Сөекле Пәйгамбәрем

АНЫҢ БИГЪСӘТЕ1 ҺӘМ ЧАКЫРУЫ

Галәмнәрнең Сәеде (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) утыз җиде яшендә булганда, гайб дөньясыннан аны: «Әй Мөхәммәд!» – дип чакырган тавышлар ишетә иде. Утыз сигез яшькә кергәч, ул ниндидер нурлар күрә башлады. Үз хәлләрен ул бары тик анабыз хәзрәти Хәдичәгә генә сөйли иде. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлеге белдереләсе вакыт якынлашканда (якынча ун ел элек), заманның мәшһүр әдипләреннән Кус ибне Сәгыйдә Гокказ ярминкәсендә дөя өстеннән зур халык алдында укыган хотбәсендә аның киләчәк булуы турында сөенечле хәбәр биргән иде. Сөекле Пәйгамбәребез дә бу хотбәне тыңлаучылар арасында иде. Кус ибне Сәгыйдә үзенең бу мәшһүр хотбәсенең бер өлешендә болай дигән:

«Әй кешеләр! Килегез, тыңлагыз, көтегез, гыйбрәт алыгыз! Яшәүче үлә, үлүче юкка чыга, булачак булыр!.. Колак салыгыз, яхшылап тыңлагыз! Күктә хәбәр бар, җирдә гыйбрәт алырлык нәрсәләр бар!.. Аллаһ каршында бер дин бар!.. Һәм Аллаһның киләчәк бер пәйгамбәре бар. Аның килүе бик якын. Аның күләгәсе инде башларыгыз өстенә төште. Аны тыңлаучылар һәм аңа иман китерүчеләр нинди мөбарәк! Аңа баш күтәргән һәм каршы чыккан бәхетсезгә кайгы! Гомерләре гафләттә үткән өммәтләргә үкенеч!..»

Ул вакытта Гарәбстанда кешеләр илаһи үлчәмнәрдән ерагайган, бай һәм ярлы, көчле һәм көчсез, хуҗа һәм кол кебек сыйныфларга бүленгән иде. Беренчеләре икенчеләрен үз хакимлекләре астында изә, аларны кешегә дә санамый иде. Көчсезләрнең малларын көчләп тартып алалар, моңа юл куймаслык бер хакимият тә юк иде. Аллаһы Тәгаләгә иман китерү бирә торган оят һәм курку хисеннән мәхрүм булганга, алар фазыйләттән бик нык ерагайган иде. Һәртөрле әхлаксызлык, абруй һәм намусны аяк астына салу кебек түбән эшләр ирекле рәвештә эшләнә; комарлык, исерткеч эчү, кәеф-сафа мәҗлесләре һич сәер саналмый иде. Туктаусыз үтерешләр, зина һәм һөҗүм вакыйгалары тирә-якны көйдереп-яндырып тора, гаепсез кешеләрнең ыңгырашулары һәм аянычлы кычкырышлары Гарышны яңгырата иде. Әхлак ягыннан тулы түбәнлек хөкем сөрә, кешеләр наданлык диңгезендә бата иде. Хатын-кызны гади бер мал кебек сатып алалар һәм саталар, кыз балаларны тере килеш шәфкатьсез рәвештә җиргә күмәләр иде. Иң начары шул иде: каты күңелле, кирелекле һәм мәрхәмәттән ерак булган бу кешеләр үз куллары белән ясаган, файда да, зарар да китерә алмый торган потларга табынуны зур шәрәф дип саныйлар иде.

Адәм галәйһиссәләмнән бирле дөньяда мондый вәхшилек, адашу, әхлаксызлык, имансызлык һәм азгынлык күрелмәгән иде. Кешеләр гүя ерткыч җанварларга әйләнгән иде. Һәркем бер-берсенә дошман, җәмгыять һәр мизгел шартлап китәргә әзер тора иде. Кешеләрнең тынычлыкка ирешүләре өчен бу караңгылыкта бер бәхет кояшы чыгарга тиеш иде. Ул чыккач, имансызлык урынын иман, золым урынын гаделлек, наданлык урынын гыйлем алачак, һәм кешеләр мәңгелек бәхеткә ирешәчәкләр иде.

Ниһаять, сөекле Пәйгамбәребезгә башта туры төшләр күрсәтелә башлады. Хәдис шәрифтә вәхинең иң элек туры төш белән башланганы белдерелгән. Аның төшендә күргәннәре нәкъ шулай чыга иде. Бу хәл алты ай дәвам итте. Вәхи килүе якынлашкач, «Әй Мөхәммәд!» дигән тавышлар ишәйде. Шуннан соң ул ялгызлыкны яратып, кешеләрдән ерагаеп, Хира тавындагы бер мәгарәдә тәфәккергә чума башлады. Кайвакыт ул Мәккәгә килә, Кәгъбәне тавәф кыла һәм бәхетле йортына кайта иде. Бәхетле йортында бераз торгач, ул үзе белән бераз ризык алып, янә Хира тавындагы мәгарәгә кайта, тәфәккер һәм гыйбадәт белән шөгыльләнә иде. Кайвакыт ул анда көннәр буе кала иде. Ул чакта хәзрәти Хәдичә аңа ризык җибәрә яки үзе алып бара иде.2

Мөхәммәд галәйһиссәләм Хәҗәрел-әсвәдне мөбарәк хыркасы өстенә куйды да: «Һәр кабиләдән бер кеше аның бер читеннән тотсын», – диде Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдел-Әмин (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм)

Беренче вәхи

Пәйгамбәребез кырык яшендә булганда, тагын Рамазан аенда Хира тавындагы мәгарәгә чигенеп, тәфәккергә чумган иде. Рамазанның 17 нче көнендә, дүшәмбе төнендә, төн уртасыннан соң, ул үзенең исемен әйтеп чакырган бер тавыш ишетте. Башын күтәреп, тирә-ягына каранганда, ул шул ук тавышны икенче тапкыр ишетте һәм бөтен тирә-якны кинәт бер нур каплаганын күрде. Аннары аның каршына Җәбраил3 галәйһиссәләм килде һәм: «Укы!» – диде. Пәйгамбәребез аңа: «Мин укый белмим!» – дип җавап бирде. Шунда фәрештә аны тотып, хәле беткәнче кысты һәм: «Укы!» – диде. Ул тагын: «Мин укый белмим!» – дип җавап бирде. Фәрештә аны тагын бер кат кысты һәм: «Укы!» – диде. Ул: «Мин укый белмим!» – дигәч, фәрештә аны өченче тапкыр кысты. Аннары аны җибәрде һәм мәгънәсе буенча: «(Әй Мөхәммәд галәйһиссәләм!) Һәр нәрсәне яраткан Раббың Аллаһның исеме белән укы! Ул кешене куерган каннан (галәктән) яратты! Укы, Аллаһ – бөек кәрам иясе! Ул каләм белән өйрәтә, белмәгәннәрен өйрәтә» булган Галәк сүрәсенең беренче биш аятен китерде.4 Мөхәммәд галәйһиссәләм дә аның белән бергә укыды. Беренче вәхи шулай килде, һәм бөтен җиһанны яктырткан ислам кояшы шулай туды.5

Рәсүлуллаһ (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) зур калтырау һәм дулкынлану белән Хира тавындагы мәгарәдән чыгып, түбән төшә башлады. Тауның уртасына җиткәч, ул бер тавыш ишетте. Җәбраил галәйһиссәләм: «Әй Мөхәммәд! Син – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле, ә мин – Җәбраил», – диде дә үкчәсе белән җиргә бәрде. Бәргән урыныннан су чыкты, һәм ул тәһарәт ала башлады. Пәйгамбәребез аны игътибар белән күзәтеп торды. Җәбраил галәйһиссәләм тәһарәтен тәмамлагач, Пәйгамбәребезгә күргәнчә тәһарәт алырга кушты. Сөекле Пәйгамбәребез тәһарәтен тәмамлагач, Җәбраил галәйһиссәләм имам6 булды, һәм алар ике рәкагать намаз укыдылар.

Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм: «Әй Мөхәммәд! Раббың сиңа сәлам җибәрә!» – диде һәм артыннан Аның: «Син – җеннәргә һәм кешеләргә Минем Рәсүлем. Алайса, аларны тәүхидкә чакыр», – дигәнен әйтте. Аннары ул аннан аерылып, күккә күтәрелде. Шулай итеп, сөекле Пәйгамбәребез Җәбраил галәйһиссәләмне күрде дә, аның белән сөйләште дә.

Ташларның һәм агачларның сәламе

Пәйгамбәребез бәхетле йортына кайтып җиткәнче, яныннан узган һәр ташның, һәр агачның: «Әссәләмү галәйкә йә Рәсүлаллаһ!» – дигәнен ишетте. Өенә кайткач, ул: «Мине каплагыз! Мине каплагыз!» – диде һәм калтыравы басылганчы ял итте. Аннары күргәннәрен анабыз хәзрәти Хәдичәгә сөйләде һәм болай диде: «Җәбраил (галәйһиссәләм) күземнән югалды. Ләкин аның айбәте, куәте һәм ул тудырган курку минем өстемнән китмәде. Миңа мәҗнүн диярләр, тел озайтып яманларлар дип курыктым». Бу хәлләрне һәм бу көннәрне көткән, моңа әзер булган хәзрәти Хәдичә болай диде: «Аллаһы Тәгалә сакласын. Хак Тәгалә сиңа хәер бирә һәм сиңа хәердән башка бернәрсә теләми. Аллаһы Тәгалә хакына, синең бу өммәтнең пәйгамбәре булачагыңа ышанам. Чөнки син кунакны яратасың. Син туры сүзле һәм ышанычлы. Хәлсезләргә ярдәм итәсең, ятимнәрне яклыйсың, гарипләргә ярдәм күрсәтәсең. Холкың яхшы; бу сыйфатлар иясенә курку юк».7

Аннары алар бу хәл турында сорар өчен Вәрәка ибне Нәүфәл янына бардылар. Рәсүлуллаһ сөйләгәннәрне тыңлагач, Вәрәка болай диде: «Сөен, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм! Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, син – хәзрәти Гайсә хәбәр биргән соңгы пәйгамбәр. Сиңа күренгән фәрештә – синнән элек Муса галәйһиссәләмгә килгән Җәбраил галәйһиссәләм. Аһ! И, яшь булсам иде! Сине Мәккәдән куып чыгарачак заманга кадәр яшәсәм иде дә, ярдәмеңә ашыксам иде! Бик якын арада сиңа динне җиткерү һәм җиһад кылу әмер ителер». Һәм ул Пәйгамбәребезнең мөбарәк кулын үпте. Озак та үтмәде, ул вафат булды.8

Динне җиткерү әмеренең килүе

Сөекле Пәйгамбәребезгә аның пәйгамбәрлеге белдерелгән беренче вәхи шулай килде. Аннары ул өзелде һәм өч ел килмәде. Бу арада Исрафил галәйһиссәләм исемле фәрештә килеп, аңа кайбер нәрсәләр өйрәтте. Болар вәхи түгел иде. Бу вакыт эчендә Рәсүлуллаһ кайвакыт бик нык газаплана иде. Ул кайгырган саен, Җәбраил галәйһиссәләм күренеп: «Әй Хәбибуллаһ! Син – Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәре», – ди һәм аның кайгысын баса иде. Пәйгамбәребез болай диде: «Бу вәхи өзелгән вакытта иде. Хира тавыннан түбән төшкәндә, кинәт күк ягыннан бер тавыш ишеттем. Өскә карадым һәм Җәбраилне (галәйһиссәләм) күрдем. Ул җир белән күк арасында бер көрси өстендә утыра иде. Мине курку басты. Өйгә кайттым һәм: „Мине берәр нәрсә белән каплагыз“, – дидем. Шунда Хак Тәгалә Мүддәссир сүрәсенең мәгънәсе буенча: „Әй ябынчыгына төренгән Мөхәммәд галәйһиссәләм! Тор да (кяферләрне Аллаһы Тәгаләнең газабы белән) куркыт! Раббыңны олыла, бөекләндер! Киемнәреңне пакь тот!“ булган беренче аятьләрен9 иңдерде. Шуннан соң вәхи инде өзелмәде».

Галәм горурлыгы (галәйһи әфдалүс-салават) Пәйгамбәребез кешеләрне исламга чакыра, Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен һәм тыюларын җиткерә башлады. Җәбраил галәйһиссәләм вәхи китергәндә, кайвакыт кеше сурәтенә кереп, мөхтәрәм сәхабәләрдән Дихъя Кәлбинең сурәтендә килә иде. Кайвакыт ул вәхине Пәйгамбәребезнең күңеленә сала иде; ул чакта Рәсүлуллаһ аны күрми иде. Кайвакыт вәхи төш аркылы, кайвакыт куркыныч бер гөрелте белән килә иде.

Вәхинең Пәйгамбәребезгә иң авыр һәм иң кыен килгәне шушы иде. Мондый вакытларда Рәсүлуллаһның мөбарәк маңгаеннан иң салкын көнне дә тир ага, ул дөя өстендә булса, вәхинең авырлыгыннан дөя җиргә чүгә иде. Аның янында булган сәхабәләр дә вәхинең авырлыгын тоялар иде. Җәбраил галәйһиссәләм берничә тапкыр үз сурәтендә дә килде.

«Әй ябынчыгына төренгән Мөхәммәд! Тор да (кяферләрне Аллаһы Тәгаләнең газабы белән) куркыт! Раббыңны олыла, бөекләндер!» Мүддәссир: 1–3

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә фәрештәсез дә, пәрдәсез дә, ягъни бернинди арадашчысыз да вәхи иңдерде. Бу хәл Мигъраҗ кичәсендә булды. Беренче вәхи килү белән пәйгамбәрлек вазифасына керешкән Мөхәммәд Мостафаның (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) исламны җиткерүе егерме өч ел дәвам итте. Бу вакытның унөч елы Мәккәдә, ун елы Мәдинәдә үтте. Коръән Кәрим 22 ел 2 ай 22 көн эчендә иңдерелеп тәмамланды.

Мөхәммәд галәйһиссәләм өмми иде, ягъни ул китап укымаган, язу язмаган һәм беркемнән дә дәрес алмаган иде. Ул Мәккәдә туып үскән, билгеле кешеләр арасында тәрбияләнгән иде. Шулай булса да, ул Тәүратта, Инҗилдә, грек һәм Рим чорларында язылган китапларда булган мәгълүматлардан, вакыйгалардан хәбәр бирде. Исламны белдерер өчен ул һиҗрәтнең алтынчы елы ахырында һәм җиденче елы башында Византия, Иран һәм Хәбәшстан хөкемдарларына һәм башка гарәп патшаларына хатлар җибәрде. Аның хозурына алтмыштан артык чит ил илчесе килде. Бу хакта Коръән Кәримдә мәгънәсе буенча болай белдерелә: «Син бу Коръән Кәрим килгәнче бер китап та укымадың. Язу да язмадың. Әгәр укый-яза белгән булсаң, башкалардан өйрәндең диярләр иде».10

Хәдис шәрифтә дә: «Мин – өмми пәйгамбәр Мөхәммәд… Миннән соң пәйгамбәр юк», – диелде.11 Шулай ук Коръән Кәримдә болай диелә: «Ул (Мөхәммәд галәйһиссәләм) үзлегеннән сөйләми. Аның сүзләре – аңа вәхи белән белдерелә, өйрәтелә торган сүзләр».12

Беренче мөселманнар (Сабикунел-ислам)

Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) беренче вәхи килгәннән соң иң беренче иман китерүче анабыз хәзрәти Хәдичә булды.13 Ул һич икеләнмичә исламны шунда ук кабул итеп, беренче мөселман булу шәрәфенә иреште.

Пәйгамбәребез анабыз хәзрәти Хәдичәгә Җәбраил галәйһиссәләм өйрәткәнчә тәһарәт алырга өйрәтте. Аннары Пәйгамбәребез имам булды, һәм алар бергә ике рәкагать намаз укыдылар. Анабыз хәзрәти Хәдичә сөекле Пәйгамбәребезнең һәр сүзенә, һәр әмеренә иң камил рәвештә буйсынды. Шулай итеп, ул Аллаһы Тәгалә каршында бик биек дәрәҗәләргә иреште. Рәсүлуллаһ кайгырса, инкарь итүчеләрнең мыскыл итүләреннән газап чикса, ул аны юата, кайгысын тарата иде. Ул болай ди иде: «Йә Рәсүлуллаһ! Һич кайгырма, хәсрәтләнмә. Ахырда динебез көчәер, мөшрикләр һәлак булыр. Кавемең сиңа буйсыныр…» Анабыз Хәдичәнең бу ярдәмнәре өчен бер көнне Җәбраил галәйһиссәләм килеп: «Йә Рәсүлуллаһ! Хәдичәгә Аллаһы Тәгаләнең сәламен җиткер», – диде. Пәйгамбәребез: «Әй Хәдичә! Менә Җәбраил (галәйһиссәләм) сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламен җиткерә», – диде.14

Пәйгамбәребез бервакыт тагын болай диде: «Аллаһы Тәгалә миңа Хәдичәгә җәннәттәге энҗедән бер йорт турында сөенечле хәбәр бирергә әмер итте. Анда авыру да, кайгы да, баш авыртуы да юк».

Хәзрәти Хәдичәдән соң олылардан беренче булып мөселман булучы – Рәсүлуллаһның якын дусларыннан хәзрәти Әбү Бәкер. Хәзрәти Әбү Бәкер моннан егерме ел элек бер төш күргән иде: «Күктән тулган ай төшеп, Мөгаззәмә Кәгъбәгә килгән, кисәк-кисәк булып таралган, һәр кисәге Мәккә өйләренең берсенә төшкән, аннары бу кисәкләр бергә кушылып, күккә күтәрелгән. Ләкин Әбү Бәкернең өенә төшкән кисәк күккә күтәрелмәгән. Моны күргән хәзрәти Әбү Бәкер шунда ук өенең ишеген япкан, гүя бу ай кисәгенең китүенә юл куймаган».

Әбү Бәкер төштән дулкынланып уянды һәм, таң атуга, шунда ук яһүд галимнәренең берсенә йөгереп барып, төшен сөйләде. Ул галим җавап итеп: «Бу – буталчык төшләрнең берсе, шуңа күрә ул юралмый», – диде. Ләкин бу төш Әбү Бәкерне һаман борчый иде, яһүднең җавабы да аны канәгатьләндермәде. Бервакыт сәүдә белән барганда, аның юлы раһиб Бәхираның иленә туры килде. Күргән төшенең юрамасын Бәхирадан сорагач, Бәхира: «Син кайдан?» – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Корәештән», – дип җавап биргәч, Бәхира болай диде: «Анда бер пәйгамбәр чыгачак, һәм һидаять нуры Мәккәнең һәр почмагына җитәчәк. Син аның исән чагында – вәзире, вафатыннан соң исә хәлифәсе булачаксың». Хәзрәти Әбү Бәкер бу җавапка бик гаҗәпләнде. Бу төшен һәм аның юрамаларын ул Пәйгамбәребез пәйгамбәрлеген игълан иткәнче беркемгә дә сөйләмәде. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм пәйгамбәрлеген игълан иткәч, хәзрәти Әбү Бәкер шунда ук Пәйгамбәребез янына йөгереп килде һәм: «Пәйгамбәрләрнең пәйгамбәрлекләренә дәлилләре була, синең дәлилең нәрсә?» – дип сорады. Пәйгамбәребез җавап итеп: «Минем пәйгамбәрлегемә дәлил – синең бер яһүд галименнән юратырга теләгән шул төшең. Ул галим: „Бу – буталчык төшләрдән, ул юралмый“, – диде. Аннары раһиб Бәхира аны дөрес юрады», – диде һәм хәзрәти Әбү Бәкергә эндәшеп: «Әй Әбү Бәкер! Мин сине Аллаһка һәм Аның Рәсүленә чакырам», – диде.

Шуннан хәзрәти Әбү Бәкер: «Шаһитлык бирәм: син – Аллаһы Тәгаләнең рәсүле, синең пәйгамбәрлегең – хак, ул – җиһанны яктыртучы бер нур», – дип мөселман булды.

Икенче бер риваять буенча, Пәйгамбәребезгә пәйгамбәрлек килгәнче үк хәзрәти Әбү Бәкер сәүдә максаты белән Йәмәнгә барган иде. Бу сәфәрендә ул Йәмәндә Әзд кабиләсеннән бик күп китап укыган бер картны очратты. Бу карт хәзрәти Әбү Бәкергә карап: «Минем уемча, син Мәккә халкыннан», – дигәч, хәзрәти Әбү Бәкер: «Әйе, шулай», – диде, һәм алар арасында мондый сөйләшү булды:

– Син Корәештәнме?

– Әйе!

– Бәни Тәмимнәнме?

– Әйе!

– Тагын бер билге калды. – Нинди?

– Корсагыңны ач, күрим.

– Әйт, моннан максатың нәрсә?

– Китапларда укыдым: Мәккәдә бер пәйгамбәр киләчәк. Аңа ике кеше ярдәмче булачак. Берсе яшь, икенчесе карт. Яше бик күп кыенлыкларны җиңеллеккә әйләндерәчәк, бик күп бәлаларны бетерәчәк. Ә картның йөзе ак, биле нечкә, корсагында бер кара миң бар. Минем уемча, ул кеше – син. Корсагыңны ач, күрим.

«Ул (Мөхәммәд галәйһиссәләм) үзлегеннән сөйләми. Аның сүзләре – аңа вәхи белән белдерелә, өйрәтелә торган сүзләр» Нәҗм: 3–4

Шуннан хәзрәти Әбү Бәкер мөбарәк корсагын ачты; кендеге өстендәге кара миңне күргәч, карт: «Аллаһ белән ант итәм, ул кеше – син», – диде һәм Әбү Бәкергә бик күп васыятьләр кылды. Хәзрәти Әбү Бәкер эшен тәмамлагач, саубуллашыр өчен карт янына килде һәм аннан Пәйгамбәребез турында берничә бәет әйтүен үтенде. Шунда карт унике бәет укыды, ә хәзрәти Әбү Бәкер аларны ятлап алды.

Хәзрәти Әбү Бәкер сәфәрдән Мөкәррәмә Мәккәгә кайткач, Гокбә ибне Әбү Мөгайт, Шәйбә, Әбү Җәһел, Әбүл-Бәхтәри кебек Корәешнең күренекле кешеләре аны зиярәт кылырга өенә килделәр. Хәзрәти Әбү Бәкер аларга: «Арагызда берәр вакыйга булмадымы?» – диде. Алар җавап итеп болай диделәр: «Моннан да гаҗәеп вакыйга буламы соң: Әбү Талибның ятиме пәйгамбәрлек дәгъвә итә һәм сез, аталарыгыз да, бабаларыгыз да батыл диндә, ди. Әгәр синең хатирең булмаса, без аны бу вакытка кадәр исән калдырмас идек. Син аның якын дусты, бу эшне син үзең хәл ит».

Хәзрәти Әбү Бәкер алардан котылып, Пәйгамбәребезнең хәзрәти Хәдичәнең өендә икәнен белде. Ул барып ишек шакыды. Пәйгамбәребез аны каршы алгач, Әбү Бәкер: «Әй Мөхәммәд! Синең турында сөйләнгәннәр нәрсә?» – дип сорады. Пәйгамбәребез болай диде: «Мин – Хак Тәгаләнең пәйгамбәре. Мин сиңа һәм бөтен Адәм балаларына җибәрелдем. Иман китер, Хак Тәгаләнең ризалыгына ирешерсең һәм җаныңны җәһәннәмнән саклап калырсың».

Хәзрәти Әбү Бәкер: «Моңа дәлил нәрсә?» – дигәч, Рәсүле әкрам: «Дәлил – синең Йәмәндә күргән картның хикәясе», – диде. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Мин Йәмәндә бик күп картлар һәм яшьләр күрдем», – диде. Пәйгамбәребез җавап итеп: «Сиңа унике бәет аманәт итеп биргән һәм аларны миңа җибәргән карт», – диде һәм ул бәетләрнең барысын да укыды. Хәзрәти Әбү Бәкер: «Моны сиңа кем хәбәр итте?» – дигәч, Пәйгамбәребез: «Миннән элекке пәйгамбәрләргә килгән фәрештә хәбәр итте», – дип җавап бирде. Ул моны әйтү белән үк, хәзрәти Әбү Бәкер: «Кулыңны миңа бир», – дип, аның мөбарәк кулын тотты һәм: «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ», – дип мөселман булды.15 Гомерендә беренче тапкыр тойган зур шатлык белән хәзрәти Әбү Бәкер өенә мөселман булып кайтты. Хәдис шәрифтә дә болай диелгән: «Кемгә генә иманны тәкъдим итсәм дә, ул йөзен җыерды, икеләнеп карады. Бары тик Әбү Бәкер Сыйддыйк кына иманны кабул итүдә бер дә икеләнмәде һәм тукталып тормады».

Бер көнне Пәйгамбәребез анабыз хәзрәти Хәдичә белән намаз укыганда, хәзрәти Гали аларны күрде. Ул вакытта ул ун яки унике яшендә иде. Намаздан соң ул: «Бу нәрсә?» – дип сорады. Рәсүле әкрам (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай диде: «Бу – Аллаһы Тәгаләнең дине. Мин сине бу дингә чакырам. Аллаһы Тәгалә бер, Аның шәриге юк. Мин сине бер булган, тиңе дә, шәриге дә булмаган Аллаһка иман китерергә чакырам…» Хәзрәти Гали: «Башта атам белән киңәшим», – диде. Рәсүлуллаһ аңа: «Әгәр исламга кермәсәң, бу серне беркемгә дә сөйләмә!» – диде. Икенче көнне иртән хәзрәти Гали Рәсүлуллаһның хозурына килде һәм: «Йә Рәсүлуллаһ! Миңа исламны өйрәт», – дип мөселман булды.16

Хәзрәти Гали мөселман булучыларның өченчесе иде. Рәсүле әкрам юлында күрсәткән фидакарьлеге һәм аны үзеннән өстен куюы исә һәртөрле мактаудан да өстен.

Зәйд ибне Харисә беренче иман китерүчеләрдән иде. Ул хәзрәти Хәдичә, хәзрәти Әбү Бәкер һәм хәзрәти Галидән соң дүртенче, азат ителгән коллар арасында исә беренче мөселман булу шәрәфенә иреште. Аның белән бергә хатыны Өмме Әйман да мөселман булды.17

Хәзрәти Әбү Бәкер мөселман булгач, шунда ук бик яраткан дуслары янына китте. Ул аларны да мөселман булырга күндерде. Мөхтәрәм сәхабәләрнең күренеклеләреннән Госман ибне Гаффан, Тальха ибне Гобәйдулла, Зөбәер ибне Гаввам, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбү Ваккас кебек үз кавеменең күренекле, бөек шәхесләре – аларның иң танылганнары.18 Анабыз хәзрәти Хәдичәдән соң мөселман булган бу сигез кешене Сабикунел-ислам, ягъни беренче мөселманнар дип атыйлар. Хәзрәти Госман үзенең мөселман булуын болай сөйли: «Анамның каһин булган бер кыз туганы бар иде. Бервакыт мин аны зиярәт кылдым. Ул миңа болай диде: „Сиңа бер хатын насыйп булыр. Ләкин аңа кадәр син бер хатынны да күрмәгән булырсың, ул да синнән элек бер ир-атны да күрмәгән булыр. Ул – йөзе матур, зәһидә бер ханым һәм бөек бер пәйгамбәрнең кызы булыр“.

Мин апамның бу сүзенә гаҗәпләндем. Ул миңа тагын болай диде: „Бер пәйгамбәр килде. Аңа күктән вәхи иңде“. Мин: „Әй апам! Мондый сер шәһәрдә һич ишетелмәде. Алайса, бу сүзне ачык әйт“, – дидем. Шунда апам болай диде: „Мөхәммәд ибне Габдуллага пәйгамбәрлек килде. Ул халыкны дингә чакыра. Кыска вакыт эчендә галәм аның дине белән нурланачак, ә каршы чыгучыларның башлары киселәчәк“.

Апамның бу сүзләре миңа бик нык тәэсир итте. Мин борчуга калдым. Хәзрәти Әбү Бәкер белән безнең арада зур дуслык бар иде; без бер-беребездән һич аерылмый идек. Бу мәсьәләне сөйләшер өчен ике көннән соң мин хәзрәти Әбү Бәкер янына бардым. Апамның әйткәннәрен сөйләгәч, ул миңа болай диде: „Әй Госман! Син акыллы кеше. Күрми дә, ишетми дә торган, бернәрсәгә дә файда да, зарар да китерә алмый торган берничә таш ничек илаһлыкка лаек булсын?“ Мин: „Дөрес әйтәсең, апамның сүзе – хакыйкать“, – дидем».

Хәзрәти Госманга исламны аңлаткач, хәзрәти Әбү Бәкер аны Рәсүлүс-сәкаләйн, ягъни кешеләрнең һәм җеннәрнең пәйгамбәре булган Пәйгамбәребез хозурына алып барды. Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәти Госманга болай диде: «Әй Госман! Хак Тәгалә сине җәннәткә кунакка чакыра. Син дә бу чакыруны кабул ит. Мин бөтен кешеләргә һидаять юлбашчысы итеп җибәрелдем». Рәсүлуллаһның бөек хәлләре һәм ачык йөз белән әйткән сүзләре каршында үзен онытып, хәзрәти Госман зур шәвык һәм тәслимият белән: «Әшһәдү әл-ля иләһә илләллаһ, вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһ», – дип мөселман булды.

Рәсүлуллаһ пәйгамбәрлегенең беренче өч елында кешеләрне исламга яшерен чакырды. Кешеләр акрынлап, берәм-берәм, икешәр-икешәр мөселман була бардылар. Бу вакыт эчендә мөселманнарның саны утызга гына җитте. Алар гыйбадәтләрен өйләрендә кылалар һәм Коръән Кәримнең иңгән изге аятьләрен яшерен генә укып ятлыйлар иде.

«Сабикунел-ислам, ягъни беренче мөселманнар: Әбү Бәкер Сыйддыйк, Гали ибне Әбү Талиб, Зәйд ибне Харисә, Госман ибне Гаффан, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбү Ваккас, Зөбәер ибне Гаввам һәм Тальха ибне Гобәйдулла» (радыяллаһу ганһүм әҗмәгыйн)

Якын туганнарны чакыру

Рәсүлуллаһ Мүддәссир сүрәсе иңгәч, кешеләрне ислам диненә чакыра башлаган иде. Бу чакыруны ул яшерен алып бара иде. Берникадәр вакыттан соң мәгънәсе буенча: «Якын туганнарыңны Аллаһы Тәгаләнең газабы белән куркытып, аларны хак дингә чакыр» булган изге аять иңде.19 Шуннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туганнарын дингә чакыру өчен хәзрәти Галине җибәрде һәм аларның барысын да Әбү Талибның өенә чакырды. Ул алар алдына бер кешегә генә җитәрлек бер табак ашамлык һәм бер касә сөт куйды. Башта үзе бисмилла белән ашый башлады, аннары килгән туганнарына: «Рәхим итегез», – диде. Килүчеләр кырык кеше иде. Ләкин куелган ашамлык аларның барысын да туйдырды һәм һич кимемәде. Килүчеләр бу могҗиза каршында аптырап калдылар. Ашаганнан соң Пәйгамбәребез туганнарын исламга чакыру өчен сүз башларга җыена иде. Шунда агасы Әбү Ләһәб дошманлык белән: «Без бүгенге кебек сихерне күргәнебез юк. Туганыгыз сезне сихер белән арбады. Әй бертуганымның улы! Мин синең кебек явызлык һәм яманлык китергән башка бер кешене күрмәдем», – дип, мыскыллы сүзләрен дәвам итте.

Пәйгамбәребез Әбү Ләһәбкә: «Корәеш тә, бөтен гарәп кабиләләре дә эшли алмаслык яманлыкны миңа син эшләдең!» – диде. Аларның берсе дә мөселман булмыйча таралыштылар. Бу вакыйгадан соң озак та үтмәде, ул туганнарын тагын чакырды. Хәзрәти Гали тагын аларның барысын да чакырып китерде.

Элеккечә, алар алдына ашамлык куелды. Ашаганнан соң Пәйгамбәребез аягына басты һәм болай диде: «Хәмед бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Ярдәмне бары тик Аннан гына сорыйм. Аңа ышанам, Аңа таянам. Шиксез беләм һәм белдерәм: Аллаһы Тәгаләдән башка илаһ юк, Ул – бер. Аның тиңе дә, шәриге дә юк». Аннары ул сүзен болай дәвам итте: «Мин сезгә беркайчан да ялган сөйләмим, мин сезгә дөресен белдерәм… Мин сезне бер булган һәм Аннан башка илаһ булмаган Аллаһы Тәгаләгә иман китерергә чакырам. Мин – Аның сезгә һәм бөтен кешелеккә җибәргән пәйгамбәре. Аллаһ белән ант итәм, сез йокыга талган кебек үләчәксез, йокыдан уянган кебек терелтеләчәксез һәм бөтен кылганнарыгыздан хисапка тартылачаксыз; яхшылыкларыгыз өчен әҗер, яманлыкларыгыз өчен җәза күрәчәксез. Ул исә – җәннәттә мәңге калу яки җәһәннәмдә мәңге калу. Кешеләрдән мин ахирәт газабы белән иң элек куркыткан кешеләр – сез».

Бу сүзләрне тыңлагач, Әбү Талиб болай диде: «Әй мөхтәрәм бертуганымның улы! Мин сиңа ярдәм итүдән дә кадерлерәк нәрсә белмим. Нәсыйхәтләреңне үзләштереп кабул иттек, сүзләреңне дә күңелдән тәсдыйк иттек. Хәзер монда җыелучылар – бабаң Габделмотталибның балалары. Һичшиксез, мин дә – алар арасыннан. Син теләгән нәрсәгә арабыздан иң элек мин ашыгачакмын. Тирә-ягыңны уратып алып, сине яклаудан бер мизгелгә дә тукталмаячагыма сүз бирәм. Син әмер ителгән эшеңне дәвам ит. Ләкин иске динемнән аерылу мәсьәләсендә нәфесемне миңа буйсынучы итеп тапмадым».

Әбү Ләһәбтән башка андагы туганнары һәм агалары йомшак сөйләштеләр. Ләкин Әбү Ләһәб: «Әй Габделмотталиб угыллары! Башкалар аның кулын тотып туктатканчы, сез аны туктатыгыз. Әгәр бүген аның әйткәннәрен кабул итсәгез, хурлыкка һәм мыскылга дучар булырсыз. Аны якларга тотынсагыз, барыгыз да үтереләчәксез…» – дип, тупас сүзләр сөйләде һәм янаулар яудырды. Әбү Ләһәбкә каршы Пәйгамбәребезнең гамәсе болай диде: «Әй бертуганым! Бертуганымның улын һәм аның динен ярдәмсез калдыру сиңа килешәме? Аллаһ белән ант итәм, бүген яшәгән галимнәр Габделмотталиб нәселеннән бер пәйгамбәр киләчәген белдерәләр. Менә ул пәйгамбәр – шушы».

Бу сүзләр каршында Әбү Ләһәб ямьсез сүзләрен дәвам итте. Әбү Талиб Әбү Ләһәбкә ачуланып: «Әй куркак! Аллаһ белән ант итәм, без исән чакта без – аның ярдәмчеләре һәм яклаучылары», – диде. Ул Мөхәммәд галәйһиссәләмгә борылып: «Әй бертуганымның улы! Кешеләрне Раббыңа иман китерергә чакырырга теләгән вакытыңны безгә белдер; без коралланып, синең белән бергә чыгарбыз», – диде. Шуннан соң Галәм горурлыгы Пәйгамбәребез янә сүз башлап болай диде: «Әй Габделмотталиб угыллары! Аллаһ белән ант итәм, гарәпләр арасында минем сезгә китергән, дөньягыз һәм ахирәтегез өчен хәерле булган нәрсәдән (ягъни бу диннән) өстенрәк һәм хәерлерәк нәрсәне үз кавеменә китергән бер кеше дә юк. Мин сезне телгә җиңел, мизанда авыр булган ике сүзне әйтергә чакырам. Ул – Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм минем Аның колы һәм рәсүле булуыма шаһитлык бирүегез. Аллаһы Тәгалә миңа сезне моңа чакырырга әмер итте. Алайса, кайсыгыз минем бу чакыруымны кабул итәр һәм бу юлда минем ярдәмчем булыр?» Беркемнән тавыш чыкмады. Барысы да башларын иделәр. Пәйгамбәребез бу сүзләрен өч тапкыр кабатлады. Һәр әйткән саен хәзрәти Гали аягына баса иде. Өченче тапкырында ул: «Йә Рәсүлуллаһ! Яшь ягыннан мин аларның иң кечесе булсам да, сиңа мин ярдәмче булырмын», – диде. Шуннан Рәсүлуллаһ хәзрәти Галинең кулыннан тотты.

Калганнар гаҗәпләнеп таралыштылар. Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) туганнарының мондый мөнәсәбәте аркасында бик кайгырды.

Ләкин ул бирешмичә, аларның җәһәннәмнән котылулары, бәхеткә ирешүләре өчен чакыруын дәвам итте.

Бигъсәтнең дүртенче елында Хиҗр сүрәсенең туксан дүртенче аяте иңде. Мәгънәсе буенча: «(Әй Хәбибем!) Сиңа әмер ителгән нәрсәне (әмерләрне һәм тыюларны) ачык игълан ит. Мөшрикләрдән йөз чөер! Аларның сүзләренә игътибар итмә!» дигән илаһи әмер килгәч, сөекле Пәйгамбәребез мәккәлеләрне исламга ачыктан-ачык чакыра башлады. Бер көнне ул Сафа калкулыгына менеп: «Әй Корәеш халкы! Монда җыелып, минем сүзләремне тыңлагыз!» – диде. Кабиләләр җыелгач, ул: «Әй кавемем! Миннән бервакыт ялган сүз ишеткәнегез бармы?» – дип сорады. Барысы бергә: «Юк, ишеткәнебез юк», – диделәр. Ул болай диде: «Аллаһы Тәгалә миңа пәйгамбәрлек ихсан итте һәм мине сезгә пәйгамбәр итеп җибәрде». Аннары ул Әгъраф сүрәсенең йөз илле сигезенче аятен укыды, аның мәгънәсе: «(Әй Хәбибем!) Аларга әйт: „Әй кешеләр! Мин – сезнең барыгызга да җибәрелгән, җирләрнең һәм күкләрнең иясе Аллаһы Тәгаләнең рәсүле. Һәр җанлыны үтерүче дә, терелтүче дә – Ул. Аннан башка (гыйбадәткә лаек) илаһ юк“». Тыңлаучылар арасындагы агасы Әбү Ләһәб ачуланып, көфердә ныкышып: «Бертуганымның улы акылдан язган! Безнең потларыбызга табынмаучының, динебездән аерылучының сүзен тыңламагыз!» – дип кычкырды. Анда булучылар таралыштылар, һәм бер кеше дә иман китермәде. Пәйгамбәребезнең туры сүзле, бөек әхлаклы икәнен белә торып та, алар аннан йөз чөерделәр һәм аңа дошман булдылар.

«Якын туганнарыңны Аллаһның газабы белән куркытып, аларны хак дингә чакыр» Шөгара: 214

Тагын бер көнне Аллаһы Тәгаләнең: «Сиңа әмер ителгән нәрсәне (әмерләрне һәм тыюларны) ачык белдер» дигән әмеренә буйсынып, Пәйгамбәребез янә Сафа калкулыгына менде. Биек һәм көчле тавыш белән ул халыкка: «Йә сабахаһ! Монда килегез, җыелыгыз, минем сезгә мөһим бер хәбәрем бар!» – дип эндәште.20 Бу чакырудан соң кабиләләр йөгереп җыелдылар. Алар гаҗәпләнеп һәм кызыксынып көтә башладылар. Килмәгәннәр, ни өчен җыелганнарын белер өчен, үз кешеләрен җибәрделәр. Килүчеләрнең бер төркеме: «Әй Мөхәммәдел-Әмин! Безне монда нигә җыйдың, нәрсә хәбәр итмәкче буласың?» – дип сорый башладылар. Ул исә сүзен: «Әй Корәеш кабиләләре!» – дигән эндәш белән башлады. Һәркем аны зур игътибар белән тыңлый иде. Ул сүзен дәвам итте: «Минем белән сезнең хәлегез дошманны күреп, гаиләсенә хәбәр итәр өчен йөгергән һәм дошманның үзеннән алда гаиләсенә барып җитеп зарар китерүеннән куркып, „Йә сабахаһ!“ (Дошман безне камап алды! Иртә җитте! Тизрәк сугышка әзерләнегез!) дип кычкырган кешенең хәленә охшый. Әй Корәеш җәмәгате! Әгәр мин сезгә шушы тау артында бер дошман гаскәре бар, ул сезгә һөҗүм итәргә тора, дисәм, миңа ышаныр идегезме?» Алар: «Әйе, ышаныр идек. Чөнки моңа кадәр без синдә туры сүзлелектән башка нәрсәгә шаһит булмадык. Синең ялган сөйләгәнеңне һич күрмәдек!..» – диделәр.

Шуннан ул Корәешнең бөтен кабиләләрен санап: «Әй Һашим угыллары! Әй Габдеманаф угыллары! Әй Габделмотталиб угыллары!» – диде һәм болай дәвам итте: «Мин – сезгә килүе һичшиксез булган каты газап турында кисәтүче. Аллаһы Тәгалә миңа иң якын туганнарымны ахирәт газабы белән куркытырга әмер итте. Мин сезне: Ля иләһә илләллаһу вәхдәһү ля шәрикә ләһ (Аллаһ бер, Аннан башка илаһ юк) – дип иман китерергә чакырам. Ә мин – Аның колы һәм рәсүле. Әгәр моңа иман китерсәгез, җәннәткә керерсез. Сез „Ля иләһә илләллаһ“ дип әйтмәгәнче, мин сезгә дөньяда да файда, ахирәттә дә өлеш бирә алмыйм». Тыңлаучы кабиләләр арасыннан Әбү Ләһәб: «Безне шуның өчен җыйдыңмы?» – дип, җирдән алган ташын сөекле Пәйгамбәребезгә томырды. Башкалардан мондый каршылык булмады; алар үзара сөйләшә-сөйләшә таралыштылар.21

Кояшны уң кулыма бирсәләр дә!

Бу чакырулардан соң сөекле Пәйгамбәребез кайда гына бер кешене яки бер төркемне күрсә дә, аларга исламны аңлатты. Ул чын котылуның нәфескә иярүдән, золымнан, гаделсезлектән һәм һәртөрле начар эшләрдән ераклашу һәм Аллаһы Тәгаләгә иман китерү белән генә мөмкин икәнен белдерде. Нәфесләренең теләкләренә, шәһвәтләренә ияргәннәр, көчсезләрне изүчеләр һәм азгынлыкта чиктән чыгучылар моңа каты каршы чыктылар. Бөтен бу бозык эшләренә чик куелачагын күреп, алар Мөхәммәд галәйһиссәләм белдергәннәрне инкарь иттеләр. Алар аңа һәм иман китерүчеләргә дошман булдылар. Мөшрикләр башта мыскыл итәләр иде. Аннары алар җәберләүләрен һәм газаплауларын арттырырга карар кылдылар. Алар мөэминнәрне куркытып басарга, ислам дәгъвәтен сүндерергә телиләр иде. Аларның башында Әбү Җәһел, Готбә, Шәйбә, Әбү Ләһәб, Гокбә ибне Әбү Мөгайт, Гас ибне Ваил, Әсвәд ибне Мотталиб, Әсвәд ибне Габде Ягус, Вәлид ибне Могыйра… бар иде.

Бер көнне Готбә, Шәйбә һәм Әбү Җәһел Әбү Талибка болай диделәр: «Син – безнең олыбыз. Без сиңа һәрвакыт хөрмәт күрсәтәбез, сине олылыйбыз. Ә хәзер бертуганыңның улы яңа бер дин корды. Ул безнең потларыбызны сүгә һәм безне кяферлектә гаепли. Аңа нәсыйхәт кыл. Аны бу эштән кайтар. Әгәр ул кире кайтмаса, аның белән ничек эш итәсен без беләбез…»

Әбү Талиб аларны тынычландырып кире җибәрде, ә Пәйгамбәребез кайгырмасын дип, бу хакта аңа бернәрсә дә әйтмәде. Бераз вакыттан соң мөшрикләр тагын җыелып, Әбү Талиб янына килделәр. Алар болай диделәр: «Без моңа кадәр дә синең яныңа килеп, хәлне белдергән идек. Син сүзебезгә игътибар итмәдең. Ә ул әле дә потларыбызны яманлавын дәвам итә. Инде безнең түземлегебез калмады. Сезнең икегез белән дә соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышачакбыз. Мәккәдә я ул, я без юк булачакбыз». Әбү Талиб аларны тынычландырырга тырышты, ләкин алар үз үҗәтлекләрендә нык тордылар.22

Әбү Талиб Рәсүлуллаһның күңеле кителүен теләмәгән кебек, аның белән кавеме арасында ниндидер дошманлык чыгуын да теләми иде. Ул Пәйгамбәребез янына килеп: «Әй Мөхәммәд! Бөтен кавем сиңа дошманлыкта берләште һәм миңа зарланырга килде. Туганнар арасында дошманлык – яхшы эш түгел. Алар син аларны кяфер дип атамавыңны, бозык юлда икәннәрен әйтеп, аларны яманламавыңны телиләр», – диде. Шуннан соң Хәбибе әкрам болай диде:

«Әй агам! Белеп тор: кояшны уң кулыма, айны сул кулыма бирсәләр дә (нәрсә генә вәгъдә итсәләр дә), мин бу диннән һәм аны кешеләргә җиткерүдән, белдерүдән һич тә баш тартмыйм. Я Аллаһы Тәгалә бу динне бөтен җиһанга таратыр һәм минем вазифам тәмамланыр, я мин бу юлда җанымны фида кылырмын». Шуннан соң ул аягүрә басты. Аның мөбарәк күзләре яшь белән тулган иде.

Рәсүлуллаһның кайгыруын күргән Әбү Талиб әйткән сүзләренә үкенде һәм аның муенына сарылып: «Әй бертуганымның улы! Юлыңны дәвам ит, теләгәнеңне эшлә. Мин исән чакта сине яклармын, саклармын», – диде.23

Мөшрикләрнең өлкәннәреннән ун кеше Әбү Талибның хәзрәти Мөхәммәдне яклавын аңлагач, Гомарә ибне Вәлидне дә үзләре белән алып, Әбү Талиб янына бардылар. Алар аңа кабул итү мөмкин булмаган бер тәкъдим ясадылар: «Әй Әбү Талиб! Беләсең, бу Гомарә – Мәккә егетләренең иң чибәре, иң көчлесе, иң әхлаклысы. Өстәвенә ул шагыйрь дә. Аны сиңа бирик, үз эшләреңдә файдалан. Гомарә урынына безгә Мөхәммәдне бир, без аны үтерик. Сиңа кеше урынына кеше! Тагын ни телисең?» Әбү Талиб бу сүзгә бик нык ачуланды. Ул: «Сез башта миңа үз улларыгызны бирегез. Аларны мин үтерим. Аннан соң бертуганымның улын бирермен», – диде. Шунда мөшрикләр эшнең никадәр җитди икәнен аңлап: «Безнең балаларыбыз аның эшләгәнен эшләми бит…» – диделәр. Әбү Талиб болай диде: «Ант итәм, минем бертуганымның улы сезнең барлык балаларыгыздан да хәерлерәк. Димәк, сез улыгызны миңа асрарга бирәсез, ә минем бәгырь кисәгемне алып үтерәсез, шулаймы!.. Ана дөя дә үз баласыннан башкасын сагынмый һәм кызганмый. Бу эш һич тә акылга сыймый. Инде эш чиктән чыкты. Кем минем бәгырь кисәгем Мөхәммәдкә (галәйһиссәләм) дошман булса, мин дә аңа дошман. Моны шулай белегез һәм кулыгыздан ни килсә, шуны эшләгез!»24 Мөшрикләр ачу белән урыннарыннан торып киттеләр. Әбү Талиб шундук Һашим угылларын һәм Габделмотталиб угылларын җыйды. Аларга хәлне сөйләп, сөекле Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) ярдәм итәргә күндерде. Рәсүлуллаһны үтерергә дип күтәрелгән куллар сындырылачак иде. Бу мәсьәләдә алар мөшрикләргә каршы берләштеләр. Бары тик Әбү Ләһәб кенә кушылмады. Әбү Талиб аларга: «Әй батырлар! Иртәгә һәркайсыгыз кылычын биленә тагып, минем артымнан килсен!» – диде.

«Әй агам! Белеп тор: кояшны уң кулыма, айны сул кулыма бирсәләр дә (нәрсә генә вәгъдә итсәләр дә), мин бу диннән һәм аны кешеләргә җиткерүдән, белдерүдән һич тә баш тартмыйм. Я Аллаһы Тәгалә бу динне бөтен җиһанга таратыр һәм минем вазифам тәмамланыр, я мин бу юлда җанымны фида кылырмын» Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм

Икенче көнне Әбү Талиб Пәйгамбәребезнең өенә барды, һәм алар барысы бергә Харәм шәрифкә таба киттеләр. Һашим угылларының батыр егетләре алар артыннан бардылар. Алар Кәгъбәгә килеп, мөшрикләр каршысына бастылар. Әбү Талиб мөшрикләргә: «Әй корәешләр! Сезнең бертуганымның улын үтерергә карар кылуыгызны ишеттем. Минем артымда торган бу егетләрнең куллары кылычларында, алар минем ишарәмне түземсезлек белән көтеп торалар – моны беләсезме? Ант итәм, Мөхәммәдне үтерсәгез, берегезне дә исән калдырмам!..» – диде дә сөекле Пәйгамбәребезне мактаган шигырьләр укый башлады. Анда булган мөшрикләр, Әбү Җәһелдән башлап, таралышып беттеләр.