аларга нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын яхшырак белә. Шуңа күрә син бу кешеләрне тапшыр, болар аларны үз илләренә һәм милләтләренә алып кайтсыннар». Патша Нәҗаши бу сүзләргә бик ачуланды: «Аллаһ белән ант итәм, юк! Мин бу кешеләрне тапшырмыйм. Миңа сыгынган, илемә килгән кешеләргә хыянәт итә алмыйм. Алар мине башкалардан өстен күреп, минем илемә килделәр. Шуңа күрә мин килгән мөһаҗирләрне сараема чакырырмын, аларга бу кешеләрнең сүзләренә каршы нәрсә әйтәчәкләрен сорармын һәм җавапларын тыңлармын. Әгәр мөһаҗирләр болар әйткәнчә булсалар, аларны килгәннәргә биреп, үз милләтләренә кайтарырмын. Алай булмаса, аларны саклармын, илемдә торган чакта аларга яхшылык кылырмын», – диде. Моңа кадәр Нәҗаши күк китапларын өйрәнгән иде. Ул Мөхәммәд галәйһиссәләмнең килү вакыты якын икәнен, кавеменең аны ялганчы дип, аңа ышанмаячагын һәм аны Мәккәдән куып чыгарачагын белә иде. Нәҗаши Мәккә илчеләреннән: «Алар кемгә ышаналар?» – дип сорады. Алар: «Мөхәммәдкә», – диделәр. Бу исемне ишеткәч, Нәҗаши аның пәйгамбәр икәнен аңлады, ләкин сиздермәде. Ул килгәннәрдән тагын сорады: «Аның дине һәм юлы нинди, ул нәрсәгә чакыра?» Гамр: «Аның юлы юк», – диде. Нәҗаши: «Юлын-динен белмәгән, миңа сыгынган бер төркемне ничек тапшырыйм? Мәҗлес җыйыйк. Аларны да китерик. Сезне күзгә-күз очраштырыйк. Барыгызның да хәле ачыклансын. Аларның динен дә белим», – диде. Мөселманнарны сарайга чакырдылар. Мөселманнар башта үзара киңәшләштеләр: «Хәбәш патшасына ошарлык һәм аның табигатенә туры килерлек итеп нәрсә сөйлик икән?» – дип сөйләштеләр. Хәзрәти Җәгъфәр: «Аллаһ белән ант итәм, бу мәсьәләдә без белгән нәрсә – Пәйгамбәребез безгә боерганы гына. Нәтиҗә нәрсә белән бетсә дә, без риза», – диде. Барысы да моны кабул иттеләр һәм бары тик хәзрәти Җәгъфәр генә сөйләргә дип килешеп, Нәҗаши хозурына килделәр. Патша Нәҗаши дә галимнәрен җыйды. Зур диван җыелды. Аннары мөһаҗирләрне алып керделәр. Мөселманнар кергәч, сәлам бирделәр.

Ләкин алар сәҗдә кылмадылар. Нәҗаши алардан: «Ни өчен сәҗдә кылмадыгыз?» – дип сорагач, алар: «Без Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә сәҗдә кылмыйбыз. Пәйгамбәребез безне Аллаһы Тәгаләдән башкага сәҗдә кылудан тыйды һәм: „Сәҗдә бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә хас“, – диде», – дип җавап бирделәр. Нәҗаши мөһаҗирләргә: «Әй хозурыма килгән җәмәгать! Миңа әйтегез: илемә нигә килдегез? Хәлегез нинди? Сез сәүдәгәрләр түгел, бернинди үтенечегез дә юк. Сезнең бу чыккан пәйгамбәрегезнең хәле нинди? Ни өчен сезнең илегездән монда килүчеләр сәламләгәнчә сәламләмисез?» – диде.

Җәгъфәр (радыяллаһу ганһү): «Әй патша! Мин башта өч сүз әйтермен. Дөресен сөйләсәм, мине тәсдыйк ит, ялганласам, ялганга чыгар. Иң элек боер: бу кешеләрдән бары берсе генә сөйләсен, икенчесе дәшмәсен!» – диде.

Гамр ибне Гас: «Мин сөйлим», – диде. Нәҗаши: «Әй Җәгъфәр, башта син сөйлә», – диде.

Хәзрәти Җәгъфәр: «Минем өч сүзем бар. Бу кешедән сора: без тотылып, хуҗаларыбызга кайтарылырга тиешле коллармы?» – диде. Нәҗаши: «Әй Гамр! Алар колмы?» – дип сорады. Гамр: «Юк! Алар кол түгел, алар азат!» – диде. Хәзрәти Җәгъфәр: «Бәлки без хаксызга берәрсенең канын түккәнбездер дә, каны түгелгәннәргә тапшырылырга тиешбездер?» – диде. Нәҗаши Гамрдан: «Болар хаксызга берәрсен үтергәннәрме?» – дип сорагач, Гамр: «Юк, бер тамчы да кан түкмәделәр», – диде. Хәзрәти Җәгъфәр Нәҗашигә: «Бәлки бездә башкаларның малыннан хаксызга алган, түләргә бурычлы булган маллар бардыр?» – диде. Нәҗаши: «Әй Гамр! Әгәр бу бичараларның түлисе бик күп алтыннары булса да, бурычлары булса, аны мин түләрмен, әйтегез!» – диде. Гамр: «Юк, бер карат (бер акча берәмлеге) да юк!» – диде. Нәҗаши: «Алайса, сез алардан нәрсә телисез?» – дип сорагач, Гамр: «Алар белән без бер диндә, бер юлда идек. Алар моны ташладылар. Мөхәммәдкә һәм аның диненә иярделәр», – диде. Нәҗаши Җәгъфәрдән: «Сез элекке динегезне ташлап, нигә башкасына иярдегез? Кавемегезнең диненнән аерылгансыз, минем динемдә дә түгелсез, алайса, сез ышанган бу дин нинди? Аның турында мәгълүмат бирерсеңме?» – дип сорады.

Хәзрәти Җәгъфәр болай диде: «Әй патша! Без надан бер милләт идек. Потларга табына идек. Үләксә ашый, һәр төрле явызлык кыла идек. Туганнарыбыз белән элемтәләрне өзә, күршеләребезгә яхшылык кылмый идек. Көчлеләребез көчсезләргә золым кыла һәм мәрхәмәтнең нәрсә икәнен белми иде. Аллаһы Тәгалә безгә үз арабыздан дөреслеген, ышанычлылыгын, гыйффәтен, пакьлеген һәм нәселенең затлылыгын белгән бер пәйгамбәр җибәргәнче, без шул хәлдә калдык. Ул пәйгамбәр безне Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанырга, Аңа гыйбадәт кылырга, без һәм ата-бабаларыбыз табынып килгән ташларны, потларны ташларга чакырды. Ул безгә дөрес сүзле булырга, аманәткә хыянәт итмәскә, туганлык хакларын сакларга, күршеләр белән тату яшәргә, гөнаһлардан һәм кан түгүдән сакланырга боерды. Һәр төрле әхлаксызлыктан, ялган сөйләүдән, ятимнәрнең малына кул сузудан, намуслы хатыннарга яла ягудан безне тыйды. Безгә Аллаһы Тәгаләгә тиң тотмыйча, ширек катмыйча гыйбадәт кылырга боерды. Без дә моны кабул иттек һәм ул Аллаһы Тәгаләдән нәрсә китергән булса, барысына да ышандык, ул әйткәннәрне үтәдек. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылдык. Ул безгә хәрам кылганны хәрам, хәләл кылганны хәләл дип белдек һәм шулай гамәл кылдык. Шуның өчен кавемебез безгә дошман булып, золым кылды. Безне динебездән кайтарыр, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттән биздереп, тагын потларга табындырыр өчен төрле газапларга һәм михнәтләргә дучар иттеләр. Безгә золым кылдылар. Безне кыскан саен кыстылар. Алар безнең белән динебез арасына керделәр һәм безне динебездән аерырга теләделәр. Шуннан соң без илебезне, йортыбызны ташлап, синең илеңә сыгындык. Сине башкалардан өстен күрдек. Синең яклавыңа, күршелегеңә ашкындык. Синең яныңда золымга, гаделсезлеккә дучар булмабыз дип өмет итәбез». Хәзрәти Җәгъфәр сүзен болай дәвам итте: «Сәлам бирү мәсьәләсенә килсәк, без сине Рәсүлуллаһның сәламе белән сәламләдек. Бер-беребезне дә шулай сәламлибез. Җәннәттәгеләрнең сәламнәре дә шундый икәнен Пәйгамбәребез хәбәр итте. Шуңа күрә без синең бөек затыңны шулай сәламләдек. Пәйгамбәребез кешеләргә сәҗдә кылынмаячагын әйткәнгә күрә, без Аллаһы Тәгаләдән башкага сәҗдә кылудан Аллаһы Тәгаләгә сыгынабыз». Нәҗаши: «Син Аллаһ белдергәннәрдән бераз беләсеңме?» – дип сорады. Хәзрәти Җәгъфәр: «Әйе», – дигәч, Нәҗаши: «Аны миңа укы», – диде. Хәзрәти Җәгъфәр Мәрьям сүрәсенең беренче аятьләрен укый башлады (ул Гәнкәбут һәм Рум сүрәләреннән укыганы да риваять ителә). Нәҗаши елый иде. Күзләреннән аккан яшьләр сакалын юешләде. Руханилар да еладылар. Нәҗаши һәм руханилар: «Әй Җәгъфәр! Бу татлы һәм матур сүздән тагын бераз укы», – диделәр. Хәзрәти Җәгъфәр Кәһф сүрәсенең башыннан укыды, анда мәгънәсе буенча болай диелә: «Хәмед булсын шул Аллаһка, Ул кяферләрне (бөек) Үз хозурыннан чыккан иң каты газап (җәһәннәм) белән куркытыр, изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне исә эчендә мәңге калачак гүзәл бер әҗер (җәннәт) белән сөендерер һәм „Аллаһы Тәгалә бала тотты“, – дигәннәрне куркытыр өчен, сүзендә бер кәкрелек, мәгънәсендә бер каршылык булмаган, (артык җибәрүдән дә, киметүдән дә ерак) туп-туры китапны (Коръән Кәримне) Үз колына (Мөхәммәд галәйһиссәләмгә) иңдерде. Аларның да („Аллаһы Тәгалә бала тотты“, – дигәннәрнең), ата-бабаларының да моның (бу сүзнең) турында бернинди гыйлеме (һәм белеме) юк. Аларның авызларыннан чыккан бу сүз (авыр һәм) бик куркыныч. Алар бары тик ялган гына сөйлиләр. (Әй Рәсүлем!) Әгәр алар бу Коръән Кәримгә ышанмасалар, син кайгы һәм ачу белән алар артыннан үзеңне һәлак итәрсеңмени! Без җир йөзендәге нәрсәләрне (урманнарны, елгаларны, табигый байлыкларны, хайваннарны һәм үсемлекләрне…) кешеләрнең кайсысының гамәле изге икәнен сынар өчен бизәк иттек…»16

«Сәҗдә бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә хас» Хәдис шәриф

Нәҗаши үзен тыя алмады һәм: «Аллаһ белән ант итәм, бу – шул ук бер кандилдән бәреп чыккан нур. Муса белән Гайсә дә (галәйһимәссәләм) шуның белән килгән иде», – диде. Аннары корәеш илчеләренә борылып: «Барыгыз! Аллаһ белән ант итәм, мин аларны сезгә бирмим, алар турында бернинди начарлык та уйламыйм», – диде. Габдулла ибне Әбү Рабига белән Гамр ибне Гас Нәҗаши яныннан чыктылар.17 Гамр Габдуллага: «Ант итәм, мин Нәҗаши алдында аларның бер гаебен ачып салырмын да тамырлары белән корытырмын. Менә күрерсең!» – диде. Иптәше Гамрга: «Алар безгә каршы килсәләр дә, ни дисәң дә, безнең белән туганлыклары бар. Болай эшләмә», – диде. Гамр: «Аларның Гайсә галәйһиссәләмне бер кол дип белүләрен Нәҗашигә җиткерермен», – диде. Икенче көнне ул Нәҗаши янына барып: «Әй патша! Алар Мәрьям улы Гайсә (галәйһиссәләм) турында авыр сүзләр сөйлиләр. Аларга кеше җибәреп, Гайсә галәйһиссәләм турында нәрсә әйткәннәрен бер сорап кара», – диде. Нәҗаши мөселманнарга, хәзрәти Гайсә турында ничек уйлауларын сорарга дип, кеше җибәрде. Мөселманнар тагын җыелдылар. Алар бер-берсенә: «Гайсә галәйһиссәләм турында сорасалар, ни дип җавап бирербез?» – диделәр. Хәзрәти Җәгъфәр: «Аллаһ белән ант итәм, хәзрәти Гайсә турында Аллаһы Тәгалә әйткәнне, Пәйгамбәребез безгә алып килгәнне әйтербез», – диде. Алар Нәҗаши хозурына баскач, Нәҗаши: «Сез Мәрьям улы Гайсә галәйһиссәләм турында нәрсә дисез?» – дип сорады. Хәзрәти Җәгъфәр: «Без Гайсә галәйһиссәләм турында Пәйгамбәребез безгә Аллаһы Тәгаләдән алып килеп җиткергәнне әйтәбез. Без аның Аллаһы Тәгаләнең колы һәм рәсүле икәнен, дөньядан да, ир-атлардан да баш тартып, Хак Тәгаләгә бирелгән гыйффәтле хатын хәзрәти Мәрьямгә Аллаһы Тәгалә салган Кәлимәсе икәнен кабул итәбез. Мәрьям улы Гайсәнең хәле, дәрәҗәсе шуннан гыйбарәт. Хәзрәти Адәмне туфрактан яратканы кебек, Ул Гайсә галәйһиссәләмне дә атасыз яратты, дибез», – дигәч, Нәҗаши кулын җиргә сузды, җирдән бер салам кисәге алды һәм: «Ант итәм, Мәрьям улы Гайсә дә сез әйткәннән артык нәрсә түгел. Арада хәтта шушы салам кисәге кадәр дә аерма юк», – диде.

Нәҗаши моны әйткәч, тирәсендәге дәүләт түрәләре һәм гаскәр башлыклары үзара пышылдаша һәм мыгырдаша башладылар.

Нәҗаши моны күреп, аларга: «Ант итәм, сез ни генә әйтсәгез дә, мин болар турында яхшы уйлыйм», – диде. Аннары мөселман мөһаҗирләргә борылып болай диде: «Сезне һәм сез яныннан килгән затны котлыйм! Мин аның Аллаһның рәсүле икәненә ышандым. Без аны Инҗилдә күргән идек инде. Ул Рәсүл турында Мәрьям улы Гайсә дә хәбәр бирде. Аллаһ белән ант итәм, ул монда булса, барып аның аяк киемнәрен күтәреп йөрер, аякларын юар идем! Барыгыз! Илемнең кул тимәгән өлешендә, һәр төрле һөҗүмнән ерак, имин һәм тыныч яшәгез. Сезгә начарлык эшләгән кешене һәлак итәрмен. Миңа тау кадәр алтын бирсәләр дә, сезнең берегезне дә кайгыга салмам!»

Аннары Нәҗаши корәеш илчеләре алып килгән бүләкләр турында: «Минем аларга мохтаҗлыгым юк! Аллаһы Тәгалә башкалар тартып алган бу хакимиятемне миңа кире кайтарганда һәм халкымны миңа буйсындырганда, миннән ришвәт алмады», – дип, бүләкләрен кире кайтарды. Корәеш илчеләре Нәҗаши хозурыннан буш кул белән кайттылар. Бәхетле Нәҗаши исә исламны сайлаган, мөхтәрәм сәхабәләрне бик нык сөендергән иде.18

ХАК ЯРАТТЫ ГАЛӘМНЕ
Хак яратты галәмне Мөхәммәд гыйшкына.
Ай-кояшны яратты Мөхәммәд шәүкына.
«Бул!» диде – булды галәм, язды Ләүхкә Каләм,
Укылды хәтем-кәлам Мөхәммәд шанына.
Килде барча әүлия, дәргаһка йөз куйдылар,
Тәүхид зикерен әйттеләр Мөхәммәд нурына.
Үәйсел Карани ирешсә дә, тагын омтылды,
Сигез җәннәт бизәлде Мөхәммәд гыйшкына.
Һавада кошлар оча, яшәрә тау-ташлар,
Җимеш бирә агачлар Мөхәммәд гыйшкына.
Иманы юклар килде, аннан иман алдылар,
Биш вакыт намаз укыдылар Мөхәммәд гыйшкына.
Фәрештәләр килделәр, саф-саф булып тордылар,
Биш вакыт намаз укыдылар Мөхәммәд гыйшкына.
Юныс кая мактасын – Коръән аяте мактый,
Искә ал, әйт салават Мөхәммәд гыйшкына.

«Сезне һәм сез яныннан килгән затны котлыйм! Мин аның Аллаһның рәсүле икәненә ышандым. Без аны Инҗилдә күргән идек инде. Ул Рәсүл турында Мәрьям улы Гайсә дә хәбәр бирде» Нәҗаши Әсхәмә